Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Парклар һәм скверлар елы уңаеннан 06.09.2015

5 нче сентябрь көнне, парклар һәм скверлар елы уңаеннан, районыбызның барлык паркларында да җыр- биюләр, төрле мастер класслар күрсәтелде. Безнең мәктәптән Гилмуллин Илназ үзенең агачка чокып эшләгән эшләре белән катнашты. Бик күңелле булды.
-
"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясендә катнашучылар 04.09.2015

“Мәктәбеңә булыш” акциясендә катнашучылар да бик күп булды. Барлык булышучыларга да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Класс сәгатьләре 04.09.2015

2 нче сентябрь көнне 7 класс укучылары белән “Тынычлык һәм дуслык” темасы астында класс сәгате үткәрелде. Балаларга тынычлыкны саклау, дус булу турында аңлатылды һәм тәрбияви презентация күрсәтелде.
-
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе 03.09.2015

Беренче сентябрь бәйрәмен без барыбыз да көтеп алабыз. Яна уку елы һәр бала өчен бәйрәмгә әверелергә тиеш. Белем көне балалар күңелендә матур булып истә калсын өчен ел саен “Мәктәбеңә булыш” һәм “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акцияләре үткәрелә . Матди хәле нинди булуга да карамастан , бер бала да яшьтәшләре янында үзен ким итеп тоярга тиеш түгел. Шушы уңайдан без дә читтә калмадык. Тәрбиячеләрдән һәм урта мәктәп укытучыларыннан 300 сум, техник хезмәткәрләреннән 100 сум акчалата ярдәм иттек.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

ав
-
Белем бәйрәме белән! 01.08.2015

Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген - 1 сентяб рь
Шуңа шатлана күңел.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, мәгариф ветераннары! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - "Белем бәйрәме" белән котлыйбыз.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән - Белем көненнән
Уку елын башларга!
-
"Ак җилкәннәр" газетасы №5 01.06.2015

Балалар оешмасы чыгара торган “Ак җилкәннәр” электрон гәзитенең чираттагы бишенче номеры белән таныша аласыз.
-
Бәйрәм белән! 01.06.2015

1 июнь – балаларны яклау көне белән!
Без - балалар чәчәкләр кебек,
Нәкъ алар төсле без төрле-төрле.
Үзебез шаян, үзебез серле.
Без яшәгән гүзәл җирнең
Гел аяз булсын күге,
Бәхетле балачак, аяз көннәр
Телибез сезгә бүген!!!
-
«Яшь татнетчылар - 2015» I интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләре 23.05.2015

22 май көнне Татнетны үстерү фонды һәм ТР Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе оештырган «Яшь татнетчылар - 2015» I интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Безнең мәктәптән бу конкурста ике укучы катнашып уңышлы чыгыш ясады. 8 класс укучысы Гыйлмуллин Илназ – “Җиңү эзләре буйлап”сайты белән республика күләмендә 2 нче урынга лаек булды. 6 класс укучысы Шәрифҗанова Айзирә – “Тузганак” сайты грамота белән билгеләп үтелде. Җитәкчеләре: Ч.З.Гыйлмуллина. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән! 22.05.2015

Бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын бу бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенегез өчен дә чыңлап торырлык булсын.Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз. Тормыш юллары сезгә киң ачык.Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыз. Мәктәптә алган белемнәрегез, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын,тагын да кыюрак атларга чакырсын. Хәерле юл сезгә!














