Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
Телефон: | |
E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 50 учащихся |
У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Такталачукской ООШ
Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесе
Опубликовано: 21.11.2018Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесен үткәрүне гамәлгә кертте.
Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру тора.
Актаныш муниципаль районы белем бирү оешмаларында Конкурсның 10 ноябрьгә кадәр мәктәп этаплары, ә 19 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында муниципаль этап үтте. Балалар бакчасы балалары, мәктәп укучылары 3-8 яшь, 9-13 яшь, 14-17 яшь, 18-25 яшь төркемнәре арасында “Муса Җәлил татар телендә”, “Муса Җәлил рус телендә”, “Муса Җәлил халыклар телендә”, “Җәлил турында”, “Яшь җәлилчеләр”, “Рәсем иҗаты”, Муса Җәлил белән бәйле урыннарга читтән торып сәяхәт” номинацияләрендә көч сынашты. Безнең мәктәптән конкурста 7 класс укучысы Марданова Айгизә чыгыш ясады.
К списку новостей