Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Мәктәп яны лагеры 01.06.2022

Мәктәбебездә 1 июньнән 21 июньгә кадәр мәктәп яны лагеры, 1- 18 июньгә кадәр хезмәт лагерьлары эшләячәк. бүгеннән укучылар җәйге ялларын күңелле, файдалы итеп уздыру максатыннан мәктәпкә килделәр.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2022

Балаларны яклау көне уңаеннан лагерьга йөрүче укучылар белән төрле кызыклы уеннар оештырылды.
-
Кояшкай лагеры 01.06.2022

Балаларны яклау hәм саклау көне уңаеннан асфальтка рәсем ясау бәйгесе, төрле спорт чаралары үткәрелде.
-
Котлыйбыз! 31.05.2022

Спорт өлкәсендәге уңышлары белән 9 сыйныф укучылары бүләкләнде. Аларны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Сабантуй 30.05.2022

Укучылар белән бик күңелле итеп табигатьтә сабантуе уздырдык. Укучылар төрле конкурсларда үзләренең көчләрен сынадылар, осталыкларын күрсәттеләр.
-
Котлыйбыз! 26.05.2022

Әюпов Җәлилнең экология буенча ясаган рәсеме республикага җибәрелде.
-
Соңгы звонок 25.05.2022

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны безнен күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә
Укулар инде безнең артта калды
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
-
Котлыйбыз! 23.05.2022

9 сыйныф укучысы Гыйльфанов Динар 2021-2022 уку елында мәктәп укучылары арасында иң актив укучы булып танылды һәм Актаныш районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Динарга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Математика фәненнән ОГЭ 23.05.2022

Бүген 9 сыйныф укучылары математика фәненнән беренче имтиханнарын тапшыра. Аларга уңышлар телибез!
-
Татарча көрәш 19.05.2022

18 нче май көнне Кәзкәй интернат-мәктәбендә Татарча көрәш ярышы булды. Безнең укучыларыбызда үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Хузин Гаяз 1 урын, Хабиров Ришат 2 урын алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!













