Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале 19.05.2017

18нче апрель көнне гимназиядә Республикакүләм Гамил Афзал исемендәге иҗат фестиваленә йомгак ясалды. Анда безнең мәктәпнең 7нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә II дәрәҗәле Диплом белән һәм 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнде( укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы).
-
Укучыларның җәйге спартакиадасын 13.05.2017

Район күләмендә үткәрелгән укучыларның җәйге спартакиадасында безнең мәктәптән 3 укучы катнашты. Алар: 5 класс укучысы Аметов Раушан, 7 класс укучысы Гәрәева Фирүзә, 8 класс укучысы Миргалимов Илфат. Озынлыкка сикерү, биеклеккә сикерү, 400 м га, 800 м га йөгерү ярышларында үзләрен сынадылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Җитәкчеләре: Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
-
“ Имин көпчәкләр” дип аталган ярыш 12.05.2017

Балаларның юл – транспорт фаҗигасын булдырмау һәм профилактикалау максатыннан район күләмендә “ Имин көпчәкләр” дип аталган ярыш уздырылды. Безнең мәктәптән 5 класс укучысы Ахметов Раушан, Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән 4 класс укучылары Ахметов Илмир, Гарифуллина Руфинә, Исмагилова Гүзәлләр катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Алар юл йөрү кагыйдәләре, медицина белемнәре буенча һәм велоэстафетада үзләрен сынадылар. Барысы да кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Җитәкчеләре: Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы.
-
Татарстан беренчелегенә билбау көрәш ярышлары 11.05.2017

27-30нчы апрельдә Аксубайда үткән Татарстан беренчелегенә билбау көрәш ярышларында безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Хуҗин Фарис 77кг авырлык үлчәвендә җиңүче булды. Молодец!
-
Җиңү бөйрәме 08.05.2017 Илкүләм үткәрелүче Җиңү бөйрәме мәктәптә тиешле югарылыкта үтте. Укучылар тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына открытка ясап бүләк иттеләр. Митинг зурлап үткәрелде. Балалар сугыш чоры истәлекләрен, шигырьләрен сөйләделәр, сугыш темасына җырлар җырладылар. Чараны оештыручыларга, укучыларга зур рәхмәт.

-
“Үлемсез полк” акциясе 08.05.2017

Җиңү бәйрәмендә укучылар “Үлемсез полк” дип аталган акциягә катнаштылар. Сугышта хәбәрсез югалган, кайтып вафат булган, тыл ветераннары булган бабаларының фотоларын тотып аларны тагын бер кат искә алдылар.
-
“Без бергә” республика балалар иҗат фестивале 07.05.2017

“Без бергә” республика балалар иҗат фестиваленең район туры нәтиҗәләре билгеле булды. “Ракетомоделирование” буенча 8 класс укучыларының эше 1 нче урынны яуладылар. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчеләре: Ахметов Р.Х.
-
“Матрешкалар” мастер – классы 07.05.2017

Техник иҗат юнәлеше буенча “Матрешкалар” мастер – классы күрсәтеп, технология укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы 1 нче урынны алды. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
“Россия сувенирлары” номинациясе 07.05.2017

“Россия сувенирлары” номинациясендә 1 нче класс укучысы Кручинин Ринас 1 нче урында.
-
“Автомоделирование” конкурсы 07.05.2017

“Автомоделирование” конкурсында 5 нче класс укучысы Ахметов Раушан 1 нче урынны яулады. Раушанга киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчесе: Ахметов Р.Х.










