Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Лыжня России 12.02.2018 Район күләмендә “Россия чаңгы юлы” ярышлары узды. Безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Әхмәтов Ильмир 3 нче, 6 нчы класс укучысы Әхмәтов Раушан 1 нче урынны яулап кубокка, медальгә, 6 нчы класс укучысы Әхнәфов Әлфис истәлекле бүләккә ия булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
"Замечательная вожатая" конкурсы 10.02.2018

Районда үткән "Замечательная вожатая" конкурсында 8нче класс укучысы Гәрәева Фирүзә Рәмис кызы катнашты һәм сертификатка лаек булды.Җитәкчесе- Миргалимова Эльвира Вакиф кызы. Молодцы!
-
«Йолдызлык – 2018» фестиваленең беренче туры 07.02.2018 «Йолдызлык – 2018» фестиваленең беренче туры үтте. Укучыларыбыз конферанс, җыр, бию номинацияләрендә катнаштылар. Конферанслар Мусин Алмаз, Әбүдәрова Зилә, матрос биюе белән Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән Миңнегулов Айгиз алдагы турга уздылар. Аларга тагын да иҗади уңышлар телибез.

-
"Ягез әле, егетләр" конкурсы 02.02.2018 Мәктәп күләмендә 5 – 9 класс малайлары һәм егетләре арасында берничә төр буенча ярыш уздырылды. Автомат сүтеп җыю, чаңгыда узышу, турникта тартылу һәм озынлыкка сикерү буенча көч сынаштылар алар. Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 нче урында 6 класс укучысы Ахметов Раушан, 2 нче урында 9 класс укучысы Миргалимов Илфат, 3 нче урында 5 класс укучысы Ахметов Ильмирлар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

-
Хәрби – патриотик айлык 01.02.2018 ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы хәрби – патриотик айлык башлану турында укучыларга игълан итте. Һәм айлык барышында нинди чаралар булачагын әйтте.

-
ОГЭ эшләп карау 29.01.2018

27нче январь көнне Иске Кормаш мәктәбендә 9нчы класс укучылары математикадан ОГЭ эшләп карадылар. Нәтиҗәләре уртача. Сезгә имтиханнарда уңышлар юлдаш булсын.
-
Чаңгы эстафетасы 28.01.2018

27нче январь көнне Ф.З.Әхмәдишин призына үткәрелгән чаңгы эстафетасында 6нчы класс укучысы Әхмәтов Рушан , 8нче класс укучылары Сәетгәрәев Инсаф, Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия составында безнең мәктәп командасы 3нче урынны яулады. Җитәкчеләре- Гиздатуллин Илсур Мансур улы. Молодцы!
-
Ел класс җитәкчесе-2018 конкурсы 28.01.2018

26нчы январьда Пучы мәктәбендә узган "Ел класс җитәкчесе- 2018" конкурсында безнең мәктәпнең 5нче класс җитәкчесе Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы 3нче урынны яулады. Молодец!
-
Ата – аналар җыелышы 23.01.2018 22 январь көнне мәктәптә гомуми ата – аналар җыелышы үтте. Төп чыгышны мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы ясады. Ата – аналарга балаларының уку торышы, тәртипләре буенча һәрвакыт контроль булырга тиешлеге аңлатылды. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.

-
Алдынгылар слеты 22.01.2018

20нче январь көнне район мәдәният йортында алдынгылар слеты үтте. 2017нче елгы нәтиҗәләр буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 2нче урын алган өчен безнең мәктәп диплом белән бүләкләнде.Әфарин!










