Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Комсомолда чыныгып
16.04.2014
Укытучы Р.Ш.Әхмәтова яшь буынны тәрбияләүдә керткән зур өлеше, җәмәгать тормышында актив эшчәнлеге өчен КПРФ Үзәк Комитетының "Ленин комсомолына 95 ел" истәлек медале белән бүләкләнде. Бүләкне КПРФның Татарстан рескомы беренче секретаре Хафиз Миргалимов тапшырды.
-
Ачык дәрестә 15.04.2014

14 енче апрельдә “Башлангыч класс укытучыларының методик атнасы “ кысаларында 3 класста хезмәттән “Оригами. “Йорт хайваннары” темасына ачык дәрес күрсәтелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Шаехова Инсия Имамагзамовна оригами белән эшләү тәртибен аңлатты. Дәрестә укучыларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде,үз эшләренең нәтиҗәсен күрә белергә өйрәтте.
-
Традицияләрне яңартып 15.04.2014

Инде өченче ел билгеләп үтелүче "Шаян-шоу" кичәсе бу уку елында да бик кызыклы, күңелле кичә булып үтте. Классларга һәм группаларга бирелгән биремнәргә һәркем җаваплы карап әзерләнгән. Укучылар сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотты- тамашачыларны ихлас уеннары белән җәлеп итте.
-
Ярышларга әзерлек 14.04.2014

Бүген, IX Россиякүләм Махсус Олимпиадасының армрестлинг буенча ярышларына әзерлек максатыннан мәктәпкүләм ярышлар уздырылды. Ярышта җиңүче укучыларыбызның 18 нче апрель көнне мәктәбебез базасында узачак зона этабы ярышларында да сынатмауларын телибез.
-
Авыл хуҗалыгы хезмәте дәресендә 11.04.2014

Авыл хуҗалыгы хезмәте укытучысы Шәйхенурова Гөлчәчәк Флүс кызының 6нчы класс укучылары белән 10 нчы апрельдә үткәргән ачык дәресе йорт хайваннарының азык төрләрен өйрәнүгә багышланган иде. Укучылар көндәлек тормышта кирәк булган белем алды, аны практик биремнәр аша ныгытты. Дәрестә бик күп күрсәтмәлелек кулланылды.
-
Туган көн кичәсе 11.04.2014

10 нчы апрель көнне III-IV группа балаларының Туган көн кичәсе булды. Кичә кыш һәм яз аенда туган балаларны туган көннәрен котлау белән башланды, театральләштерелгән сәхнә күренеше, төрле уеннар белән дәвам итте, төрле концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәнең максаты- татар халык һәм башка төрле уен уйнау кагыйдәләре һәм тәртибе белән таныштыру; әдәплелеккә өйрәтү; әдәпле итеп актлар залында утыруны гадәткә кертү; балаларда татулык һ.б. уңай сыйфатлар тәрбияләү. Кичә балаларга бик ошады.
-
Столяр хезмәте дәресендә 10.04.2014

10 нчы апрель көнне технология укытучысы Шаймарданов Растам Шаехтимер улы 6 класста "Яртылаш каплап эшләнгән шип белән тоташтырып рамка ясау" темасына ачык дәрес күрсәтте. Укучылар дәресләрдә алган теоретик белемне практик эш белән ныгытты. Практик эш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауга зур игътибар бирелде.Дәрес катнашучылар тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Техник иҗат фестивале 07.04.2014

Бүген, балалар иҗат үзәге базасында еоштырылган I Республикакүләм техник иҗат фестиваленең муниципаль этабында мәктәбебез "Туган ягым-яшел бишек" исемле торцевание ысулы белән эшләнгән панно белән катнашты.
-
Туган көн кичәсе 04.04.2014
3 нче апрель көнне мәктәбезнең I -II группа укучылары белән һәрвакыт ярдәмчел, шат күңелле булу кешенең культурасына, сәламәтлегенә уңай йогынты ясавын төшендерү, үзара дус яшәргә өйрәтү максатыннан, Туган көн кичәсе үткәрелде. Фунтик белән Пунтик исемле клоуннар да кунакка килеп төрле кызыклы уеннар уйнатып, фокуслар күрсәтеп балаларга онытылмаслык бәйрәм кичерешләре бүләк иттеләр. -
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2014

20 нче март көнне мәктәбебездә татар халкының милли йолаларын искә алу максатыннан чираттагы зур бәйрәм-Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Әлеге кичәне IV группа тәрбиячесе Ф. А. Галиева үткәрде. Кичә дәвамында укучылар Нәүрүз бәйрәме , татар халкының милли йолалары турында мультимедиалы презентация аша таныштылар. Халкыбызның җырлы-биюле уеннары белән үрелеп барган тамаша үз югарылыгында үтте.







