Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Шигърият җан музыкасы кебек/ Поэзия как музыка души. 22.03.2024
Бөтендөньяда шигърият көне 21 мартта билгеләнә. Шигърият кешелекнең иң зур казанышыдыр. Үзеңнең хисләреңне шигъри тел белән җиткерә алу, киләчәккә хыялланып үткәннәрне дә искә алу, дөньяның, табигатьнең башкалар күрә алмаган якларын күрә алу моны бары тик шигъри җанлы кешеләр генә булдыра ала торгандыр. 21 март көнне Богады мәктәбе китапханәсендә шушы матур көнгә багышланган чара үтте. Анда укучылар актив катнашты. Алар танылган татар, рус язучыларының шигырьләрен сөйләде, аларның акыллы фикерләрен искә алды. Чараның икенче бүлегендә интеллектуаль уенда ярыштылар.
Всемирный день поэзии отмечается 21 марта. Поэзия, пожалуй, величайшее достижение человечества. Выразить свои чувства поэтическим языком, вспомнить прошлое, увидеть то, чего не могут другие, может только поэтически одушевленный человек. 21 марта в библиотеке Бугадинской школы прошло мероприятие, посвященное этому замечательному дню. В нем приняли активное участие учащиеся. Они рассказывали стихи известных татарских и русских поэтов, вспоминали их мудрые мысли. Во втором отделении соревновались интеллектуалы.
-
Бөтендөнья шигърият көне/ Всемирный день поэзии 21.03.2024
21 март көнне Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Бу көнне китапханәләрдә, мәктәпләрдә, әдәби берләшмәләрдә шигырь сөючеләр очраша. Богады мәктәбе укучылары да Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Бәллүр каләм” дип исемләнгән кичәдә катнаштылар. Чара якташ язучыларыбыз иҗатына багышланган иде. Кичәдә 2 сыйныф укучысы Әминә Идрисова, 3 сыйныф укучысы Зилия Шәйхразиева, 4 сыйныф укучысы Әдилә Арсланова якташыбыз, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Дәүләтова шигырьләрен яттан укыдылар.
21 марта отмечается Всемирный день поэзии.Поэзия объединяет страны, народы, культуры и помогает людям понять друг друга. В этот день в библиотеках, школах, литературных объединениях встречаются любители поэзии. Учащиеся Бугадинской школы также приняли участие в вечере “Бэллур калэм-Хрустальное перо”, организованном сотрудниками Актанышской Центральной детской библиотеки. Мероприятие было посвящено творчеству писателей-земляков. Ученица 2 класса Амина Идрисова, ученица 3 класса Зилия Шайхразиева, ученица 4 класса Адиля Арсланова прочитали наизусть стихи нашей землячки, поэтессы, заслуженного деятеля искусств Татарстана Лейлы Давлетовой.
-
Тегүче кызлар арасында “Мин Мастер” бәйгесе/ Конкурс среди девушек – “Я мастер”. 21.03.2024
20 март көнне Балалар иҗат үзәгендә тегүче кызлар арасында “Мин Мастер” бәйгесе узды. Әлеге бәйге сәләтле укучыларны барлый, киләчәккә өмет уята, талантлар ача. Хәзерге заманда әлеге конкурсларның әһәмияте зур. Кызлар ике яшь категориясендә көч сынаштылар. Кечкенәләр калфак, ә зурлар – түшти тегү осталыгын күрсәтте. Барысы 13 мәктәптән –19 бала бәйгедә катнашты. Ике сәгатьтән артык барган ярышны үз эшләренең осталары – тегүче апалар укучыларның эшләрен күзәтеп барды, лаеклы дип тапканнарга урыннар чыгарды. Укучыларыбыз, яшь Мастерлар – Хисамова Энҗе 1 урын, Галиева Ралина 2 урын яулады. Укытучылары Фәттахова Лениза Динәвис кызы. Котлыйбыз!
20 марта в Центре детского творчества прошел конкурс среди девушек – “Я мастер”. Этот конкурс выявляет талантливых учеников, вселяет надежду на будущее, раскрывает таланты. В настоящее время эти конкурсы имеют большое значение. Девушки соревновались в двух возрастных категориях. Младшие продемонстрировали мастерство шитья калфака,а взрослые – тушти. Всего в конкурсе приняли участие 19 детей из 13 школ. В течение более чем двухчасового состязания мастера своего дела – опытные швеи следили за работой учеников, выявляли достойные места. Наши ученики, молодые мастера – Хисамова Энже заняла 1 место, Галиева Ралина-2 место. Учительница Фаттахова Лениза Динависовна. Поздравляем!
-
Кышкы сезонны ябу /Закрытие зимнего сезона. 20.03.2024
20 март көнне Актанышның "Бүләк" чаңгы трассасында кышкы сезонны ябып, чаңгы ярышлары уздырдылар. Сезон буена чаңгы ярышларының берсен дә калдырмый йөргән, мәктәбебезнең укучылары бу юлы да сынатмады. Җилләрне узып беренче килгән Алмаз Габдуллинны зур җиңүе белән котлыйбыз! Алда әле яңадан-яңа бәйгеләр, уңышлар көтеп торсын. Шулай ук Нияз Салахов, Алия Галиева, Азалия Агелуллиналар тырышлыгы белән мәктәбебез 6 урынны яулап алды. Укытучылары Илфир Анваров.
20 марта на лыжной трассе "Буляк" в Актанышском районе прошли соревнования по лыжным гонкам «Закрытие зимнего сезона» . Ребята из нашей школы на протяжении всего сезона не пропускали ни одной лыжной гонки, но и в этот раз не подвели. Поздравляем с большой победой Алмаза Габдуллина, который первым пришел, пересекая ветры! Пусть впереди его ждут новые конкурсы, успехи. Также благодаря усилиям Нияза Салахова, Алии Галиевой, Азалии Агелуллиной наша школа заняла 6 место. Тренер- Ильфир Анваров.
-
Башлангыч сыйныф укучылары иҗади проектларын якладылар/ Ученики начальных классов защитили свои творческие проекты. 19.03.2024
19 март көнне район күләмендә башлангыч сыйныф укучыларының иҗади проектлар бәйгесе үтте. 2-3 сыйныф укучылары үзләренең эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы. Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. Мәктәбебезнең 2 сыйныф укучысы Әминә Идрисова “Күренекле якташыбыз Ләйлә Дәүләтова”, 3 сыйныф укучысы Зилия Шәйхразиева “Туган төбәгебезнең экологик хәле” дип исемләнгән проектларын тәкъдим итеп, 2 урынга лаек дип табылдылар. Укытучылары Миләүшә Ахмадуллина, Гөлназ Галләмова. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
19 марта прошел районный конкурс творческих проектов учащихся начальных классов. Учащиеся 2-3 классов представили свои исследовательские работы. Проектная деятельность для младшего школьника достаточно сложна. Успешность работы зависит от ее правильной организации. Здесь очень важно сотрудничество учителя, ученика и родителей. Ученица 2 класса нашей Бугадинской школы Амина Идрисова, представив свой проект “Наш знаменитый земляк Лейла Давлетова”, ученица 3 класса Зилия Шайхразиева, представив проект “Экологическая обстановка родного края”, удостоилась 2 места. Учителя Миляуша Ахмадуллина, Гульназ Галлямова. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
"Яшел ут-2024"/"Зеленый огонек-2024" 15.03.2024
«Яшел ут-2024» бәйгесендә педагоглар арасында -3 енче урын алган Илфира Вагыйз кызын котлыйбыз. Булдырдың , Илфира!
Поздравляем Ильфиру Вагизовну, занявшую -3 место среди педагогов в конкурсе "Зеленый огонек -2024". Молодец ,Ильфира!
-
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә, район мәктәпләренең 2, 3 сыйныф укучыларының, проектларын яклау зона этабы узды/ В Бугадинской ООШ прошла зональный этап защиты проектов учащихся 2, 3 классов школ района. 13.03.2024
Һәр катнашучы укучы үз проектын 5 минут дәвамында яклады. Теманы ача, алар аның актуальлеген, социаль әһәмиятен исбатлый алдылар, әлеге темага үз карашларын белдерделәр һәм нәтиҗәләр ясадылар. Яклау уңышлы узды, укучыларның сайланган тема буенча үз продукциясен презентацияләү һәм күрсәтү белән аралашып барды. Һәр проект укучылардан шактый белем, теманы тирәнтен өйрәнү, үзе сайлаган темасына кагылышы булган шәхесләр белән очрашу таләп итә торган җитди эш, әмма балалар кызыклы материаллар тәкъдим иттеләр, биремне тулысынча үтәделәр, өстәмә сорауларга да җаваплар бирә алдылар. Жюри әгъзалары укучылар арасында җиңүчеләрне билгеләделәр. Мәктәбебезнең 2 сыйныф укучысы Әминә Идрисова, 3 сыйныфтан Зилия Шәйхразиева үз проектларын якладылар. Алар 1 урынга лаек дип табылды. Укытучылары Миләүшә Ахмадуллина, Гөлназ Галләмова. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
В Бугадинской ООШ прошла зональный этап защиты проектов учащихся 2, 3 классов. Каждый участник защищал свой проект в течение 5 минут, раскрывая тему, они доказывали ее актуальность, социальную значимость, излагали свою точку зрения по данной теме и делали выводы. Защита прошла удачно и сопровождалась презентациями и демонстрацией собственных продуктов деятельности учащихся по выбранной теме. Каждый проект-это серьезная работа, требующая от учеников немалых познаний, встречи с личностями, имеющими отношение к выбранной теме, но ребята справились с заданием, представив интересные материалы, смогли ответить и на дополнительные вопросы. Членами жюри были определены победители среди учащихся. Ученица 2 класса нашей школы Амина Идрисова, ученица 3 класса Зилия Шайхразиева защитили свои проекты. Они заняли 1 место. Учителя Миляуша Ахмадуллина, Гульназ Галлямова. Поздравляем! Желаем удачи!
-
Һөнәри дебют/ Профдебют 13.03.2024
13 март көнне Актаныш технология техникумында узган «Һөнәри дебют» бәйгесендә мәктәбебез укучылары Хисамова Э. - пешекче эше, Шулбаев А. - эретеп-ябыштыру, Салахов Н. - төзүче эше, Габдуллин А. - авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү компетенцияләре буенча үз осталыкларын күрсәтте. Уңышлар телибез!
13 марта в Актанышском технологическом техникуме на конкурсе «Профессиональный дебют» учащиеся школы продемонстрировали свое мастерство по компетенциям: Хисамова э. - поварское дело, Шулбаев А. - сварочное дело, Салахов Н.-строительное дело, Габдуллин А. - ремонт и эксплуатация сельскохозяйственных машин. Желаем удачи!
-
Әниләрне данлап!/ Восславим женщину-мать! 07.03.2024
Халыкара хатын-кызлар көненең 8 мартка туры килүе юкка түгелдер. Нәкъ менә озын-озакка сузылган салкын кышлардан соң, шифалы, өметле, җылы язлар кебек, әниләребез дә ягымлы, мәрхәмәтле, күңелләргә өмет салучы, шәфкатъле асыл затларыбыз! Безнең Богады мәктәбендә, кешелекне бар итүче, бөек әниләребезгә багышланган бик матур кичә узды. Бу көнне мәктәбебезнең укытучылары, укучылар әниләргә үзләренең чын йөрәктән чыккан котлау сүзләрен җиткерделәр, җырлар, шигъри тәлгәшләр бүләк иттеләр. Алар дәртле биюләр белән аралашып барды. Мәктәп директоры Васил Максут улы бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм көнне генә түгел һәрчак игътибарга, ихтирамга, хөрмәткә лаек зат ул хатын-кыз!
Вместе с весной приходит прекрасный праздник – Международный женский День 8 марта. Это не просто праздник – это признания в любви всем женщинам. Этот день согрет лучами солнца, женскими улыбками, украшен россыпью цветов. В нашей Бугадинской школе прошел замечательный вечер, посвященный нашим великим матерям-создателям человечества. В этот день учителя и ученики школы передали мамам свои искренние поздравления, подарили песни, поэтические букеты. Они сопровождались танцами. Директор школы Васил Максутович поздравил с праздником и передал свои добрые пожелания. Не только в праздничный день, но и всегда заслуживающая внимания, уважения женщина!
-
Башлангыч класс укытучыларының төбәкара семинары/ Межрегиональный семинар учителей начальных классов 06.03.2024
5 март көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының төбәкара семинары үткәрелде. Семинар "Яңартылган федераль белем бирү шартларында дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру" темасы астында узды. Биредә балалар бакчасы эшчәнлеге, башлангыч класс укытучыларының дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек каралды. Биредә район башлангыч класс укытучылары белән бергә Мөслим районы һәм Илеш районы укытучылары да катнашты.
5 марта в Бугадинской ООШ состоялся межрегиональный семинар учителей начальных классов. Семинар прошел под темой «Формирование функциональной грамотности учащихся в учебной и внеурочной деятельности в условиях обновленного федерального образования». Здесь была рассмотрена деятельность детского сада, учебная и внеурочная деятельность учителей начальных классов. В мероприятии приняли участие как учителя начальных классов района, так и учителя Муслюмовского района и Илишевского района.