Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
“Мөһим темага сөйләшү”
19.12.2022
Бүген-19 декабрь көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Ватан Геройлары көне" дигән темага “Мөһим темага сөйләшү” дәрестән тыш эшчәнлек курсы кысаларында чара үткәрелде. Дәрес вакытында укучылар төрле һөнәр ияләре күрсәткән батырлыклар белән таныштылар. Әлеге дәрес укучыларга Ватанга хезмәт итү, патриотизм кебек кыйммәтләргә уңай караш тәрбияләргә ярдәм итә, тарихи хәтерне һәм буыннар элемтәсен саклауга ярдәм итә.

-
Хезмәттәшлек килешүе имзаланды
17.12.2022
Актаныш муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәренең педагогик институты арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Факультет деканнары үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар, ахырдан 9-11 класс укучылары белән очрашып, аларны кызыксындырган сорауларына җаваплар биреләр. -
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре белән очрашу
15.12.2022
2022 елның 14 декабре көнне Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре безнең районның мәктәп директорлары, ата-аналары һәм 9-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Әлеге җылы, кызыклы очрашу "Яшьлек" үзәгендә узды. Катнашучылар уку йортының эшчәнлеге белән якыннан танышты, кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар.
.jpg)
-
Вконтакте
14.12.2022
Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең рәсми битенә язылыгыз! https://vk.com/club216843433

-
"Кыш бабайга хат!"
13.12.2022
Тиздән иң матур, иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел – җитә. Ә Яңа ел бәйрәме ул – теләкләр кабул була торган чор. Димәк, Кыш бабайга хат язарга вакыт. Татар Суыксуы мәктәбенең укучылары, үзләренең теләкләрен белдереп, Кыш бабайга хат яздылар. Ул гына да түгел, кайберләре хәтта рәсемен дә ясап куйды.
.jpeg)

-
"Мөһим темага сөйләшү"
12.12.2022
Гадәттәгечә, яңа уку атнасы мәктәп күләмендә үткәрелә торган линейкадан башланды. Бүгенге “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләренең темасы "Конституция көне". Барлык сыйныфларда да үткәрелде.

-
Коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабына йомгак
11.12.2022
9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне. Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнә.
Бүген укучыларны ришвәтчелеккә каршы юнәлдерелгән конкурска йомгак ясап, район башлыгы Ленар Зарипов җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Безнен мэктэбебездэн инша язып 5 класс укучысы Хайбиева Тансылу-1 урынны, 10 класс укучысы Хузин Булат-3 урынны яуладылар.

-
Игелеклелек 10 конлеге
10.12.2022
Инвалидлар 10 конлеге унаеннан ЮИД отряды укучылары мэктэбебездэ куп еллар хезмэт куеп, бугенге кондэ момкинлеклэре чикле булганнарнын ойлэрендэ булып, хэллэрен белеп кайтты.
.jpg)
-
Бердәм хокук дәресләре
10.12.2022
10 декабрь көнне Бердәм хокук дәресләре узды. Әлеге темага видеоролик күрсәтелде. Үз хокукларың турында күбрәк белгән саен, аларны иркенрәк тормышка ашыра аласың. Шуңа күрә дәрес барышында җәмгыять белеме укытучысы укучыларны Бала хокуклары Конвенциясе, Кеше хокуклары декларациясе, РФ Конституциясе документлары белән таныштырды.
-
Россия Геройлары көне
09.12.2022
9 декабрьдә безнең мәктәптә Ватан Геройлары көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
.jpg)













