Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Тату сыйныф серләре/ Секреты дружного класса 12.01.2024
Ата–аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабына әзерлек башланды. Әлеге бәйгенең максаты: балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү. Узган елда мәктәбебезнең ата-аналар комитетлары, укучылар һәм педагоглар жюрины үзләренең матур программалары белән сөендергәннәр иде. Бу уку елында да сынатмаслар, аларга уңышлар телибез.
Началась подготовка к муниципальному этапу республиканского конкурса родительских комитетов “Секреты дружного класса”. Цель конкурса: выявление и популяризация лучших практик взаимодействия образовательных организаций и родительских комитетов в воспитании обучающихся. В прошлом году родительские комитеты нашей школы, ученики и педагоги порадовали жюри своей яркой программой. Желаем им успехов и в этом учебном году.
-
«Фатих Кәрим – Ватан хакына батырлык»/ «Фатих Карим – подвиг во имя Родины» 11.01.2024
10 гыйнвар көнне безнең мәктәбебез китапханәсендә татар шагыйре Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган, «Фатих Кәрим – Ватан хакына батырлык», шигърият сәгате үткәрелде. Шигърият сәгатен китапханәче шагыйрьнең тормышыннан һәм иҗатыннан видеофильм фрагментлары күрсәтеп ачты. Балалар Фатих Кәрим иҗаты белән бик теләп таныштылар, аның патриотик, батырлыкка илһамландыручы шигырьләрен тыңладылар. Алар Ф. Кәримнең фронт лирикасының зур талант белән язылганлыгына инандылар.
10 января в нашей библиотеке был проведен час поэзии «Фатих Карим – подвиг во имя Родины», посвященный 115 - летию татарского поэта – Фатиха Карима. Час поэзии открыла библиотекарь с показа фрагментов видеофильма из жизни и творчества поэта. Ребята с удовольствием знакомились с творчеством Фатиха Карима, слушали его патриотические, вдохновляющие героизмом стихотворения. Они убедились, что фронтовая лирика Ф. Карима уникальна.
-
Кыш бабай призына көрәш ярышы/ Соревнования по борьбе “Көрәш” на приз Деда Мороза. 09.01.2024
Елдагыча Актанышта яшь көрәшчеләр арасында Кыш бабай призына көрәш ярышлары булып узды. Киеренке көрәштә мәктәбебез егетләре: Шулбаев Айрат, Сафиуллин Илнар, Загитов Рөстәм, Аюпов Илназ, Борханов Леша, үз авырлык категорияләрендә 3 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз. Тренерлары Илфир Анваров. Бәйгегә килгән бер генә бала да буш китмәде. Кыш бабай алып килгән бүләккә лаек булдылар.
Ежегодно в Актаныше проходят соревнования по борьбе “Көрәш” среди юных борцов на приз Деда Мороза. В упорной борьбе ребята нашей школы: Шулбаев Айрат, Сафиуллин Ильнар, Загитов Рустам, Аюпов Ильназ, Бурханов Леша в своей весовой категории заняли 3 место. Поздравляем! Тренер-Ильфир Анваров. Ни один ребенок, пришедший на борьбу “Көрәш”, не ушел без подарка. Получили подарок от Деда Мороза.
-
Йомгаклау әңгәмәсенә әзерлек/ Подготовка к Итоговому собеседованию. 06.01.2024
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе, белем бирү оешмаларының 9 сыйныфларында белем алучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак уздырыла. Ул укучыларда телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары каникулда тынып ятмыйлар, укытучылары белән бергә шул әңгәмәгә әзерләнәләр. Төп дәүләт имтиханнары тау артында түгел бит, һәр үткән көн аны безгә якынайта бара.
Итоговое собеседование по русскому языку проводится как условие включения в государственную итоговую аттестацию для учащихся 9 классов образовательных организаций. Она направлена на проверку навыков устной речи у учащихся. Ученики 9 класса нашей школы на каникулах вместе с учителями готовятся к этой беседе. Ведь основные государственные экзамены не за горами, а каждый прошедший день приближает его к нам.
-
Яңа ел уенчыгы/ Новогодняя елочная игрушка 27.12.2023
Районкүләм узган “Яңа ел чыршысы уенчыгы” конкурсында катнашып, Сафиннар гаиләсе һәм Гаяновлар гаиләсе ясаган уенчыклар 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз.
Участвуя в районном конкурсе “Новогодняя елочная игрушка”, игрушки, изготовленные семьей Сафиных и семьей Гаяновых, заняли 3 место. Поздравляем.
-
Әнием күзләре/ Мамины глаза. 26.12.2023
Һәрбер кеше өчен, аның яше нинди генә булмасын, тормышта иң мөһиме - әни булып кала. Әни булган хатын-кызда гына игелек һәм наз, мәхәббәт һәм кайгырту, сабырлык һәм фидакарьлек тулы күләмдә ачыла. ТРда «Бердәм Россия» нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе «Әни күзләре» фотомарафонын башлап җибәргән иде. Республика онлайн-фотоконкурсы таләпләре буенча, бәйгегә балаларның һәм аларның әниләренең цифрлаштырылган фотосурәтләре кабул ителә, укучы әнисе һәм үзе турында матур итеп язарга, шулай ук әнисенә теләкләр язарга тиеш иде. Мәктәбебезнең 5 сыйныф укучысы Ләйсән Шулбаева әлеге конкурста катнашып 1 урынны яулады. Җитәкчесе: Тәнзилә Вазетдинова. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Для любого человека, независимо от его возраста, самым главным в жизни остается мама. В женщине, ставшей матерью, в полной мере раскрываются доброта и нежность, любовь и забота, терпение и самопожертвование. Региональная общественная приемная «Единой России» в РТ запускал фотомарафон «Мамины глаза». Согласно требованиям республиканского онлайн-фотоконкурса, на конкурс принимаются оцифрованные фотографии детей и их мам, школьник должен был красиво написать о своей маме и о себе, а также пожелания маме. Ученица нашей школы Лейсан Шулбаева приняла участие в конкурсе и заняла 1 место
-
Район мәдәният йортында Актаныш районы Башлыгы Чыршы бәйрәме узды/ В районном Доме культуры прошла елка Главы Актанышского района 25.12.2023
24 декабрь көнне, район мәдәният йортында Актаныш районы башлыгы чыршысы узды. Уку алдынгылары өчен оештырылган район чыршысында безнең мәктәпнең 2 укучысы катнашты. Алар 9 нчы сыйныф укучылары Нияз Сәлахов, Рузилә Исламова. "Бүген бу залда безнең иң яхшы укучыларыбыз, иҗади балаларыбыз, спортчылар җыелды". Мин барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм һәм киләсе ел да сезнең өчен иҗатта, спортта, укуда уңышлы булуын телим, - диде район башлыгы Ленар Зарипов. Ул балаларга яңа уңышлар, яңа җиңүләр, югары нәтиҗәләр теләде. Балалар кызыклы яңа ел тамашасы карадылр. Шулай ук балаларга Яңа ел бүләкләре дә тапшырылды. Барлык укучылар өчен дә бәйрәм Яңа ел сюрпризы булды, һәм, әлбәттә, киләсе ел дәвамында яңа тәэсирләр, күтәренкелек, энергия алу өчен тагын бер мөмкинлек тә иде ул.
24 декабря в районном доме культуры прошла елка Главы Актанышского района. В районной елке, организованной для отличников учебы, приняли участие 2 ученика нашей школы. Это ученики 9 класса Нияз Салахов, Рузиля Исламова. «Сегодня в этом зале собрались наши лучшие ученики, творческие дети, спортсмены». Я поздравляю всех вас с наступающим Новым годом и желаю, чтобы следующий год был для вас наполнен успехами в творчестве, спорте, учебе - сказал глава района Ленар Зарипов. Он пожелал ребятам успехов, новых побед, высоких результатов. Для детей была подготовлена интересная новогодняя постановка. Также детям вручили новогодние подарки. Для всех ребят праздник стал новогодним сюрпризом и, конечно, еще одной возможностью получить новые впечатления, заряд бодрости и энергии на весь предстоящий год.
-
Мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабы/ Муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников. 22.12.2023
Россиядә ел саен укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадалары үткәрелә. Бу дөньядагы иң массакүләм интеллектуаль ярышларның берсе. Бу олимпиадаларда катнашыру укучыга нәрсә бирә? Бу сорауга 9 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтдинова Алинә Альберт кызы болай дип җавап бирде: "Беренчедән, бу-иҗади һәм стандарт булмаган биремнәр ярдәмендә яраткан фәнеңә башкача карау мөмкинлеге. Икенчедән, бу ОГЭ алдында күнегүләр ясау өчен бик яхшы мөмкинлек. Мөстәкыйль рәвештә дә күп әзерләнергә туры килә, бу үз-үзеңне тәрбияләргә, көндәлек режимыңны дөрес оештырырга ярдәм итә. Әзерлек барышында белем дәрәҗәсе арта, шәхси сыйфатлар тәрбияләнә». Мөхәммәтдинова Алинә «Туган телдә белем алучы укучылар өчен рус теле» фәненнән республика олимпиадасының муниципаль этабы призеры булды. Укытучысы Сөләйманова А.Н. Котлыйбыз!
В России ежегодно проводится Всероссийская олимпиада школьников. Это одно из самых массовых интеллектуальных состязаний в мире. Зачем принимать участие в школьных олимпиадах? Вот как ответила на этот вопрос ученица 9 класса Мухаматдинова Алина Альбертовна: «Во-первых, это возможность взглянуть на любимый предмет с другой точки зрения благодаря творческим и нестандартным заданиям. Во-вторых, это отличная возможность потренироваться перед ОГЭ. Приходится много готовиться самостоятельно, что помогает развить самодисциплину, познакомиться с разными техниками самоорганизации. В процессе подготовки повышается уровень знаний, развиваются личные качества». Мухаматдинова А.А. стала призёром муниципального этапа республиканской олимпиады школьников по предмету «Русский язык для учащихся школ с родным языком обучения». Учительница Сулайманова А.Н.
-
Сәламәт туклану атнасы/ Неделя здорового питания 20.12.2023
2023 елның 11-15 декабрендә мәктәптә «Сәламәт туклану атнасы» үтте. 1-4 сыйныфларда сәламәтлек дәресләре, 5-9 сыйныфларда сәламәт туклану турында әңгәмәләр булды. Дөрес туклану темасы буенча ясалган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
С 11 по 15 декабря 2023 года в школе прошла “Неделя здорового питания". В 1-4 классах прошли уроки здоровья, в 5-9 классах-беседы о здоровом питании. Организована выставка рисунков на тему правильного питания.
-
Районара көрәш турниры/ Межрайонный турнир по корэш 18.12.2023
Әйтерсең чатнама суыкларның узуын гына көтеп торганнар, 17 декабрь көнне Минзәлә районының Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында районара көрәш турниры оештырдылар. Турнирда Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре көрәшчеләре катнашты. Мәктәбебез укучысы Илназ Аюпов бу ярышта катнашып, үз авырлыгында 2 урын яулады. Котлыйбыз. Яңа уңышлар телибез!
Словно только и ждали, что пройдут сильные морозы, 17 декабря в Подгорнобайларской основной общеобразовательной школе Мензелинского района провели межрайонный турнир по корэш среди юношей 2010-2011 г.р. на призы ветеранов спорта, выпускников школы. В турнире участвовали борцы из Актанышского, Мензелинского, Муслюмовского, Сармановского, Тукаевского районов и г. Набережные Челны. Ученик нашей школы - Илназ Аюпов принял участие в этом соревновании и занял 2-ое место. Поздравляем. Желаем новых успехов!