Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
“Старые сказки на новый лад” район конкурсы 17.03.2017 16 нчы март көнне инглиз теле укытучысы Авзалова Гөлшат җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары “Старые сказки на новый лад” район конкурсында “Түгәрәк ипи” әкиятен сәхнәләштереп чыгыш ясадылар һәм “Тылсымлы әкият” номинациясендә җиңүче булдылар.

-
Кышкы сезонны ябу ярышы 16.03.2017

15 март көнне район күләмендә кышкы сезонны ябу ярышы булып узды. Чаңгы ярышында 5 нче класс укучысы Ахметов Раушан, 7 нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия, 8 нче класс укучысы Миргалимов Илфатлар катнашты. Команда 4нче урынны яулады. Җитәкчеләре – Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
-
Район башлангыч класс укытучыларының семинары 16.03.2017 15 март көнне Тат.Суксу мәктәбендә район башлангыч класс укытучыларының семинары үтте. Анда безнең мәктәптән башлангыч класс укытучысы Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнашты. Рина Мулланур кызының математика дәресен, Дәйсәнә Равил кызының математикадан дәрестән тыш эшчәнлеген, Алсу Мирхаҗиян кызының “Дөньяви этика нигезләре” дәресләрен карады. Соңыннан эшлекле киңәшмәдә катнашты.

-
“Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең гала – концерты 14.03.2017 13 март көнне Актаныш мәдәният йортында “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең гала – концерты булды. Биредә Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе районнары укучыларының чыгышлары булды. Бу чарада мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнаштылар.

-
Кышкы спартакиада ярышлары 13.03.2017

11 март көнне район күләмендә кышкы спартакиада ярышлары үтте. Шахмат ярышында 7 нче класс укучысы Гәрәева Фирүзә, 6 нчы класс укучысы Миргалимов Рифат, бадминтон ярышында 9 нчы класс укучысы Галиева Зөлфия, 8 нче класс укучысы Миргалимов Илфат, теннис ярышында 7 класс укучылары Сәетгәрәев Инсаф һәм Галиева Азалияләр катнашты. Бадминтон ярышында Миргалимов Илфат 2 нче урынны яулады. Укытучылары – Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
-
“Әниләр бәйрәме” 11.03.2017 10 март көнне мәктәптә 6 – 7 класс укучылары “Әниләр бәйрәме” уздырдылар. Чарага әниләр чакырылган иде. Алар 2 командага бүленеп төрле ярышларда катнаштылар. Ә укучылар үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы тагын бер кат әниләрне котлады һәм чара үткәргәне өчен класс җитәкчесе Султанова Гөлчәчәк Сәлах кызына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

-
“Әлифба бәйрәме” 09.03.2017 4 нче март көнне мәктәптә 1 нче класс укучыларының “Әлифба бәйрәме” булды. Аны укытучы Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы уздырды. Бәйрәмгә кунак булып Шүрәле һәм Убырлы карчык, “5”ле билгесе килгән иде. “Әлифба” һәм “Туган тел” китаплары үзләренең сүзләрен әйттеләр, киңәшләрен бирделәр. Бәйрәм соңында уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы 1 нче класс укучыларын котлады, яхшы укуларын теләде.

-
“Чын йөрәктән җылылык” акциясенә йомгак 09.03.2017 “Чын йөрәктән җылылык” акциясенә йомгак ясалды. Бу акциядә укытучылар да, укучылар да актив катнаштылар. Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы, Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы, 8 нче класс укучысы Мусин Алмаз, 6 нчы класс укучысы Гильмеразиева Алия, 5 нче класс укучысы Шакирҗанова Азалия, 3 нче класс укучысы Хәйдарова Илвиналар. Миргалимова Э.В. “Благодарение” фонды тарафыннан диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

-
“8 нче Март – Халыкара хатын – кызлар көне”нә багышланган чара 09.03.2017 7 нче март көнне мәктәптә башлангыч класс укучыларының “8 нче Март – Халыкара хатын – кызлар көне”нә багышланган чаралары үтте. Аны укытучылар Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы үткәрделәр.

-
8 март белән! 07.03.2017 Хөрмәтле хатын - кызлар! Сезне чын күңелдән 8-март- халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.Сезгә саулык, бәхет- шатлыклар, эшегездә уңышлар, белемгә омтылучы укучылар юлдаш булсын! Иң изге теләкләр белән ир-егет укытучылар.











