Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү 26.04.2017

26 нчы апрель көнне сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы әзерләгән “Язлар алып килә Тукайны” әдәби кичәсендә укучылар актив катнаштылар. Алар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын искә төшерделәр. Әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Авыл китапханәчесе Әхиярова Фәнҗия башкаруындагы “Тәфтиләү”не яратып тыңладылар.Соңыннан бергәләп "Туган тел" җырын җырладылар
-
Техник иҗат фестивале 25.04.2017 25 апрель көнне балалар иҗат үзәгендә техник иҗат фестивале эшләре белән танышу оештырылды. Мәктәптән технология укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы җитәкчелегендә берничә төрле номинация буенча эш катнашты. “Ракета” ( 8 нче класс коллективы), “Матрешкалар” ( 7 нче класс коллективы), “Корабль” ( 4 нче класс укучысы Ахметов Илмир), “Зарядное устройство” ( Ахметов Раушан ) эшләнмәләре күргәзмәгә катнашты. Һәм жюри членнарында җылы тәэсирләр калдырды. Укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

-
Татар теленнән ЕРТ эшләү 24.04.2017 Бүген Актаныш №2 мәктәбендә 9нчы класс укучылары татар теленнән бердәм республика тесты эшләделәр. Безнең мәктәптән Галиева Зөлфия, Гәрәев Инзил, Калинина Регина, Хуҗин Фарис үз көчләрен сынадылар. Организаторлар булып Гәрәева Флүсә Сабит кызы, Миргалимова Эльвира Вакиф кызы, техник специалист булып Хабиров Газинур Анзяпович барды. Укучыларыбызга уңышлар юлдаш булсын.

-
Мәктәп территориясендә өмә 23.04.2017 22нче апрель көнне “Язгы игелек атнасы” кысаларында мәктәп территориясендә өмә үтте. 5, 7 класс укучылары бик тырышып эшләделәр. Табигатьне саклау – төп бурыч икәнлеген дә аңладылар.

-
22 апрель – Владимир Ильич Ленинның туган көне 22.04.2017

22 апрель – Владимир Ильич Ленинның туган көне буларак билгеләп үтелә һәм бу көнне октябрятлар пионер сафларына кабул ителеп, муеннарына кызыл галстук тагалар иде. 9нчы класс укучысы Галиева Зөлфия, шул чорны искә алып, бүген мәктәпкә кызыл галстук тагып килде.
-
”Тарихи илебез белән танышабыз” 19.04.2017

18нче апрель көнне “Язгы игелек атнасы” кысаларында үткәрелүче”Тарихи илебез белән танышабыз” бүлеге буенча башлангыч класс укучылары белән музейга экскурсия оештырылды. Башлангыч класслар укытучысы Миргалимова Э.В. музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Предметларның кайда һәм кайчан кулланылуы турында сөйләде.
-
Геологиядән конкурс нәтиҗәләре 19.04.2017

Район мәтәптәпләре арасында геологиядән "Фото","Рәсем" конкурслары үтте. Безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Калинина Регина һәм 7нче класс укучысы Сәетгәрәев Инсаф "Туган як табигате" номинациясендә 2урынны яуладылар.
-
Республика көрәш ярышы 19.04.2017 14,15 апрель көннәрне Актанышта Шәймиев призына Республика буенча татарча көрәш ярышлары үтте. Анда безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Хуҗин Фарис Фәрит улы 3нче урынны яулады. Аңа спорт мастерына кандидатлыкка таныклык тапшырылды. Молодец!!!

-
9нчы класс укучыларына профориентация 18.04.2017 Бүген 9нчы класс укучыларына технологик техникум укытучысы прфориентация буенча әңгәмә үткәрде һәм тест алды.

-
“Дус класс серләре” конкурсы 18.04.2017

14 нче апрель көнне “Яшьлек” милли – мәдәни үзәгендә республикакүләм “Дус класс серләре” конкурсының район этабы үтте. Анда безнең мәктәптән ата – аналар комитеты членнары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, Гәрәева Флүсә Сабит кызы, Ямалова Альмира Альберт кызы, Минигулова Светлана Шәехтимер кызы, Гәрәев Рамис Рәис улы, Тимиров Рәсүл Хәмит улы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнашып, бик уңышлы чыгыш ясадылар.










