Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Педагог-оештыручыларның август киңәшмәсе 11.08.2018

7 нче август көнне, педагог-организаторларның киңәшмәсе булып узды. Алар эшлекле сөйләшүдә узган елга йомгак ясадылар, чыгышлар тыңладылар, фикер алыштылар. Алдагы уку елына эш планлаштырдылар. Семинарда безнең мәктәптән Фазылов А.М. катнашты.
-
Инглиз теле укытучыларының август киңәшмәсе 07.08.2018

7 август көнне Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле укытучыларының секцион утырышы узды. Киңәшмә барышында узган уку елы нәтиҗәләре буенча йомгак ясалып, яңа уку елына максат-бурычлар куелды. Киңәшмә эшлекле һәм файдалы узды.
-
Математика укытучыларының август киңәшмәсе 07.08.2018

6 августта Мари Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Моделирование современного урока математики в соответствии с требованиями ФГОС" темасы астында район математика укытучыларының август конференциясе секцион утырышы узды. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гыйльфанова А.М. "Мониторинг профессиональной деятельности учителя" темасына чыгыш ясап, тәҗрибә уртаклашты.
-
Сыйныф җитәкчеләренең август киңәшмәсе 06.08.2018

6 август көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында сыйныф җитәкчеләренең август киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында узган уку елындагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, яңа уку елына максат һәм бурычлар куелды. Чарада безнең мәктәптән сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә җитәкчесе Шәемова З.Ф. һәм 5 нче сыйныф җитәкчесе Гайсина Л.Ф. катнашты.
-
Сабантуй 20.06.2018

Бүген лагерьда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Балалар төрле ярышларда катнашып, үзләренең көчләрен, җитезлекләрен сынадылар. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәштерү, йомырка кабып йөгерү, "ат" чабышы.... Һәр бала бүләк алып, канәгать булып кайтып китте.
-
Актанышка экскурсия 19.06.2018

19 нчы июнь көнне "Акчарлак" лагеры балалары Актанышка экскурсия ясадылар. Алар паркларда ял иттеләр, уйнадылар. Актанышның матурлыгына сокланып сәяхәт ясадылар.
-
"Сюрпризлар "көне 18.06.2018

Бүген "Акчарлак" лагерында "Сюрпризлар "көне үткәрелде. Һәр укучы кызыклы сюрпризлар әзерләп килеп аларны иптәшләренә бүләк иттеләр. Кемнәргәдер бүләкне алыр өчен тырышырга туры килде. Һәр бала канәгать булып кайтып китте.
-
Табигатькә экскурсия 14.06.2018

Мәктәп яны лагеры балалары белән табигатькә экскурсия ясадык. Урманнарның , басуларның яланнарның матурлыгына сокланып, хозурланып кайттык. -
Лагерьда "Талантлар көне" 13.06.2018

"Акчарлак" лагеры балалары бик талантлы икәнлекләрен 13 нче июнь көнне "Талантлар"көнендә күрсәттеләр. Нинди генә сәләтләре юк икән аларның: җырлыйлар, рәсем ясыйлар, фокус күрсәтәләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, футбол тубын чөяләр ... Алга таба да бу сәләтләрегезне югалтмагыз, кадерле балалар !
-
Реклама көне 11.06.2018

Бүген лагерьда "Реклама көне" үткәрелде. Балалар белән башта реклама турында әңгәмә үткәрелде. Аннан сон алар төрле -төрле рекламалар күрсәттеләр. Ниләр белән генә кызыксындырмадылар: конфет, курчак, печенье, салфетка, "Сабантуй" бәйрәмен, футбол площадкасын, туплар...Балаларга бик кызыклы булды.










