Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
“Хуш, Әлифба!” 14.02.2015

13 нче февраль көнне мәктәптә башлангыч класс укытучысы Ахмадуллина Миләүшә Мулланур кызы 1 нче сыйныф укучылары белән “Хуш, Әлифба!” исемле мәктәпкүләм кичә оештырды. Кичә төрле мавыктыргыч уеннар һәм җыр- биюләр белән бергә үрелеп барды. Бу күңелле мизгелләр укучыларның күңелләрендә якты хатирә булып озак сакланыр.
-
Поздравляем 14.02.2015

Ученик 3 класса Хусаенов Азамат Илфарович занял III место в Всероссийском творческом конкурсе «Единственной маме на свете» и награжден Дипломом. Поздравляем!
-
Конкурс рисунков 11.02.2015

10 февраля в школе среди учащихся начальных классов прошел школьный этап конкурса рисунков “Лес боится огня”. Ученики активно приняли участие в этом конкурсе. По результатам конкурса лучшие работы отправлены на муниципальный этап.
-
“Әфган җилләре” 10.02.2015

<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;"="">Бүген мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы- Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы- Фаттахов Илсур Филис улы “Әфган җилләре” исемле мәктәпкүләм тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгате Әфганстанның территориясе, климаты белән танышу белән башланды, ә соңыннан сугыш башлану сәбәпләре ачыкланды. Актаныш районы җирлеге буенча Әфганстанда вафат булганнар искә алынды. Шулай ук Богады җирлеге буенча бу сугышта катнашкан егетләр барланды. Тәрбия сәгатендә презентация һәм видео куллану аны тагын да тәэсирлерәк итте.
-
Ачык дәрес 09.02.2015

Бүген мәктәптә химия- биология укытучысы Амирова Рәмзә Зиязетдин кызы 9 класс укучылары белән химиядән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес методик яктан дөрес булып, җитди һәм эшлекле узды. Шулай ук дәрестә сингапур методы элементлары куллану да отышлы булды.
-
Китаплар күргәзмәсе 08.02.2015

Мәктәп китапханәсендә Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган китаплар күргәзмәсе оештырылды.
-
Хоккей 08.02.2015

6 нчы февраль көнне «Лачын» боз спорт сараенда хоккей буенча үткәрелгән финал ярышларында безнең мәктәпнең хоккей командасы II урын яулады. Җитәкчесе- Фаттахов Илсур Филисович. Котлыйбыз!
-
Район конкурсы 06.02.2015

5 февраль көнне районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннерлар конкурсына безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучысы Аскаров Ленар (җитәкчесе- педагог оештыручы Җәмилова Р.Г.) катнашты. Ул безнең авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераны- Сахаутдинов Гайнетҗан абыйга багышлап эшләнгән баннерны тәкъдим итте.
-
Ачык дәрес 04.02.2015

Бүген мәктәптә математика фәне укытучысы- Фардиева Ләйлә Рифкать кызы 5 класста математикадан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес сингапур методы элементлары кулланып алып барылды. Дәрес эшлекле, нәтиҗәле һәм оешкан төстә үтте.
-
«Батырлык нәрсә ул?» 03.02.2015

Бүген башлангыч сыйныфлар укытучысы- Фаттахова Лениза Динәвис кызы, «Батырлык нәрсә ул?» исемле 1-6 сыйныф укучылары өчен мәктәпкүләм кичә оештырды. Бу кичәгә “Кыр батыры” исеменә лаек булган авылдашыбыз- Загретдинов Дәниф абый, мәктәбебезнең “Көрәш батыры” булган 8 сыйныф укучысы- Нурлыев Илгизәр чакырылган иде. Шулай ук, авылыбызда яшәүче Мостафин Фәндүс абыйның, суга батучыны коткарып, зур Батырлык эшләве белән таныштык. Бу кичә бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булды. Укучылар тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньяны сокландырган кешеләр барлыгы белән таныштылар.













