Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Начало школьных олимпиад 23.09.2014

Начало школьных олимпиад.
-
Соңгы кыңгырау 28.05.2014

Мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме узды.Җир һәм мөлкәт палата рәйсе Вәлиев Денис Әнәс улы катнашты."Тамыр" хуҗалыгы рәйсе Мирзаянов Ильяс Мирзагит улы укучыларга изге теләкләрен белдерде.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы
28.05.2014
Мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды.Яшүсмерләр белән эшләүче инспектр Рамил Равил улы укучыларга җәйге ялларда сак булуларын аңлатып китте.
-
Туризм 22.05.2014

19-21 майда Байсар авылы урманында Туризм ярышы булып узды.Безнең мәктәптән катнашкан укучылар:Фаттахов Р,Исламова Р,Гардиханов А,Салихов А,Фәйзиева А,Хамматуллина И.
-
Найль Хаков исеменә багышланган көрәш 19.05.2014

Районда 2000 елга кадәрге яшь көрәшчеләр арасында Найль Хаков исеменә багышланган көрәш бәйгесе узды.Безнең көрәшчеләребез яхшы күрсәткечләргә ия булдылар.Фаттахов Рәзил -2,Басыйров Рияз-3,Сафиуллин Илнур-1,Рахимов Эмиль-3,Рахимов Илфак-2,Нурлыев Илгизәр-1 урын яулады.
-
“Хәрби техникалар парады” 12.05.2014

“Хәрби техникалар парады”
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Хәрби техникалар парады” кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Укучылар агачтан да, пластмассадан да, пенопластан, картоннан, конструтор детальләреннән дә макет ясаганнар. 1 класстан барысы 5 укучыдан 8 эш. Иң күп 3 макет ясаучы Нуриев Гадел. Ул “Иң оста куллы” номинациясендә җиңеп чыга. Шулай ук Корбангалин Рәфил макеты уңышлы ясалган. “Иң яхши бронетехника” номинациясендә җиңүче. Хафизова Таңсылу, Сафин Ислам, Мөхәммәтдинов Әмир күргәзмәдә сатып алган уенчыклар белән катнаштылар. Алар да әти-әниләренең күңеленә үтеп керә алганнар техникалар дөрес сайланган. 2 класс укучылары да бик матур кул эшләре белән катнаштылар Гаянов Айбулат “Иң шәп уйлап табучы” номинациясендә җиңүче, Габдуллин Данил “Иң шәп авиатехника”, Галимов Нияз “Иң шәп сугыш коралы” номинациясендә җиңеп чыгалар. Шулай ук Хөсәенов Азамат, Басиров Илмирның эше мактауга лаек. 4 класстан бары 2 укучы хезмәт куйган. Габдуллина М “Иң шәп бронетехника” номинациясендә җиңү яулады. 5 класс укучысы Аскаров Ленарның эше “Иң шәп конструктор” номинациясендә , Корбангалин Рәлиф “Иң яхшы бронетехника” номинациясендә җиңүче. Катнашкан барлык укучыларга, класс җитәкчеләренә дирекция рәхмәт белдерә.
-
9 май Бөек җиңү көне 11.05.2014

9 май көнне бөек җиңү бәрәме булып узды.Җирлегебезнең барлык сугыш ветераннары җыелып мәктәп коллективы белән һәйкәлгә барып венок куйдылар.Соңыннан мәктәп укучылары ветераннарга концерт номерлары күрсәттеләр.
-
Методик эшкәртмәләр конкурсы 10.05.2014

"Мой лучший урок" методик эшкәртмәләр конкурсында катнашып тарих фәне укытучысы Зямилова Розалия Гарифяновна районда 3 урын яулады
-
"Сохраним наше будущее"бөтенроссия конкурсы 10.05.2014

7 класс укучысы Исламова Резеда бөтенроссия "Сохраним наше будущее" рәсем конкурсында катнашып диплом белән бүләкләнде
-
Г.Тукай исемендәге шигырь бәйгесе 08.05.2014

Районда башлангыч класс укучылары арасында уздырылган шигырь бәйгесендә катнашып 1 класс укучысы Хафизова Таңсылу 2 урын яулады.Укытучысы:Салихова Гүзәлия Гависовна













