Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Минем иң бәхетле көнем" дигән темага рәсем конкурсы 20.10.2022

Психология атналыгы кысаларында 1-5 сыйныф укучылары арасында "Минем иң бәхетле көнем" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.
-
"Географик диктант" акциясе 19.10.2022

"Географик диктант" акциясе 2022 елда җиденче мәртәбә уздырыла. Россия географиясе буенча белемнәрен 109 дәүләттән берничә мең мәйданчыкта катнашучылар тикшерәчәк. Географик диктант ел саен 2015 елдан бирле үткәрелә. Диктант максаты-халык арасында Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру һәм географик белемнәрне популярлаштыру. Географик диктант безнен мәктәптә 30 октябрьдә узачак.
-
«Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» республика акциясе 18.10.2022

2022 елның 17 октябрендә безнең мәктәп коллективы укучылары һәм укытучылары «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» республика акциясенә кушылдылар. Акция кысаларында, хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле товарлар исемлеге буенча, гуманитар ярдәм җыю оештырылды.
-
Акция "Чистые реки" 18.10.2022

Мәктәбебез укучылары "Чистые реки" акциясенә кушылдылар. Җәйге сезон тәмамлангач, территориядә пластик стаканнар, ватылган шешәләр, пакетлар җыелган. Перчаткалар һәм капчыклар белән коралланып, балалар өмәдә катнаштылар. Экологик акциянең максаты елга ярларын һәм сулыкларны чүп-чардан чистарту гына түгел, ә тәрбияләү дә иде.
-
Акция «Солдатка хат» 17.10.2022

2022 нче елның 17 октябрендә Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары «Батырлык дәресләре» кысаларында «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Укучылар Украина демилитаризациясе һәм денацификациясе буенча махсус операцияләрдә катнашучыларның барысына да җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Укучылар үз хатларында солдатларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.
-
Мөһим темага сөйләшү! 17.10.2022

Бүген – 17 октябрь көнне, мәктәбебездә “Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Бөтендөнья җырлау көненә багышланды.
-
16 октябрь - Әтилэр көне! 15.10.2022

Безнең илебездә моңа кадәр Әтиләр көне билгеләп үтелми иде, без ел саен Әниләр бәйрәмен үткәрдек, тик, гаилә башлыгы булган әти кешенең көнен билгеләп үтмәдек. Бу гадел түгел, чөнки әтиләр дә гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар. Шуңа күрә, Россия президенты тарафыннан бу хактагы указга кул куелды һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе – Әтилэр көне итеп билгеләнде. 2022 елда тантаналы дата 16 санга төшә. Яхшы әти булу-кеше тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш, улы өчен үрнәк һәм кызы өчен игелекле булу. Әтиләрне котлыйбыз, алар белән горурланабыз һәм бары тик бәхет һәм сәламәтлек телибез!
-
Сөмбелә бәйрәме! 14.10.2022

Мәктәбебездә шаулатып, көзге муллыкка шатланып "Сөмбелә бәйрәме" үтте. Башлангыч сыйныф укучылары һәм өлкән сыйныфлар катнашында узган бу чара бик күңелле үтте. Мул итеп әзерләнгән өстәлләр күз явын алырлык булды. Һәр сыйныф үз өстәлен яклады. Барысы да үз фантазияләрен эшкә җигеп, барлык мөмкинлекләрне кулланып әзерләнгәннәр. Аннан соң концерт номерлары күрсәттеләр: җыр, бию, скетч... ә соңыннан - ашханәгә кереп укучылар пешергән ризыклар белән чәй эчтек . Укучылар чын мәгънәсендә ял итте, күңел ачты.
-
Шахмат түгәрәге 13.10.2022

Безнең мәктәп укучылары шахмат түгәрәгенә актив йөриләр. Дәресләр Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү таләпләре белән уза. Шахмат түгәрәге ачылганнан бирле укучылар бик теләп йөри, чөнки анда шахмат уйнау өчен кирәкле бөтен җиһазлар бар (зур шахмат такталары, электрон сәгатьләр)
-
5 нче сыйныф укучылары боз сараенда булдылар! 12.10.2022

Буген 5 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе белән бергә боз сараенда булдылар. Кайберәүләр беренче тапкыр бозга бастылар, ләкин иптәшләр аркасында бүген йөрергә өйрәнделәр. Барысы да рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, балалар бер-берсенә ярдәм иттеләр, авырлыклардан курыкмаска өйрәттеләр. Балалар боз сараена, һичшиксез, тагын киләчәкбез, дигән карарга килделәр. Кышкы әкияткә чумып, бозга басу ничек шәп бит! Поход уңай эмоцияләр бүләк итте, балаларны берләштерде, ә иң мөһиме сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тартты!













