Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Россия - мои горизонты/Рәсәй - минем офыкларым 19.09.2024

Бүген мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучылары прокуратура хезмәткәрләре белән очрашуда булдылар. "Рәсәй - минем офыкларым" дәресләре кысасында үткәрелгән бу очрашу бик кызыклы булды. Укучыларыбызга очрашу ошады.
-
Шахмат турниры/Шахматный турнир
18.09.2024
Кама аръягы Гран-прие кубогына узган шахмат ярышында катнашып,мәктәбебезнең 2А сыйныф укучысы Ибрагимова Әминә классик шахмат турнирында җиңү яулады. Афәрин, Әминә!
-
Подари книге новую жизнь/Китапка яңа тормыш бүләк ит 18.09.2024

19 сентябрьдән, 31 октябрьгә кадәр мәктәбебездә "Подари книге новую жизнь" акциясе уздырыла.
2015 елдан иске булмаган, рус теле һәм рус әдәбияты китапларын тапшырырга мөмкин булачак.
Син дә китап тапшыр һәм аңа икенче тормыш бүләк ит! -
"Уңышка юл" проекты/Проект "Дорога к успеху"
16.09.2024
Мәктәбебездә "Уңышка юл" проекты кысаларында башлангыч сыйныфларда беренче уку атнасына нәтиҗә ясалды. Иң күп "5"ле билгесе алучы укучыларыбыз:
Мансурова Мәрьям(2а), Тимергалиева Азалия (2б), Шакирова Амирхан (2в), Миннахметов Нияз (3а), Сабирова Лиана (3б), Кашапова Зилә (4а), Гилязов Инсаф. Афәрин, укучылар! -
Шәхесләр белән танышу/Знакомство с личностями 14.09.2024

2024 ел татар дөньясы өчен "Шәхесләр елы" дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан без мәктәбебез кысаларында укучыларны татар халкының бөек шәхесләре белән таныштыруны башлап җибәрдек.
13 сентябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ленара Рафаил кызы 5Б сыйныф укучыларына мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы, укытучы, татар әдәбиятының алтын баганасы, бөек шәхесе булган Каюм Насыйри эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар күпкырлы шәхес турында бик күп мәгълүмат алдылар. -
Родительские собрания/Ата-аналлар җыелышлары 13.09.2024

9 сыйныфларда ата-аналар җыелышы үтә. Җыелышның төп темасы имтиханнарга әзерлек мәсьәләсе. Барлык ата-аналар да актив катнашуын белдерде һәм үз сорауларына җавапларын алды.
-
Россия - мои горизонты/Рәсәй - минем офыкларым 05.09.2024

"Рәсәй - минем офыкларым" профориентация дәресе кысаларында бүген 9А,9Т сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Валиева Алсу Риф кызы,Закирова Айзирәк Ильдус кызы белән берлектә прокуратора эшчәнлеге белэн таныштылар. Укучыларга кызыклы, эчтәлекле, файдалы мәгълүмат бирелде. Укучылар очрашу белән канәгать калдылар.
-
1 сентябрь белем бәйрәме/1 сентября день знаний 02.09.2024

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да чын күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телибез. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!
-
1 сентябрь белем бәйрәме/1 сентября день знаний 02.09.2024

Район башлыгы Ленар Зарипов зур яңарыш кичергән Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбенә җиһазлар алу өчен Сертификат тапшырды.
Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улының һәм Татарстан Хөкүмәтенең ярдәме белән быел биредә 36 млн сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды.
Яңа йортка яңа җиһаз кирәге көн кебек ачык. Сер түгел, мәктәпләрдә җиһазлар шактый таушалган. Кырып карасаң, берничә буынның буявын күрергә була.
Быел район башлыгы Ленар Зарипов, мәктәпләрдә таушалган өстәл вә урындыкларны алыштыру бурычын ассызыклады. Әлбәттә, суммалар саллы гына. Район үзәгендәге бер мәктәпнең җиһазларын яңартыр өчен ким дигәндә 5-8 млн сум акча кирәк. Әмма максат куелган икән - димәк, уйлаганнар тиздән чынга ашачак. -
Әҗәкүл башлангыч мәктәбе яңалыклары - Новости Азякульской начальной школы 26.05.2024

Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә "Сонгы кынгырау" бәйрәме булды. Чыгарылыш сыйныф укучысы Садриев Риназга югары сыйныфларда унышлар телибез. Башлангыч классларда алган белемен, бергә башкарган эшләр алдагы елларда сина ныклы нигез , гүзәл башлангыч булса иде дигән теләктә калабыз. Ак юллар сина, укучыбыз. Бәхетле,сәламәт бул!
"Сонгы кынгырау" бәйрәме белән ветеран- укытучыбыз Бигашева Маддә Фәтих кызын һәм лаеклы ялдагы укытучыбыз Әхмәтҗанова Нәфисә Минихан кызын да котладык.










