Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Бәйрәм мизгелләре 04.02.2016

-- Башлангыч классларда бик күп төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрелә. Бу атнада 4 нче класс укучылары кыш айларында туган классташларын котладылар. Бәйрәм төрле җырлар, биюләр, уеннар, конкурслар белән үрелеп барды. Бәйрәм мизгелләре укучылар күңелендә мәңгегә калыр.
-
Студентлар белән очрашу 01.02.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучылар арасында бүгенге көндә 40 тан артык яшь кеше укуын урта һөнәри белем бирү уку йортларында яки вузларда дәвам итә. Аларның күбесе гыйнварның соңгы атнасында кышкы каникулларга кайтты. Шул уңайдан файдаланып, без аларны мәктәпкә очрашуга чакырдык. Студентлар үзләренең укулары, тормышлары белән таныштырдылар, мәктәп чорындагы төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, укучыларга киңәшләр бирделәр, шул ук вакытта үзләренә ныклы белем биргән укытучыларына рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
-
"Йолдызлык" 28.01.2016

Бу атнада "Йолдызлык" фестиваленең мәктәп туры үткәрелде. Укучылар үзләренең сәләтләрен төрле яклап күрсәттеләр. Фестиваль таләпләренә туры килерлек яхшы номерлар белән район турына әзерлек башланды. Яшь талантларыбызга уңышлар телибез.
-
«Геология һәм без» 25.01.2016

«Геология һәм без» район конкурсының “Фотография” этабында безнең мәктәп укучылары да укытучылары Н.Х. Хаҗиева җитәкчелегендә актив катнаштылар. “Геологические объекты и памятники природы» номинациясендә 5 класс укучысы Хаҗиева Алисә-III урын, “Минералогический агрегат” номинациясендә 9 класс укучысы Энҗе Габдуллина-II урын алды. Конкурсның калган этапларында да укучыларга уңышлар телибез.
-
"Открытая страна детства" 23.01.2016

Подведены итоги школьного тура конкурса изобразительного искусства и художественно- прикладного творчества "Открытая страна детства", лучшие работы отправлены на муниципальный этап
-
ОГЭ 23.01.2016

Бу атнада 9 нчы класс укучылары математикадан ОГЭ тапшыру буенча үзләренең белемнәрен кабат сынап карадылар. Шулай ук документлар ( ата-ананың, укучының ризалыгы, гаризалар һ. б.) тәртипкә китерелде
-
Урок нравственности 23.01.2016

В целях обеспечения духовно-нравственного развития и воспитания обучающихся, становления их гражданской идентичности, 22 января заместителем директора по ВР Нуриевой А.Г. проведен урок нравственности для 5- 9 классов
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 21.01.2016

Безнең табигатебез төрле көнкүреш калдыклары белән чүпләнә. Ә башлангыч класс укучылары ташландык материаллардан төрле уенчыклар, сувенирлар ясыйлар. Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында 2 нче класс укучылары (укытучы Шаемова З.Ф.) пластик шешәләрдән бик матур сувенирлар ясадылар.
-
“ Я люблю математику” 20.01.2016

Россия күләмендә оештырылган “ Я люблю математику” дип аталган интерактив проект акциясендә Такталачык мәктәбе укучылары да катнашты.
-
"Йолдызлык - 2016" 20.01.2016

Такталачык мәктәбендә "Йолдызлык - 2016" бәйгесенә әзерлек бара. Укучылар педагог-оештыручы, музыка укытучысы, класс җитәкчеләре белән берлектә конкурсның мәктәп турына әзерләнәләр. Иң уңышлы номерлар икенче турга сайлап алыначак. Укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!










