Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 331 ) 332 333 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
Гер күтәрү буенча ярыш нәтиҗәләре. 22.01.2013

Район күләмендә узган гер күтәрү буенча ярышта безнең мәктәбебез командасының нәтиҗәләре бик тә сөендерерлек. Физкультура укытучысы Ренат Равил улы җитәкчелегендәге команда составы призлы урыннарны үзләрендә калдырдылар.
Закиров Руслан I нче урын.
Бәдретдинов Салават I нче урын.
Мөхетдинов Илмир II нче урын.
Афәрин егетләр! Киләчәктә дә сезгә уңышлар,сәламәтлек теләп калабыз!
-
Кышкы спартакиада. 21.01.2013

19 нчы гыйнвар көнне барлык мәктәп һәм балалар бакча коллективлары кышкы спартакиадага җыелдылар. Чаңгы, теннис , аркан тарту һәм башка төр ярышларда барлык килгән командалар актив катнаштылар. Безнең мәктәп командасы чаңгы шуу буенча II нче урынны алса, ә өстәл теннисы буенча Ильдус Нәзиф улы III нче урынны үзендә калдырды. Мәктәпләр арасында командабыз V нче урынны яулады.
-
БДИ биреп каралды. 15.01.2013

9 нчы гыйнварь көнне 11 нче сыйныф укучылары рус теле фәне буенча БДИ биреп карадылар.
-
Кыш Бабай бүләгенә милли көрәш. 15.01.2013

Кыш Бабай бүләгенә милли көрәш буенча 8 нче гыйнварь көнне район күләмендә бәйге узды. Безнең мәктәбебез көрәшчеләредә бик теләп,әзерлек белән катнаштылар . Әнис абый Садри җитәкчелегендэге команда составы :
Шамсиев Ильназ ( 30 кг. үлчәмдә) I нче урын.
Галимов Салават ( 28 кг. үлчәмдә ) II нче урын.
Закиров Руслан (60 кг.арасында ) II нче урын.
Мөхетдинов Илмир (65 кг. арасында) II нче урын.
Гомуми нәтиҗә белән район мәктәпләре арасында безнең команда II нче урынны алдылар. Афәрин егетләребез!
-
Кыш Бабай бүләгенә үткәрелгән йөзү буенча ярыш. 15.01.2013

Кыш Бабай бүләгенә үткәрелгән йөзү буенча ярышта II нче урынны яулаган Фазлыева Энҗене чын күңелдән тәбриклибез.
-
Сынау Г И А имтиханы. 14.01.2013

5 нче гыйнварь көнне математика фәне буенча 9 сыйныф укучылары сынау Г И А имтиханы тапшырдылар..
-
Яңа елда яңа шатлыклар. 14.01.2013

Актаныш муниципаль районы хакимият чыршы бәйрәменә уку алдынгылары,спортны сөйгән,барлык мәктәп чараларында актив катнашкан,фән олимпиадаларында уңышка ирешкән укучыларын" Бүләк"аланы үзенә җыйды. Бик күңелле тамаша белән үрелеп барган бәйрәм, муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев котлавы һәм һәр балага үзенең Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләрен тапшырды.
-
Ата-аналар җыелышы. 28.12.2012

24 нче декабрь көнне гомуми ата-аналар җыелышы булып узды."Компьютер һәм бала" дигән тема астында укытучыларның чыгышлары белән башланып китте.Тәрбия эшләре буенча Зөһрә Рифкат кызы укучыларның мәктәп һәм район күләмендә уздырылып баручы бәйгеләрдә чыгыш ясаулары,аларның нәтиҗәләре белән таныштырып узды.
-
Сихри әкият дөньясы.... 28.12.2012

Тирә-якка күз салсаң әкият илендә сәяхәттә йөргән сыман булып китә.Кыш бабай,Кар кызы,аю,төлке,төрле әкият геройлары кунакка килгән....Укучыларыбыз тырышлыклары белән мәктәп яны һәм Ленин бакчасында кар сыннары ясау,бер карасын авыр ләкин шул ук вакытта бик матур күренеш.
-
Чыршы бәйрәмнәре башланды. 28.12.2012

Мәктәбебездә укучыларның иң яраткан Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Уен-көлке,матур җырлар,дәртле биюләр белә үрелеп барган бәйрәм,26 нчы декабрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында үтсә , 27 нче декабрь көнне уртанчы һәм зур сыйныф укучылары арасында узды. Кыш бабай белән Кар кызы килүе,бүләкләр тапшыруы укучылар күңелендә якты мизгелләр булып калды.







