Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Шәп әйдаман" 14.02.2017

10 февраль көнне республикакүләм “Шәп әйдаман” конкурсының район этабы үтте. Анда безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Шәрифҗанова Айзирә катнашты. Үзе турында презентация күрсәтте, тестирование үтте, әйдаманнар белән ачык чара уздырды. Уңышлы гына чыгыш ясап, сертификатка ия булды. Айзирәгә киләчәктә зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Укучыларның уңышлары 14.02.2017

9-12 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә биология буенча укучыларның бөтенроссия фән олимпиадасының региональ этабы булып узды. Анда безнең мәктәпнең 10 класс укучысы Гилмуллин Илназ катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап кайтты. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Укучыларның уңышлары 14.02.2017

10-14 нче февраль аралыгында география буенча Казан шәһәрендә укучыларның бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этабы булып узды. Безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Собханова Таңсылу анда катнашып уңышлы гына чыгыш ясады.
-
"Живая классика" 13.02.2017

11 февраля 2016 года в нашей школе прошел школьный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». Конкурс организован для 5-6 классов. С удовольствием принимали участие шестиклассники. Ребята готовили выразительное чтение прозаических произведений, не входящих в школьную программу. Участники читали наизусть прозу отечественных классиков. Жюри конкурса учитывало не только выразительность чтения и грамотную речь, но и оценивало артистизм исполнения, глубину проникновения в образную систему и смысловую структуру текста, умение выбрать текст произведения.
-
МИФ атналыгы башланды 13.02.2017

13 февральдән 18 февральгә кадәр мәктәптә математика, информатика, физика атналыгы узачак. Атналыкта барлык укучыларның да актив катнашуларын көтеп калабыз!
-
“Мин яшәргә телим!” 09.02.2017

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучылар арасында наркоманиянең таралуын булдырмас өчен 8 нче класс укучылары белән “ Мин яшәргә телим!” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде/
-
Шефлык 09.02.2017

Мулланур Вахитов һәм 1 нче май урамнарын тоташтыручы агач басма ел саен кардан чистартылып торыла. 8 нче февраль көнне 8 класс укучылары Илнар абыйлары җитәкчелегендә авыл халкын сөендереп басманы кардан һәм боздан арындырып куйдылар. Бу игелекле эш киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйбыз.
-
Ленинград блокадасы 02.02.2017

Бөек Ватан сугышына багышланган тәрбия сәгатьләре укучыларда зур кызыксыну уята. 2 нче февраль көнне 8 нче класс укучылары белән “ Ленинград блокадасы”дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Балаларга герой-шәһәр Ленинград шәһәре, анда яшәүчеләрнең һәм совет сугышчыларының зур батырлыклары,язмышлары турында сөйләнелде һәм күрсәтелде.
-
Өлкәннәргә шефлык 02.02.2017

Хезмәт тәрбиясе укучыларны тәрбияләүнең бер ысулы булып тора. 31 нче январь көнне 8 нче класс егетләре Илнар абыйлары җитәкчелегендә шефлыкка бардылар. Әнүзә апаның капка төбе, ишек алды кардан арындырылды.
-
Сталинград блокадасына 74 ел 01.02.2017

Укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү класс җитәкчесенең төп бурычы булып тора. Шул уңайдан 8 нче класс укучылары белән 1 нче февраль көнне“ Сталинград оборонасына 74 ел” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.















