Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 331 332 ( 333 ) 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
Парламент дәресләре 02.11.2012

28 нче октябрьдә мәктәбебездә "Парламент дәресләре" үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, законнар турында һәм депутатлар эшчәнлеге турында күп информация тупладылар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен дә сәяси сәгать балаларга аңлаешлы итеп, рәсемнәр ярдәмендә үткәрелде. Парламент дәресләре укучыларда зур кызыксыну һәм аларда гражданлык-патриотик хисләрен уятты.
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне 02.11.2012

4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мәктәпнең гомүми линейкасында Дәүләтова Зөһрә Рифкать кызы чыгыш ясады. Чыгыштан аңлашылганча, халыклар бердәмлеге көне - яңа уйлап чыгарылган яки башка илләрдән кабул ителгән бәйрәм түгел, ә халыкның онытылган иске бәйрәме.
-
6 ноябрь - Татарстан Республикасы конституциясе көне 02.11.2012

Моннан нәкъ 20 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә, Татарстан Югары Советының XII сессиясендә Татарстан Республикасы конституциясе кабул ителгән. Конституция киләчәгебез бәхетле, яшәвебез максатчан булсын өчен булдырылган. Һәм без, Татарстанда яшәүче бар халык, анда язылган кануннарны ихтирам итәргә, аларны үтәргә бурычлы. 2 ноябрь көнне класс җитәкчеләре әлеге теманы яктырткан класс сәгатьләре үткәрделәр.
-
Команда - 2013 30.10.2012

"Команда-2013" волонтерлар отрядлары командалары арасында район этабында уңышлы чыгыш ясап,Яр Чаллы шәһәре зонасында үтәчәк бәйгедә катнашу хокукын алып кайткан мәктәбебез командасына уңышлар теләп һәм җиңүләре белән котлыйсыбыз килә.Афәрин кызлар һәм егетләр!
-
Көзге уңыш-2012! 24.10.2012

Урып җыю әшләре тәмамланган соң,элек-элекктән уңыш бәйрәме үткәрелә торган булган.Безнең мәктәптә бу традициядан читтә калмый,"Уңыш 2012" бәйрәмен күңнелле итеп үткрергә тырышабыз.Алдан ук барлык сыйныфларга биремнәр бирелә,көзге муллыктан әзерләнгән компазиция , түгәрәк икмәк,көз кызы-Сөмбелә кунакка чакырыла. Шулай ук авылыбызның башлыклары да бәйрәмгә килә.
-
Mактау грамотасы. 19.10.2012

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мактау грамотасы белән яшь буынга укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, купьеллык намуслы хезмәте өчен, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Зәйтүнә Галимҗан кызы буләкләнә.
-
Поздравляем!!! 19.10.2012

Руководитель Исполнительного комитета Актанышского муниципального района Республики Татарстан Ф.М.Камаев ,награждает почетной грамотой, за высокие профессиональные достижения и личный вклад в реализаций проблем современного образования Галиева Миннифания Зульфатовна учитель татарского языка и литературы.
-
Рәхмәт хаты. 06.10.2012

"Мәгърифәт" газетасы "Кол Шәриф " мәчете белән берлектә үткәргән "20 гасыр башы: Фатиха Аитова мәктәбе" дигән иншалар бәйгесендә актив катнашканы өчен Гүзәл Шарипова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Җитәкчесе Гөлшат Шарипова.
-
М.Гыйлаев призына корэш. 05.10.2012

"Иман " спорт сараенда М.Гыйлаев призына көрәшчеләр бил алышты.Безнең дә мәктәп бу ярыштан читтә калмады.Тренерлары Әнис абый Садри җитәкчелегендә Закиров Руслан,Мухетдинов Ильмир,Шамсиев Ильназ,Мухаметдинов Әльфис , Гилемов Салават узләренең көчләрен сынадылар.Нәтиҗәдә исә 2 урынга Мухетдинов Ильмир калды.Чын күңелдән котлыйбыз,сәламәтлек,укуыгыз да уңышлар теләп калабыз!
-
Хөрмәтле коллегалар! 05.10.2012

Күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган-Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбриклибез! Эшегез дә зурдан-зур уңышлар,сәламәтлекнең ныгын,гайлә бәхете,аяз күк йөзе теләп калабыз!







