Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Әниләр көне/День матери 22.11.2024

Бүген, 22 нче ноябрь көнне, Әниләр көне уңаеннан 1б класс укучылары белән класс җитәкчеләре Камалова И.С., китапханәче Хисамова Н.М. белән берлектә "Иң- иң кадерлеләребез" кичәсе үткәрелде. Китапханәче Нурсия Муллануровна балалаларны татар халык әкияте " Өч кыз" әкияте белән таныштырды. Соңыннан әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышулар булды. Әниләргә карата мәрхәмәтлелек, хөрмәт, ярату турында сөйләшенде. Әниләргә багышланган күп кенә әсәрләргә күзәтү ясалды, соңыннан балалар әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Кичә бик мавыктыргыч, эчтәлекле, тәрбияви булды.
-
Әниләр көне/День матери 22.11.2024

Бүген, 22 нче ноябрь көнне, Әниләр көне уңаеннан 1б класс укучылары белән класс җитәкчеләре Камалова И.С., китапханәче Хисамова Н.М. белән берлектә "Иң- иң кадерлеләребез" кичәсе үткәрелде. Китапханәче Нурсия Муллануровна балалаларны татар халык әкияте " Өч кыз" әкияте белән таныштырды. Соңыннан әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышулар булды. Әниләргә карата мәрхәмәтлелек, хөрмәт, ярату турында сөйләшенде. Әниләргә багышланган күп кенә әсәрләргә күзәтү ясалды, соңыннан балалар әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Кичә бик мавыктыргыч, эчтәлекле, тәрбияви булды.
-
Әниләр көне/День матери 22.11.2024

22 нче ноябрь көнне 1б классында Әниләр бәйрәме үткәрелде. Класс җитәкчесе Камалова И.С. Әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Балалар әниләрне котлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичә ахырында әниләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Кичә бик күңелле һәм җылы мохиттә үтте.
-
"Киләчәккә билет"/"Билет в будущее" 22.11.2024

22 ноябрь көнне "Киләчәккә билет" проекты кысаларында 10 сыйныф укучылары Актаныш районының район суды бинасына барып, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте
-
Әниләр көне/День матери 22.11.2024

3а классында Әниләр көненә багышланган " Әниләргә назлы сүзләр" зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе үтте. Кичәдә укучылар төрле фәннәрдән белемнәрен сынадылар,иҗади бәйгеләрдә көч сынаштылар,әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр,әниләргә багышланган матур әдәбият әсәрләре белән таныштылар. Кичә укучыларга кызыклы булды. Сыйныф җитәкчесе: Шакурова Фәнисә Таһир кызы. Китапханәче: Хисамова Нурсия Мулланур кызы
-
Психология атнасы/Неделя психологии 21.11.2024

Психология атналыгы. 3 көн. Бүген актив көн булды. Балалар өчен фотозона оештырылды, укучылар" Кояшкай" коллажы ясадылар, 9 нчы сыйныфта мәктәп психологы"Тормыш кыйммәтләре"темасына дәрес үткәрде. Алга таба барабыз...
-
Минем чиксез Рәсәй/Моя безграничная Россия 21.11.2024

Гаилә елына багышланган "Минем чиксез Россия" төбәкара бәйгесенең "Гаилә белән үтелгән маршрут" номинациясендә Актаныш беренче гомуми белем бирү мәктәбенең класс укучысы Әмирханова Альбина 3 урынга лаек дип табылды, укытучысы Даутова Алсу Камил кызы. Альбинаны, Алсу Камиловнаны, коллективны, мәктәп директоры Альберт Мирхатовичны уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
Проект 21.11.2024

Казан каласында туган телне саклауга багышланган грант конкурсында мәктәбебезнең данын яклап, мәктәп директоры Мансуров Альберт Мирхәт улы һәм Хөҗҗәтов Ильназ Наил улы чыгыш ясады. Афәрин!
-
Психология атнасы/Неделя психологии 21.11.2024

Неделя психологии. День 4 . Завтра у нас квест для 5-6 классов"Дневной дозор" и итоги конкурса рисунков "Мир в ярких красках"
-
Тарих олимпиадасы/Олимпиада по истории 20.11.2024

Тарих олимпиадасының муниципаль турында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз һәм укытучыбыз: 9 сыйныф укучысы - Миргалимов Ленар - җиңүче, 8 сыйныф укучысы- Гарифянов Ислам- призер, 11 сыйныф укучысы - Имамов Хәйдәр- призер, укытучылары Сафиуллин Руслан Наил улы.Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!










