Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Единый день приема граждан 02.06.2025

Единый день приема граждан директора МБОУ "Актанышская СОШ №1" : каждый понедельник с 14.00 по 16.00
-
«Соңгы кыңгырау - 2025»/«Последний звонок - 2025» 24.05.2025

Бүген Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда Актанышның беренче санлы мәктәбенең «Соңгы кыңгырау - 2025» бәйрәме узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары шигырьләр, җырлар башкардылар, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Бер үк вакытта күңелле дә, бераз моңсу да үтте бүгенге бәйрәм. Укучыларның шатлыклы, шул ук вакытта моңсу да кичерешләрен уртаклашырга мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Митҗан кызы Шакирова килде. Соңгы кыңгырау кичәсендә актив укучылар да хөрмәтләнде. Уку елы дәвамында укуда, спортта, мәдәнияттә уңышларга ирешкәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм укучыларның җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Уңышлар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! Куйган максатларыгызга кыю барыгыз, алда көткән чын тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Сайлаган һөнәрегез сезнең бу җирдә кирәкле кеше, алыштыргысыз белгеч икәнлегезне дәлилләп торсын! Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти-әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны, мәктәбегезне онытмагыз! Ак юллар сезгә, укучылар!
-
Рус теле фәненнән Халыкара олимпиада/Международная олимпиада по русскому языку 24.05.2025

Рус теле фәненнән Халыкара олимпиадада катнашып, мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Адиатуллина Мәрьям призер булды!
Укытучысы Лениза Мәрвән кызы Нургалиева! Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез! -
XXX Дөньякүләм әдәби марафон/XXX Всемирный литературный марафон 20.05.2025

Мәктәбебезнең 4 а сыйныф укучысы Фазлиева Гөльяз XXX Дөньякүләм әдәби марафонда катнашып, җиңү яулады! Сыйныф җитәкчесе Алсу Камил кызы Даутова! Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
-
«Знатоки природы» 19.05.2025

Мәктәбебездә укытучыбыз Вәлиева Эльвира Фәнис кызы тарафыннан район күләмендә «Знатоки природы» уен-квест булып узды 20 команда 60 укучы, 20 укытучы катнаштылар. Афәрин!
-
Юнармия 18.05.2025

17-18 май көннәрендә мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары, укытучыбыз Яхшыгулова Зәйнәп Илдар кызы белән берлектә, башкалабыз Казанда, Юнармия - Рәсәй балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан уздырылган "Быть героем" хәрби-патриотик форумында катнаштылар. Форум бик кызыклы, эчтәлекле һәм тәрбияви узды
-
Рус теле фәне республика олимпиадасының йомгаклау этабы/Заключительный этап республиканской олимпиады школьников по русскому языку 14.05.2025

Рус теле фәне республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 7 сыйныф укучылары Закирова Җәмилә -призер, Гилязова Ясминә - призер, 9 сыйныф укучысы Миргалимов Ленар -призер булдылар! Укытучылары Әлфия Азат кызы Мугтазирова! 9 сыйныф укучысы Хакимова Ильзира -призер булды! Укытучысы Алсу Анфас кызы Амирова! 10 сыйныф укучысы Тохбатуллина Камилә - призер булды! Укытучысы Чулпан Тәлгать кызы Гилязова! Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
-
«Георгиевская лента»акциясе/Акция «Георгиевская лента» 06.05.2025

Актаныш беренче мәктәбе укучылары «Георгиевская лента»акциясен хупладылар
Актаныш беренче мәктәбенең 6 Т сыйныф укучылары «Георгиевская лента»патриотик акциясендә актив катнаштылар. Балалар Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын искә төшереп, район халкына горурлык белән Хәтер һәм хөрмәт символын өләштеләр.
Мондый инициативалар үсеп килүче буында патриотизм һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт хисе тәрбияли. Молодцы, егетләр!
#ГеоргиевскаяЛента #9 май #Актаныш #Җиңү #патриотлар
-
Рус теле атналыгы/Неделя русского языка 06.05.2025

В рамках недели русского языка сегодня было проведено творческое мероприятие, посвященное 80 летию Великой Отечественной Войны. На мероприятии прозвучали произведения великих классиков, а также песни военных лет.
-
Арт прорыв Диджитал 30.04.2025

Грозный шәһәрендә булып узган, организаторы Актаныш оныгы Мәрьям Галәвиева, Бөтенроссия конкурсы арт прорыв Диджитал-күргәзмәсендә, 9 А сыйныфы укучыбыз Галимуллина Язилә "Туган як мифлары һәм риваятьләре" номинациясендә җиңү яулады. Афәрин!










