Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
1нче чирекне йомгаклау 28.10.2017

Бүген 1нче чирекне йомгаклау булды.Укучыларга фәннәрдән чиреклек билгеләр аңлатылды. Каникул чорында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.
-
“Уңыш бәйрәме” 27.10.2017 27 нче октябрь көнне мәктәптә “Уңыш бәйрәме” үтте. Алдан бирелгән нигезләмә буенча укучылар рәсем конкурсына әзерләнделәр, кабактан төрле эшләнмәләр ясадылар.Бәйрәм барышында бирелгән сүзләрдән шигырь чыгардылар, төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Оештыручы – педагог – организатор Миргалимова Э.В.

-
Парламент дәресе 26.10.2017 “Татарстан Республикасы Конституциясе: тарихка 25 ел” темасы буенча парламент дәресе үтте. Анда барлык укучылар һәм укытучылар катнашты. Дәресне тарих укытучысы Газетдинов И.Ф. уздырды.

-
Гражданнар оборонасы өйрәнүләре 26.10.2017 26 нчы октябрь көнне авыл җирлеге буенча Гражданнар оборонасы өйрәнүләре узды.

-
“Күңелле стартлар” 25.10.2017 Район күләмендә 5 – 6 класс укучылары арасында үткәрелгән “Күңелле стартлар” дип аталган хәрәкәтле уеннар спорт ярышында безнең мәктәп укучылары актив катнашып, 3 нче урынны яуладылар. Алар: Хәйдарова Илвина, Ахметов Раушан, Ахметов Ильмир, Галиева Илнара, Исмәгыйлова Гүзәл, Калинина Эльвина, Әхнәфов Әлфис, Вәгыйзов Фәнисләр. Укучыларга киләчәктә дә зур өметләр баглыйбыз. Җитәкчеләре: Гиздатуллин И.М.

-
Бердәм интернет куркынычсызлыгы дәресе 24.10.2017

Мәктәп күләмендә бердәм "Интернет куркынычсызлыгы" дәресләрен информатика укытучысы Г.А.Хабирв үткәрде.Укучыларга интернетның мөмкинлекләрен һәм куркыныч якларын аңлатты, интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Чарада мәктәпнең 43 укучысы һәм 12 укытучысы катнашты.
-
“Татарстанның туристлар өчен сувениры” конкурсы 23.10.2017

“Татарстанның туристлар өчен сувениры” конкурсында катнашып, 5 нче класс укучысы Ахметов Ильмир 3 нче, Ахметов Раушан 2 нче урынны яуладылар. Алар диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә зур уңышлар аларга! Җитәкчеләре: Ахметов Р.Х.
-
“Математик карусель” 20.10.2017

19 нчы октябрь көнне Яңа Әлем мәктәбендә 5-6 нчы сыйныфлар арасында “Математик карусель” булды. Безнең мәктәптән Әхмәтов Ильмир (5 сыйныф), Исмәгыйлова Гүзәл (5 сыйныф), Әхмәтов Раушан (6 сыйныф) катнаштылар һәм III урынны алдылар һәм Грамота белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре – Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы. Афәрин!
-
Ф.Шәемов призына кросс 12.10.2017 11 нче октябрь көнне район күләмендә СССРның җиңел атлетика буенча спорт мастеры Ф.Шәемов призына кросс үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар. 6 нчы класстан Ахметов Раушан, Калинина Эльвина, Әхнәфов Әлфис, 8 нче класстан Гәрәева Фирүзәләр яхшы гына чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
Бакчадагы эшләр 08.10.2017 Укучылар бакчадагы көзге эшләрне төгәлләп киләләр. Ашханәдә туклану өчен бәрәңге, кызыл чөгендер, кишерне алып бетереп, базга салып куйдылар. 5 – 9 класс укучылары бик тырышып эшләделәр.











