Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Семинар 28.04.2025

Бүген мәктәбебездә район мәктәпләренең директор урынбасарларының җыелышы булып узды.
-
Рус тел атналыгы/Неделя русского языка 28.04.2025

Ә 28 нче апрель көнне, рус теле атналыгы кысаларында, укучыларыбыз табышмакларга җавап биреп, дөрес җавап өчен татлы бүләкләр алдылар.
-
Безнең уен/Своя игра 26.04.2025

Бүген, 26 нчы апрель көнне мәктәбебездә "Безнең уен" интерактив әдәби викторина үтте. Бәйгедә 8в, 7а, 5 а сыйныфлары катнашты. Укучылар Тукайның тормыш юлы, иҗаты, Тукай образының сәнгатьтәге урыны темалары буенча кызыклы сорауларга җавап бирделәр.
-
Тукай безнең йөрәкләрдә/Тукай в наших сердцах 26.04.2025

Бүген Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасы укучылары белән китапханәче Эльвира Хәләф кызы бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнендә "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби чара үткәрде. Укучылар Г. Тукайның әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Укучылар өчен бик файдалы чара булды. "Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың",-дип язган шагыйрь. Туган тел көне һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!
-
Милләтебезнең горурлыгы - Тукай/Гордость нашей нации-Тукай 26.04.2025

Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан 6а сыйныф укучылары белән "Милләтебезнең горурлыгы - Тукай" дип исемләнгән уен-викторина үтте. Уен барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар. Укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара бик күңелле үтте.
-
Диктант победы/Җиңү диктанты 25.04.2025

Бүген, 25 апрельдә, Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясе оештырган "Җиңү диктанты"халыкара акциясе мәктәбебездә старт алды. Биремнәр оештыручыларның электрон почтасына килде, аннан соң басылды һәм катнашучыларга таратылды. Эшләр Казанда, мәгариф мониторингы үзәгендә тикшереләчәк. Акциядә укучылар гына түгел, район мәгариф идарәсе, ветераннар оешмалары, китапханә, хәрби комиссариат вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар да катнаша. "Җиңү диктанты" ның тантаналы башлануы, киләчәк буыннар өчен тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклап, Россия һәм Татарстан гимннарын башкару белән билгеләп үтелде. #ДиктантПобеды #Актаныш #Память
-
Бөек Җиңүгә -80 ел/Великой Победе-80 лет 25.04.2025

2 а сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Әхмәтҗанова Айсылу Зәнил кызы тарафыннан әзерләнгән "Бөек Җиңүгә -80 ел" дип аталган театральләшкән чара тәкъдим ителде. Бәйрәмгә сугыштан соң чор ветераннары Марданова Фәйрүзә, Ләлә Шакировна, Фәхимә Зиннуровналар чакырулы иде. 2а сыйныф укучыларынын дәү әниләре, дәү әтиләре дә килгән иде. Килгән кунаклар балаларга, сыйныф җитәкчесенә рәхмәтләрен юлладылар. Чара бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Афәрин!
-
"Илһам" яшь шагыйрьләр һәм яшь язучылар Бөтенроссия бәйгесе/Всероссийский конкурс молодых поэтов и молодых писателей "Ильхам" 24.04.2025

"Илһам" яшь шагыйрьләр һәм яшь язучылар Бөтенроссия бәйгесендә мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Шакирова Зөләйха финалга үтеп, икенче дәрәҗә дипломга лаек булды! Укытучысы Ленара Рафаэль кызы Галиева! Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
-
Эстафета 23.04.2025

Мәктәбебез командасы җәйге спорт сезонын ачу хөрмәтенә уздырылган Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданова кубогына җиңел атлетика эстафетасында 1 урынны яулады! Афәрин, укучылар! Остазлары: Мөхәммәтов Ирек Марсель улы, Ялалов Рөстәм Фәрит улы. Алда да зур уңышлар!
-
Йөрәгемне балаларга бирәм/Сердце отдаю детям 23.04.2025

Мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хөҗҗәтов Ильназ Наил улы Казан шәһәрендә уздырылган "Йөрәгемне балаларга бирәм" өстәмә белем бирү укытучыларының һөнәри конкурсының финалында беренче этапта уңышлы чыгыш ясады. Җинү теләп калабыз, уңышлар!










