Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Коррупциягә - юк дибез! 02.12.2015

Коррупция җәмгыятьтә таралган начар күренешләрнең берсе. Аны булдырмау, аңа каршы көрәш максатыннан 2 нче декабрь көнне 7 класс укучылары белән “ Коррупциягә - юк дибез!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
7 класста әниләр бәйрәме 01.12.2015

Матур традициягә кереп киткән “Әниләр көне” бәйрәме 30 нчы ноябрь көнне 7 нче класс укучылары тарафыннан үткәрелде. Бәйрәмгә килгән әниләргә концерт номерлары күрсәтелде, уеннар уйнатылды һәм укучылар үзләре эшләгән бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Бәйрәм өстәл табыны артында дәвам итте.
-
Әниләрне кадерлик 01.12.2015

28 ноябрь көнне 2 классларда “Әниләр бәйрәме” үткәрелде. Балалар “Әниләрне кадерлик” дигән сәхнә әсәре күрсәттеләр. Әниләргә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Кичә балаларга да , әниләргә дә бик ошады
-
Политинформация 30.11.2015

7 класс укучылары һәр атнада дөньяда баручы вакыйгалар белән танышып баралар. Бу атнада Нурлыгаянов Мансур Россиядәге һәм Сирия дәүләтендәге вакыйгаларны иптәшләренә җиткерде.
-
Мәктәпкә врачлар килде 30.11.2015

Буген, ягъни 30 нчы ноябрь көнне мәктәбебез укучылары медицина күзәтүе үттеләр. Аларга “манту” пробасы ясалды.
-
Әнием минем бер генә 30.11.2015

28 нче ноябрь көнне 1-3 классларда ата-аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә белем сыйфаты, тәртип, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшү булды. Җыелыштан соң “Әнием минем бер генә” баш астында әниләр бәйрәме уздырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 30.11.2015

Башлангыч класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлеккә теләп йөриләр. Буш вакытларын файдалы һәм нәтиҗәле итеп үткәрәләр.
-
Соревнования по баскетболу 30.11.2015

28 ноября состоялось соревнование по баскетболу среди девушек ООШ и СОШ. Наши девушки заняли III место. Поздравляем!
-
Инглиз теленнән мониторинг 28.11.2015

26 ноябрь көнне IV, VI, VIII сыйныф укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр. Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге тест, инглиз теле фәненнән укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләячәк.
-
6 класста әниләр бәйрәме 27.11.2015

26нчы ноябрь көнне VI класс укучылары ата-аналар җыелышы булып узды. Бу җыелышка әниләр генә чакырулы иде. Көн тәртибендә укучыларның белем сыйфаты, тәртибе, мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм башка сораулар каралды. Җыелыштан соң “Әниләр бәйрәме” уңаеннан укучылар чыгыш ясады, әниләрен бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте















