Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Җир Хартиясе 28.04.2016

Табигатьне саклау, аны пычратмау һәм экологик тәрбияне арттыру максатыннан 27 нче апрель көнне 7 нче класс укучылары белән “ Җир Хартиясе” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Г. Тукайның туган көне 27.04.2016

26 апрель көнне район мәдәният йортында актанышлылар Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Бу кичәгә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, укучылар чакырылган иде. Кичә бик матур узды, барлык тамашачыларның күңелләренә хуш килде.
-
"Күңелләрдә яши, яшьни яшь Тукай!” 26.04.2016

Мәктәбебез 26 апрельдә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте. Әдәби-музыкаль кичә "Күңелләрдә яши, яшьни яшь Тукай!” зур әзерлек белән үткәрелде. Кичәне оештыручы татар теле һәм әдәбият укытучысы Нурлыгаянова Ләйлә Шәйхенур кызы, музыкаль бизәлеш өчен Төхбәгалиева Илина Котдус кызы зур көч куйдылар. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
-
БРТ 25.04.2016

Бүген IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты. Беренче имтиханнарында тел ачкычлары, уңышлар телибез. Сынатмагыз, укучылар!
-
Виртуаль музейга экскурсия 25.04.2016

Атналыктан 10 нчы класс укучылары да читтә калмады. Алар Тукай музейларына виртуаль экскурсия ясадылар. Кушлавыч ... Казан маршруты эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.
-
"Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү» 22.04.2016

21 апрель көнне 5 нче класс укучылары ( Әхмәтшәрипова А, Исмагилова А, Мифтахов Ә, Шәйхетдинова А, Шаймурзин Д.) Такталачык мәктәбендә үткәрелгән "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү» конкурсында “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштерделәр. (Җитәкчеләре Нурлыгаянова Л.Ш., Гарипова И.Ф.)
-
Тукай эзләре буйлап “Презентация – викторина” 22.04.2016

22 нче апрель көнне 8 нче класс укучылары белән Тукай эзләре буйлап “Презентация – викторина” үткәрелде. Якташыбыз Г.Афзалның “Илдә туган ил улы син, илдә яндың нур булып...” сүзләре кичәнең эпиграфы итеп алынды. Укучылар бөек шагыйребез белән бәйле булган барлык сорауларга да бик тирән һәм эчтәлекле итеп җавап бирделәр.
-
“ Яшь Россия” оешмаcына кабул итү 22.04.2016

22 нче апрель көнне 7 нче класс укучылары “ Яшь Россия” дип аталган оешмага кабул ителделәр. Алар муеннарына Россия символикасы булган галстуклар тактылар.
-
"Тамчы-шоу" 22.04.2016

22 апрель көнне педагог-китапханәче Илдарова Ләйлә Фәнис кызы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” дигән “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу бәйгесе үткәрде. Бәйгедә 5 нче классның “Дуслык” командасы һәм 6 нчы классның “Ялкын” командасы көч сынашты. Ике команда да бөек шагыйребезнең тормышын, иҗатын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
“Спортивный Татарстан” акциясе 21.04.2016

“Спортивный Татарстан” акциясе кысаларында 21 нче апрель көнне мәктәп күләмендә оешкан төстә иртәнге зарядка үткәрелде.














