Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Кыш бабайга хат!"
13.12.2022
Тиздән иң матур, иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел – җитә. Ә Яңа ел бәйрәме ул – теләкләр кабул була торган чор. Димәк, Кыш бабайга хат язарга вакыт. Татар Суыксуы мәктәбенең укучылары, үзләренең теләкләрен белдереп, Кыш бабайга хат яздылар. Ул гына да түгел, кайберләре хәтта рәсемен дә ясап куйды.
.jpeg)

-
"Мөһим темага сөйләшү"
12.12.2022
Гадәттәгечә, яңа уку атнасы мәктәп күләмендә үткәрелә торган линейкадан башланды. Бүгенге “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләренең темасы "Конституция көне". Барлык сыйныфларда да үткәрелде.

-
Коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабына йомгак
11.12.2022
9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне. Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнә.
Бүген укучыларны ришвәтчелеккә каршы юнәлдерелгән конкурска йомгак ясап, район башлыгы Ленар Зарипов җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Безнен мэктэбебездэн инша язып 5 класс укучысы Хайбиева Тансылу-1 урынны, 10 класс укучысы Хузин Булат-3 урынны яуладылар.

-
Игелеклелек 10 конлеге
10.12.2022
Инвалидлар 10 конлеге унаеннан ЮИД отряды укучылары мэктэбебездэ куп еллар хезмэт куеп, бугенге кондэ момкинлеклэре чикле булганнарнын ойлэрендэ булып, хэллэрен белеп кайтты.
.jpg)
-
Бердәм хокук дәресләре
10.12.2022
10 декабрь көнне Бердәм хокук дәресләре узды. Әлеге темага видеоролик күрсәтелде. Үз хокукларың турында күбрәк белгән саен, аларны иркенрәк тормышка ашыра аласың. Шуңа күрә дәрес барышында җәмгыять белеме укытучысы укучыларны Бала хокуклары Конвенциясе, Кеше хокуклары декларациясе, РФ Конституциясе документлары белән таныштырды.
-
Россия Геройлары көне
09.12.2022
9 декабрьдә безнең мәктәптә Ватан Геройлары көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
.jpg)
-
"Игелек дәресләре" "Уроки доброты" 08.12.2022

Җәмгыятьтә инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларга карата уңай, толерант мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан безнең мәктәптә Халыкара инвалидлар көненә (3 декабрь) багышланган Игелек дәресләре узды. Игелек дәресенең төп максаты-укучыларның инвалидлыкка карашын үзгәртү, инвалидлыкның кешене кире кагу өчен нигез түгеллеген күрсәтү, ул башкалар кебек үк барлык хокуклар һәм мөмкинлекләр белән тигез.
-
Йомгаклау иншасы 07.12.2022

Бүген безнең мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы йомгаклау иншасы язды. Әлеге имтихан белән БДИны әзерләүнең һәм тапшыруның төп чоры башлана.
Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итә. Бу вакыт эчендә 11 нче сыйныф укучылары бирелгән тема белән эшләргә, эшнең тупас вариантын язарга һәм иншаны җавап бланкына җентекләп яңадан язарга тиеш.
Белгечләр 350 сүздән куберәк сочинение язарга киңәш итәләр. Эшнең түбән чиге билгеләнгән-250 сүз. Иншада 250дән дә ким сүз булса, укучы "незачет" ала. Шул ук вакытта сүзләрнең максималь санына чикләүләр юк.
Әлеге уку елыннан башлап йомгаклау иншасы темалары комплектларын формалаштыруга яңа алым кулланыла. Элек сентябрьдә биш тематик юнәлеш бастырылган булса, хәзер бу эшләнми. Узган елларда кулланылган иншалар нигезендә йомгаклау иншасы белән ябык банк барлыкка килде. Хәзер анда 1,5 мең тема бар. Алга таба ябык банк тулыланачак. Һәм уку елы башында укучылар банк бүлекләренең һәм бүлекчәләренең исемнәрен һәм аларга комментарийлар беләчәкләр.
-
ПОБЕДИТЕЛИ И ПРИЗЕРЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО ЭТАПА ВСЕРОССИЙСКОЙ ОЛИМПИАДЫ ШКОЛЬНИКОВ
06.12.2022
Обществознание:
- Мингазов Динар Илшатович, 9 кл (учитель Латыйпова З.Х.)
- Хузин Булат Айзатович, 10 кл (учитель Басыйрова Г.И.)
- Аюпов Джалиль Рузильевич, 11 кл (учитель Латыйпова З.Х.)ОБЖ:
- Малихов Муса Риназович, 3 кл. (учитель Гильманова Р.М.)
- Хузин Булат Айзатович, 10 кл (учитель Гараев Н.Н.)Биология:
- Валиев Тимур Рашитович, 7 кл. (учитель Халикова И.Н.)Английский язык:
- Мукимов Булат Рависович, 6 кл (учитель Хузина И.Д.)Экология:
- Курбанова Рузия Ирековна, 8 кл (учитель Халикова И.Н.)
- Мингазов Динар Илшатович, 9 кл (учитель Халикова И.Н.)
- Аюпов Джалиль Рузильевич, 11 кл (учитель Халикова И.Н.)
-
"Фронт открыткасы" акциясе 05.12.2022

5 декабрьдә Россия Оборона министрлыгы тәкъдиме белән "Фронт открыткасы" дигән Бөтенроссия яшьләр акциясе үткәрелә. Безнең мәктәпнең 1-11 нчы сыйныф укучыларының барысы да бу акциядә катнашты.













