Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 ( 338 ) 339 340 >>
-
«Йолдызлык-2012» 20.02.2012

18 февраль көнне эстрада сәнгатенең XII республика яшьләр фестивале «Йолдызлык - 2012» район этабына йомгак ясалды. Безнең мәктәбебез 2 урын яулап, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
-
"Ягез әле, малайлар" бәйгесе 20.02.2012

20 нче февраль көнне, 5-8 класслар арасында "Ягез әле, малайлар" бәйгесе булып узды. Командалар хәрби уен уйнадылар, спорт ярышларында көч сынаштылар. 1 нче урынга 6 нчы һәм 8 нче класс укучылары лаек булды.
-
Хуш, Әлифбам 20.02.2012

17 февраль көнне 1 класста Әлифба бәйрәме узды. Бәйрәм балаларның шигырь һәм җырлары белән үрелеп барды. Бәйрәмдә әти-әниләр, укытучылар катнашты.
-
"Йолдызлык-2012" бәйгесенең район туры 17.02.2012

"Йолдызлык-2012" бәйгесенең район турында конферанслар Садри Камилә һәм Миңнегалиев Илнар, "Мирас" бию төркеменең "Мишка" биюе, фольклор ансамбль чыгышы, вокал-соло номинациясендә Шагалиева Нәзилә дипломант булдылар. Котлыйбыз!!!
-
«Ягез әле, егетләр!» 17.02.2012

Бүген хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 9-11 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" ярышы узды. Ярыш бик киеренке булды. Егетләрне төрле яктан сынадык: ОБЖ фәненнән сорауларга җаваплар бирделәр, противогаз киделәр, мылтык сүтеп җыйдылар, спортның башка төрләрендә көч сынаштылар һәм аркан тартышып тәмамладылар. Нәтиҗәдә 10 класс укучылары - 1 урын, 11 класс укучылары - 2 урын, 9 класс укучылары - 3 урын яуладылар.
-
2011 нче ел йомгаклары 16.02.2012

2011 нче ел йомгаклары буенча мәктәбебез район мәктәпләре арасындагы бәйгедә 3 нче урын яулады.
-
Булдырасың Гүзәл! 15.02.2012

"Мәгърифәт" газетасы үткәрә торган "Ял сәгатьләрендә" рубрикасында даими рәвештә катнашып баручы 9 класс укучысы Шәрипова Гүзәл соңгы бәйгедә дә җиңү яулады. Җиңүе белән котлыйбыз. Алда да сиңа уңышлар.
-
Без җырлыйбыз 13.02.2012

Бүген, ягъни 13 февраль көнне, гомуми линейкада патриотик җыр бәйгесе булып узды. Барлык класслар да актив катнашты
-
Афәрин, Гөлназ! 13.02.2012

Пучы урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы Зарипова Гөлназ татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призеры булды. (укытучысы Ф.Х.Галимуллниа)
-
Безнең уңышлар 11.02.2012

Татарстан халык артисты Кирам Сатиев исемендәге гармунчылар бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган Шайхетдинов Азамат Мактау грамотасы белән бүләкләнде.







