Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре 04.06.2015

30 май көнне класс җыелышында укучыларга җәйге чор вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Юлда йөргәндә игътибарлы, ә елга буйларында сак булырга, ут һәм электр җиһазлары белән сакчыл эш итәргә кирәклеге искәртелде. Класс җитәкчеләре укучылардан имзалар алдылар, ә ата-аналар ышаныч язулары калдырдылар.
-
Мәктәп яны лагеры 04.06.2015

1 июньнән “Салават күпере” мәктәп яны лагеры эшли башлады. Балалар ике отрядка тупландылар. Гүзәлия Гавис кызы һәм Лениза Динавис кызы балаларның яллары күңелле һәм файдалы узсын өчен төрле ярышлар һәм чаралар оештыралар.
-
Балаларны яклау көне 04.06.2015

1 июнь- Балаларны яклау көне уңаеннан лагерьда асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Балалар асфальтка төсле акбурлар белән “Без тынычлык яклы” темасына рәсемнәр ясадылар. Соңыннан рәсемнәрне карап отрядлар арасында урыннар билгеләнде. Дөньяда барлык балалар да сау- сәламәт булып яшәсеннәр, һәрвакытта да аяз күк йөзе булсын дигән теләкләр әйтелде.
-
Дару үләннәре җыю 04.06.2015

4 июнь көнне лагерьда дару үләннәре җыю оештырылды. Башта балаларга дару үләннәренең төрләре турында һәм ничек җыярга кирәклеге аңлатылды. Соңыннан балалар “Канлы үлән” дигән дару үләнен сакчыл гына җыеп кибәргә куйдылар.
-
Пар чишмә 27.05.2015

25 май көнне мәктәбебезнең 6 нчы класс укучылары “Пар чишмә”гә бардылар. Алар чишмәнең ян-якларын чистартылар, баскычларын себерделәр һәм чүпләрне җыеп алдылар. Укучылар чишмә яннарын пычратмаска, карап торырга сүз куешып өйләренә таралыштылар.
-
Ата- аналар җыелышы 27.05.2015

25 май көнне мәктәптә, уку елы дәвамында эшләп килгән, рәсем түгәрәгенә йөрүче укучыларның ата-аналар җыелышы булып узды. Укучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылды. Рәсем түгәрәге җитәкчесе Сибгатуллина Ләйсән Мирфаяз кызы һәр укучының ирешкән уңышларына тукталды. Ә иң күп конкурсларда катнашкан укучылар- Гаянов Айбулат ( 3 класс), Хөсәенов Азамат ( 3 класс) һәм Сахапов Данияр ( 4 класс) мәктәп дирекциясенең Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
"Соңгы кыңгырау-2015" 25.05.2015

22 май көнне мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Мәктәп директоры Салихов Васил Максут улы укучыларыбызга, укытучыларыбызга изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм шигырь- моң белән бергә үрелеп барды.
-
Велопоход 12.05.2015

Учителя и учащиеся школы приняли участие в велопоходе, посвятив его 70-летию Победы в Великой Отечественной войне. Команда проехала по маршруту Бугады – Султангулово- Старо-Алимово– Ново-Алимово- Актаныш.
-
МБОУ "Бугадинская ООШ" сдает нормативы ГТО 12.05.2015

В связи с проведением тестирования населения Всероссийского Комплекса норм ГТО в рамках реализации мероприятий организационно-экспериментального этапа внедрения Комплекса ГТО в МБОУ "Бугадинская ООШ" 11 мая прошла сдача нормативов.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз спартакиадасы 12.05.2015

Бүген мәктәп күләмендә укытучыларның профсоюз спартакиадасы уздырылды. Спартакиада да 500 граммлы граната ату, 10 метрдан ату, 60 метрга йөгерү, 2 километрга йөгерү буенча спорт ярышлары уздырылды. Укытучылар бу чарага кызыксынып катнаштылар.













