Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Ачык дәрес 28.02.2017

Бүген 7 нче класста Нуруллин Рушат Фирдәвисович ачык рәсем дәресе күрсәтте. Дәрестә мастер класс элементлары уңышлы кулланылды. Укучылар “техника двойного мазка” ярдәмендә, 8 мартка бүләк иҗат иттеләр. Соңыннан укытучы дәрескә үзанализ ясады, катнашкан укытучыларның анализлары тыңланды. Дәрес бик уңышлы булды.
-
"Әтием - горурлыгым" 25.02.2017

«Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан 3 нче сыйныф укучылары “Әтием – горурлыгым” дигән темага проект эше эшләделәр. Ай дәвамында материал тупладылар һәм эшләре белән чыгыш ясадылар. Катнашкан һәр укучы узе башкарган эштән канәгать калды.
-
“ Ватанны саклау-изге бурыч” 25.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 22 нче февраль көнне 8 нче класс укучылары белән “ Ватанны саклау-изге бурыч” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
"Татар теле - туган телем!" 22.02.2017

21 нче февраль- халыкара тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович 8 нче класс укучылары белән “ Татар теле-туган телем!” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2017

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан “Шигырь сөйлим туган телемдә” баш астында 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары белән әдәби кичәләр үткәрелде. Телгә багышланган шигырьләр укылды, презентацияләр күрсәтелде. Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе урнаштырылды.
-
Бәйрәм белән! 22.02.2017

23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8 нче класс кызлары бергә укучы егетләрне бәйрәм белән котладылар һәм үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Йолдызлык-2017" 18.02.2017

13, 14 нче февраль көннәрендә "Йолдызлык-2017" сәнгать фестиваленең муниципаль туры узды. Безнең мәктәп укучылары ялгыз җыр, вокал-ансамбль, конферанс, эстрада,халык биюләре номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
“ Әфганстан-йөрәк ярасы” 15.02.2017

15 нче февраль- афганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Балаларда Ватанга карата мәхәббәт, патриотлык хисе тәрбияләү өчен 8 нче класс укучылары белән класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович “ Әфганстан-йөрәк ярасы” дип аталган класс сәгате үткәрде.
-
Бүген бездә бәйрәм 15.02.2017

14 февраль – Гашыйклар көне һәм программистлар көне уңаеннан мәктәптә зур кичә оештырылды. Ике команда: “Яндекс” һәм “Гугл” информатика өлкәсендә көч сынаштылар. Бәйрәм 5-11 класс укучыларының “Бер күрүдә гашыйк булу” темасына төшергән видеолары белән үрелеп барды. Бик күңелле һәм файдалы кичә булды.
-
”Гомере аның моңлы бер җыр иде...” 15.02.2017

Татар халкының бөек шагыйре, көрәшче, Бөек Ватан сугышы каһарманы Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 3-4 сыйныф укучылары белән ”Гомере аның моңлы бер җыр иде...” темасы астында кичә уздырылды. Балалар Муса Җәлилнең кыскача биографиясе, язучыларның аның турында язган истәлекләре, аның шигырьләре, китаплары белән таныштылар,өзекләр укыдылар. Кайбер шигырьләрен яттан сөйләп,җырларын җырладылар.















