Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Проф.орентация 08.11.2024

Профессиональ ориентация юнәлеше буенча мәктәбебезгә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлегенең территориаль бүлек башлыгы урынбасары Хафизова Луиза Махиян кызы 10-11 сыйныфларда очрашу уздырды. Очрашуда укучыларга медицина һәм санитар-эпидемиологик юнәлеш буенча югары уку йортларына керү буенча кызыклы информация җиткерелде.
-
Сөмбелә/Осенний бал 25.10.2024

Бүген Чөгәнә башлангыч мәктәп - бакчасында Сөмбелә бәйрәме узды.Бәйрәм уен формасында үтте.Көз,уңыш темасына матур шигырьләр сөйләнде.Укучылар бик яратып уеннарда катнашты,көз темасына рәсемнәр ясап алып килделәр.Шулай ук балалар көз турында табышмак һәм викторина сорауларына җавап бирде.Сөмбелә бәйрәме бик күңелле узды.
-
Сөмбелә/Осенний бал 25.10.2024

2б класс укучылары Сөмбелә бәйрәмендә яшелчә, жиләк-жимеш турында кроссворд чиштеләр, табышмакларга жавап эзләделәр. Үзләренең команда исемен яклап, мактап чыгыш ясадылар. Командалар арасында ярыш бик кызыклы, күңелле үтте.
-
Гуманитар ярдәм/Гуманитарная помощь 25.10.2024

Көзге хәйрия ярминкәсе кысаларында җыелган акчага беренче мәктәпнең укучылар, укытучылар, ата-аналар коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән 2 генератор һәм 6 рация алып волонтерлар үзәгенә тапшырды.
Илебез тыныч, күгебез аяз булсын, егетләребез исән-имин генә әйләнеп кайтсыннар! -
Адаптация 25.10.2024

Бу атнада 5 нче сыйныфларда адаптация буенча диагностика һәм дәресләр үткәрелде
-
Яфрак бәйрәме/Праздник листьев 25.10.2024

3б сыйныфында "Яфрак ява" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Укучылар көз турында табышмакларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар.
Җитәкчеләре: Гараева Флүсә Сабитовна -
Күңелле каникуллар/Весёлые каникулы 24.10.2024

Тиздән көзге каникуллар... Көзге каникуллар алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртү максатыннан, 2а сыйныфында , советник Аграпова М.Р., организатор: Хафизова А.М. җитәкчелегендә Яшь ЯХИчеләр отряды белән берлектә, "Күңелле каникуллар!" исемле чара узды. Чарада "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау оешмасы директоры Кирамова Л. Р., Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесе Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән М. Р., 103нче Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Муртазин И. М. балаларга үзләренең теләкләрен, уй-фикерләрен җиткерделәр.
-
Минзәлә районы вәкилләре белән очрашу/Встреча с представителями из Мензелинского района 23.10.2024

Бүген Актанышка Татарстан Республикасының Минзәлә районы вәкилләре районның мәгариф өлкәсендәге уңышлы эш тәҗрибәсе белән танышу өчен килделәр.
Игътибар үзәгендә безнең мәктәбебез дә бар иде. Безнең учреждение үзен үрнәк итеп күрсәтте, балаларны укытуга һәм үстерүгә инновацион алымнар кертте.
Делегация вәкилләре педагогларның эш нәтиҗәләрен күреп кенә калмыйча, үз районнарында уңышлы методикаларны кертү юллары турында да фикер алыштылар. Мондый тәҗрибә уртаклашу республикада белем бирү сыйфатын яхшыртырга һәм сәләтле балалар өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга ярдәм итәр дип көтелә. -
Очрашу/Встреча 22.10.2024

Бүген мәктәбебезнеңпедагогик-психологик сыйныф укучылары педагогика фәннәре кандидаты, психологик һәм махсус дефектологик белем бирү кафедрасы доценты ФДБМУ ЮБ "НГПУ" Хәзрәтова Фирүзә Вәкил кызы белән очрашуда катнаштылар.
Очрашу бик кызыклы һәм нәтиҗәле узды. -
Сөмбелә/Осенний бал 22.10.2024

3А сыйныфында "Сөмбелә" бәйрәме узды
Укучылар төркемнәргә бүленеп табышмаклар әйтештеләр,концерт номерлары күрсәттеләр, биремнәр үтәделәр. Ә Сөмбелә кызлары һәм көзге кәрҗиннәр бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Сыйныф җитәкчесе: Шакурова Фәнисә Таһир кызы










