Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 329 ( 330 ) >>
-
"Көмеш кыңгырау " дусларын барлый. 31.01.2013

2012 ел Татарстанда тарихи -мәдәни мирас елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан "Көмеш кыңгырау " газетасы "Тарихи-мәдәни мирасны беләсеңме?" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде,безнең дә мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Элвина Хакова үзенең "Утны -суны кичкән Әнәк "язмасы белән 3 нче урынга лаек булды.
-
Район технология укытучылары семинары. 31.01.2013

29 нчы гыйнвар көнне район технология укытучылары семинары булып узды. Технология фәне укытучысы Ренат Равил улы 6 нчы сыйныф укучылары белән "Агачны нәфис эшкәртү" темасы астында ачык дәрес күрсәтте.
-
Хоккей ярышы. 31.01.2013

Дәресләрдән тыш укучыларыбыз өчен катокта шуу мөмкинлеге бар. Мәктәптә егетләребезнең хоккей җыелма командасы тупланды. 29 нчы гыйнвар көнне Байсар мәктәбе үзендә районның хоккей командаларын җыйды. Безнең команда да бик теләп көчләрен сынап карадылар,нәтиҗәдә 4 нче урынны алып кайттылар.
-
Минзәлә татар дәүләт драма театры кунакта. 31.01.2013

Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры безгә үзләренең күчтәнәчләре белән кунакка килделәр. 1-5 нче сыйныф укучылары өчен "Маша и медведь" дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамашалары белән барлык укучыларны сөендерсәләр, ә 6-11 сыйныф укучыларына Гаяз Исхакыйның ( Р. Садриев инсценировкасы) белән куелган "Сөннәтче бабай " моңсу комедиясен куйдылар. Сәхнәдә якташыбыз Татарстан Республикасының халык артисты, С. Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллины күрүдә зур сөенеч һәм горурлык иде.
-
Чаңгы ярышы нәтиҗәләре. 28.01.2013

26 нчы гыйнвар көнне Ренат Равил улы җитәкчелегендә чаңгы ярышында кечкенәләр командасы 4 нче ( Камалов Айзат, Нургалиева Сөмбел, Заманова Эльвира, Гайнетдинов Айнур), ә зурлар командасы 6 нчы (Исламов Илмир, Аглямова Рүзиля, Фахриева Әлфинә, Шахразиев Рузил) урынны яулап кайттылар. Молодцы егетләр һәм кызлар!
-
ПЭП буенча тикшерү. 25.01.2013

24 нче гыйнвар көнне Актаныш районы гражданнар оборонасы оешмасы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ландыш Сәяф кызы Нургалиева һәм Пучы авыл советы башлыгы Әсләм Әхсән улы Зарипов җитәкчелегендә ПЭП буенча өйрәнүләр үткәрелде.
-
Булдырасың Салават.
24.01.2013
19-22 нче гыйнвар көннәрендә Республика күләмендә тарих фәне буенча олимпиада узды. Район һәм мәктәп данын яклап 11 нче сыйныф укучысы Бадретдинов Салават катнашты ( укытучысы Шарипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы). Икенче турга үтеп сертификат белән бүләкләнде.Афэрин Салават,килэчэктэ дэ сина уңышлар теләп калабыз!
-
Тәбриклибез! 24.01.2013

Пучы урта белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы һәм Пучы балалар иҗат үзәгендә баян түгәрәген алып баручы Шәмсемөхәммәтов Илдар Котдүс улына “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре“ дигән мәртәбәле исем бирелде. Хөрмәтле хезмәттәшебез! Эшегездә иҗади уңышлар,сәламәтлек,җан тынычлыгы теләп калабыз.
-
Алдынгылар слеты. 24.01.2013

23 нче гыйнвар көнне район мәдәният йортында алдынгылар слеты булып узды. Тәбрикләү сүзләре,җыр-биюле тамаша белән үрелеп барган концерт килгән кунакларның күңелләрендә якты мизгелләр булып сакланып калыр. " Үз эшенең остасы " номинациясендә безнең мәктәбебезнең физика һәм информатика укытучысы Хәйруллин Илдус Нәзиф улы бүләкләнде. Чын күңелдән хезмәттәшебезне тәбриклибез,киләчәктә дә эшендә зурдан-зур уңшлар теләп калабыз!
-
Педсовет. 23.01.2013

22 нче гыйнвар көнне мәктәптә педсовет утырышы булып узды.







