Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Яңа ел бәйрәме 23.12.2017

Бәген мәктәптә Яңа ел бәйрәме үтә.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Э.В. төзегән сценарий буенча укучылар шигырь, җыр, уен, маскалар, рәсем ясау, уенчыклар ясау бәйгеселәрндә теләп катнаштылар. Балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре,бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Олимпиадаларда җиңүчеләрне хөрмәтләү 22.12.2017

22нче декабрь көнне Актаныш мәдәният сараенда фән олимпиадаларында җиңүчеләрен район башлыгы Э.Н.Фаттахов котлады. Аларны дипломнар һәм концерт номерлары белән бүләкләделәр. Безнең мәктәптән 2фәннән җиңүче, 3 фәннән призер булган 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә бүләкләнде.
-
Район завучлары семинары 21.12.2017

20нче декабрь мәктәптә укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының белем сыйфатын яхшырту турында район семинары үтте. Анда 6 укытучы ачык дәрес бирде, соңыннан укучыларның экология буенча проект эшен яклау кичәсе үтте. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.Ф.Хәбирова колегалары белән мәктәптә белем сыйфатын яхшырту буенча прект төзүгә нигезләнгән эшлекле уен оештырды.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре 19.12.2017

Район буенча үткән татар әдәбияты фәненән 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә призер булды. Укытучысы - Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы.Молодцы!
-
Рус теленнән район олимпиадасы нәтиҗәләре 16.12.2017

Район буенча үткән рус теле олимпиадасында безнең мәктәпнең 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә призер булды. Укытучысы - Солтанова Гөлчәчәк Сәлах кызы. Молодцы!
-
Биология укытучылары семинары 15.12.2017 14нче декабрь көнне Чалманарат мәктәбендә районның биология укытучылары семинары үтте. Анда биология укытучысы Хабиров Газинур катнашты.

-
Экологлар конферециясе 12.12.2017

12нче декабрь көнне Актаныш №2 мәктәбендә «Люби и знай, свой край родной» исемендәге район фәнни - гамәли конферециясе үтте. Анда безнең мәктәпнең 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә Рөстәм кызы "Теләкәй мәктәбендә экологик эчәнлек" дигән проект эше белән чыгыш ясады һәм номинация яулады. Укытучысы - Хабиров Газинур Анзяпович. Молодцы!
-
Мәдәният йортын ачу 08.12.2017 Бүген Теләкәй авылында мәдәният йортын реконструкциядән соң ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Камаев Ф.М., Татарстанның авыл хуҗалыгы министры катнашты.

-
Яшь гражданнар форумы
08.12.2017
7 декабрь көнне Актанышның 2 нче санлы мәктәбендә Яшь гражданнар форумы булды. Анда безнең мәктәптән 8 нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә һәм Әбүдәрова Зиләләр катнашты. Алар башта төркемнәргә бүленеп төрле юнәлешләрдә эшләделәр. Соңыннан һәр төркем үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.
- Яшь гражданнар форумы 08.12.2017 7 декабрь көнне Актанышның 2 нче санлы мәктәбендә Яшь гражданнар форумы булды. Анда безнең мәктәптән 8 нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә һәм Әбүдәрова Зиләләр катнашты. Алар башта төркемнәргә бүленеп төрле юнәлешләрдә эшләделәр. Соңыннан һәр төркем үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.










