Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Разговор о важном
13.03.2023
13 марта 2023 года в рамках Всероссийского масштабного проекта – «Разговоры о важном» прошел час по теме: «110 лет со дня рождения советского писателя и поэта, автора слов гимна СССР и гимна РОССИИ С. В. Михалкова». Совместный урок провели классные руководители. Учащиеся познакомились с биографией С.В.Михалкова, изучили гимн России и слушали высказывания известных людей о нём.
-
Сергей Михалковның тууына 110 ел/110 лет со дня рождения Сергея Михалкова
13.03.2023
Бүген 13 март көнне рус язучысы Сергей Михалковның тууына 110 ел тулу уңаеннан китапханәчебез Шайхулмарданова Ә.Җ. балаларны язучының китаплары белән таныштырды, шигырҗләрен укыды. "Ә сездә нәрсә?" шигыре буенча фикер алыштылар.
Сегодня связи 110 летием со дня рождения Сергея Михалкова, библиотекарь Шайхулмарданова А.Я. познакомила детей с книгами, стихами поэта.
-
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”
09.03.2023
2023 нче елның 6 мартында “Яшьлек” үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллыгы уңаеннан зур тантана үтте. Әлеге чарада Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 7 нче класс укучылары Тимерова Гөлназ, Альмакаева Лидия,Төхбәгалиева Зилә, Исмагилова Сөмбел һәм педагог- оештыручы Төхбәгалиева И.К. катнаштылар. Әлеге чарада укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә Төхбәгалиева Илина Котдус кызы Актаныш “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Бәйрәм белән!
09.03.2023
6 март көнне укучыларыбыз 8 нче Март Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан авыл мәдәният йортында Бәйрәм концерты куйдылар .
-
8 март-Әниләр бәйрәме/ 8 марта -Мамин праздник
07.03.2023
Бүген бакчабызда кадерле әниләр хөрмәтенә бәйрәм иртәсе узды. Балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Бәйрәмебезнең икенче өлешендә әниләр төрле уеннарда, бәйгеләрдә үзләрен сынап карадылар. Әниләр һәм әбиләр йөзендә елмаю һәм шатлык күрү -кечкенә артистларыбыз өчен иң яхшы бүләк булды.
Сегодня в нашем детском саду прошел утренник, посвященные Дню 8 Марта. Дети пели песни, исполняли стихотворения, танцевали. Улыбки и радость на лице мам и бабушек -лучшая награда для маленьких артистов.
-
"Йолдызлык-2023" конкурсы
03.03.2023
1 нче март көнне Актаныш мәдәният йортында мәктәп укучыларының "Йолдызлык-2023" конкурсы булып узды. Безнең мәктәп 2 нче урынны алды. Вокал соло номинациясендә Нургалиева Айзилә - икенче дәрәҗә лауреат, Валиев Данис,Туктарова Адилә,Тимерова Гөлнур—өченче дәрәҗә лауреат, вокал номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат, ялгыз биюләр номинациясендә Габдуллина Зилия - беренче дәрәҗә лауреат, күмәк биюләр номинациясендә уртанчылар төркеме татар биюе, зурлар төркеме башкорт биюе, зурлар төркеме татар биюе - беренче дәрәҗә лауреат булдылар. Укучыларга алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
“Һөнәри дебют- 2023”
02.03.2023
2023 нче елның 01 март көнне Актаныш технология техникумы базасында “Һөнәри дебют- 2023” район бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 9 класс укучылары Габдуллина Зилия, Тимерова Гөлнур, Нурлыгаянов Инзил, Шаймурзин Нәфкать, Валиев Данияр, Карамов Салаватлар катнашты. Җитәкчеләре Тухбагалиева И.К. һәм Нуруллин Р.Ф.
-
"Йолдызлык-2023"/"Созвездие-2023"
02.03.2023
Район мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган "Созвездие-Йолдызлык-2023" XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты үтте.Безнең балалар бакчасы да бик уңышлы чыгыш ясап , гомуми 3 нче урынга лаек булды. Бакчабызның нәни йолдызчыклары үзләренең сәләтен күрсәтеп , түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: Татар биюе "Су юлы"-2 урын, Насифуллина Лиана (башкорт биюе)-2 урын.
Сегодня прошел гала-концерт районнога этапа республиканского фестиваля "Созвездие-2023" среди детских садов. Тлантливые дети нашего детского сада выступили на высшем уровне и заняли почетное 3 место. Татарский танец "Су юлы"-2 место, Насифуллина Лиана (башкирский танец)-2 место
-
X нчы “Сандугач-Соловей” Халыкара вокалистлар фестивалендә уңышларыбыз
28.02.2023
26 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә узган X нчы “Сандугач-Соловей” Халыкара вокалистлар фестивалендә катнашып 3 класс укучысы Нургалиева Айзилә 3 дәрәҗә лауреат, 8 класс укучысы Туктарова Адилә 2 дәрәҗә лауреат булды. Кызларыбыз жюри рәисе РФ һәм РТ ның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Винера Ганиеваның кул имзалы Диплом, медаль һәм диск белән бүләкләнде. Афәрин, кызлар!
-
Ватанны саклаучылар көне белән!
22.02.2023
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
22 февраль көнне мәктәбебездә “Ягез әле, егетләр!” кичәсе бик күңелле үтте. Укучылар командаларга бүленеп үзара ярыштылар. Уеннар кызыклы конкурслар һәм ярышлар белән үрелеп барды. Молодцы, егетләр!