Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Астрономия олимпиада 13.11.2024

Астрономия олимпиадасының муниципаль турында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларыбыз һәм укытучыбыз: 10 сыйныфтан Нуруллина Алсу, 11 сыйныфтан Имамов Хәйдәр призер булдылар. Укытучылары- Ямалов Филарис Фәнис улы. Афәрин!
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм/Помощь участникам специальной военной операции 12.11.2024

Бүген безнең юнармия отряды махсус хәрби операция волонтерларына ярдәм итте. Без иреклекне яклап һәлак булганнарны хәтерлибез. Аларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Онытмагыз, Сез ялгыз түгел. Без ерак булсак та, без сезнең белән. Сез яхшы киләчәккә өмет баглыйсыз. Сезнең батыр хезмәтегез һәрберебезнең йөрәгендә һәм акылында эз калдыра. Сезнең тугрылыгыгыз һәм батырлыгыгыз безгә тынычлыкка һәм тотрыклылыкка ирешергә ярдәм итәр дип ышанабыз һәм, иң мөһиме, исән-имин урап кайтуыгызны телибез!
-
Театр 11.11.2024

Мәктәбебезнең "Очкыннар" театр коллективы балалары һәм ата-аналары катнашында, Казанда К.Тинчурин исемендәге театрда, Гаилә һәм мәктәп театрларының "Гаилә тарихы", " Театрның яше юк" ll Республика фестиваль-конкурсында мәктәп директорының киңәшчесе, Миләүшә Аграпованың "Саубуллашу җыры" әсәре белән уңышлы чыгыш ясап, 70 коллектив арасыннан, "Гаилә тарихы" номинациясендэ жиңү яуладылар. Катнашучылар: Газизова Фәйрүзә Рифовна, Газизов Сәет Илдусович, Газизов Данир Илдусович, Хөҗҗәтов Илназ Наилович, Хафизова Алсу Мирзамөхәммәтовна, Аграпова Миләүшә Рәдисовна, Мисбахова Рәйлә Рафаковна, Мисбахова Камилла Илшатовна, Мисбахов Әмирхан Илшатович, Гимадиева Миләүшә Илдусовна, Гимадиев Булат Айратович, Гимадиева Ясминә Айратовна, Закирова Айзирәк Илдусовна, Яхшыгулова Зәйнәп Илдаровна. Яңа театр коллективын уңышлары белән котлыйбыз һәм ижади уңышлар теләп калабыз!
-
Театр коллективы радиода/Коллектив театра на радио 11.11.2024

"Очкыннар" театр төркеме бүген, Актаныш радио FM 90,0 да кунакта булдылар! Яшь артистларыбызга унышлар!
-
Спорт 11.11.2024

Төрле спорт ярышларында катнашып, җиңү яулаган укучыларыбыз. Алар безнең горурлыгыбыз! Афәрин, укучылар!
-
Конкурслар/Конкурсы 11.11.2024

Төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулаган укучыларыбыз. Котлыйбыз!
-
Уңышка юл/Путь к успеху 11.11.2024

Башлангыч сыйныфлар арасында УҢЫШКА ЮЛ проектының 2024-25уку елының беренче чирегенә нәтиҗә ясалды.Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе директорының 09.11.2024 ел 71-ОД приказы нигезендә 1 урынга Ибрагимова Алина 2 урынга Ахметдинова Мәрьям 3 урынга Кашапова Зилә һәм Саматова Зөһрә лаек булдылар. Афәрин, укучылар!
-
Укучылар рейтингы/Рейтинг учащихся 11.11.2024

2024-2025 уку елының беренче чиреге йомгаклары буенча укучыларны бүләкләү булып узды. 1-4 сыйныф укучылары: 1 урын – Ибраһимова Алина Камил кызы (2а сыйныфы), 60 балл; 2 урын-Әхмәтдинова Мәрьям Илһас кызы (2 б сыйныфы), 57 балл; 3 урын - Кашапова Зилә Алмаз кызы, Саматова Зөһрә ФИДӘИС кызы (4 А сыйныфы), 55 балл 5-8 сыйныф укучылары: 1 урын - Галиева Замира Илнур кызы (7т сыйныфы), 81 балл; 2 урын – Закирова Җәмилә Риназ кызы (7т сыйныфы), 72 балл; 3 урын-Хаҗиева Ләйсән Руслан кызы (6т сыйныфы), 67 балл 9-11 сыйныф укучылары: 1 урын – Миргалимов Ленар Илнар улы (9т сыйныфы), 73 балл; 2 урын – Газизов Илфат Илдус улы (9т сыйныфы), 69 балл; 3 нче урын – Гайнанов Ринат Зөфәр улы (9а сыйныфы), 64 балл. Котлыйбыз!
-
Татарча диктант/Татарский диктант 09.11.2024

Мәктәбебездә "Татарча диктант" акциясе булып узды. Укучыларыбыз бик теләп катнашты. Афәрин, укучылар!
-
Семинар 08.11.2024

Бүген мәктәбебездә "Мәгариф системасын үстерүдә мәктәп китапханәсенең эшчәнлеге" район мәктәп китапханәчеләре семинары булып узды. Безнең мәктәп китапханәчесе Нурсия Мулланур кызы семинарда уңышлы чыгыш ясады. Афәрин!










