Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 331 ( 332 ) 333 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
Президент чыршысы. 28.12.2012

11 класс укучысы Зарипова Гөлназ 26 декабрь көнне үткәрелгән Татарстан Республикасы Президент чыршы бәйрәмендә катнашты.
-
Йомгак... 18.12.2012

Укучылар һәм педагогларның йокламый уздырган төннәре артта калды дисәң дә була.Фән олимпиадаларына бары нәтиҗәләр ясап һәм тәбрикләү сузләрен генә җиткерәсебез кала.Мәктәбебездән призлы урыннарга кергән укучыларыбыз түбәндә-
11 класс укучысы Зарипова Гөлназ ( татар әдәбияты 1 урын ) , укытучысы Галимуллина Ф.Х.
11 класс укучысы Фахриева Әлфинә ( татар теле 2 урын ) , укытучысы Галимуллина Ф.Х.
8 класс укучысы Нигматуллина Гөлинә (җәмгыять белеме 3 урын), укытучысы Шарипова Г.А.
7 класс укучысы Мусин Ренат ( математика 1 урын ), укытучысы Хайруллина Р.С.
7 класс укучысы Амиров Камиль ( математика ),укытучысы Хайруллина Р.С.
-
"Ак кәгазь торналар" 18.12.2012

Район күләмендә инвалид укучылар өчен уздырылып килүче " Ак кәгазь торналар" оригами бәйгесендә Сәлимов Булат, Гулящева Виктория,,Сафиуллина Айгөл рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
" ЙОЛДЫЗЛЫК-2013" 13.12.2012

Татарстан Республикасы Актаныш Муниципаль Районы " Йолдызлык-2013" эстрада сәнгатенең яшьләре фестивале чираттагы адымнарын атлый.Зона буенча үткән концертта,мәктәбебез уңышлы чыгыш ясап,район этабында катнашу хокукын алды.6-7 декабрь көннәрендә район сәхнәсендә жыр-биюгә,нәфис сүзгә оста булган кечкенә йолдызчыкларыбыз узлэренең чыгышлары белән жюри составын куандырдылар.Төрле номинациялар буенча дипломнар белән бүләклэнделәр.
"Халык биюләре" номинациясендә зурлар төркеменең мари , уртанчылар төркеменең мордва биюеләре бүләкләнделәр.
"Эстрада биюләре" номинациясендә кечкенәләр төркеменең "Хип-хоп" биюе бүләкләнде.
"Вокаль ансамбль" башкаруында " Язгы монңар" жыры бүләкләнде.
"Вокаль -соло" номинациясендә Басыйрова Язгөл " Хәерле иртә" җыры бүләкләнде.
-
Хәйрия концерты. 13.12.2012

19 декабрь көнне Пучы авылы картлар йортында, бәйрәм концерты белән мәктәбебез укучылары кунакка бардылар.Зал тутырып утырган картларыбыз,һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп утырдылар.Күзләрендә яшь,йөзләрендә елмаю чаткылары белән укучыларыбызның сәләтләрен күрү,алар өчен зур сөенеч иде.
-
Директорлар киңәшмәсе 30.11.2012

Бүген 30 ноябрь көнне мәктәбебездә "Яңа белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында мәгариф оешмаларының эш формалары" темасы буенча район мәктәп директорлары семинары узды.
-
Татар-башкорт көрәше. 21.11.2012

11 класс укучысы Мөхетдинов Ильмир Яр Чаллы шәһәрендә 6 нчы ачык шәһәрара турнир кысаларында узган татар-башкорт көрәшендә 1995-1997 елгы яшүсмерләр арасында (60 кг. авырлыктагылар) 3 нче призлы урын яулады.
-
Котлыйбыз.
21.11.2012
Математика фәненнән олимпиада да җиңү яулаган Мусин Ринат һәм Амиров Камилне чын күңелдән тәбриклибез.Укытучысы Хайруллина Рушания Самигулловна.
-
Встреча... 14.11.2012

Сегодня в нашей школе состоялась встреча с представителем Нижнекамского муниципального института.
-
Баскетбол ярышы.
13.11.2012
31 нче октябрь көнне мәктәптә баскетбол ярышлары төгәлләнде, 5-7 класслар арасында I урында-6 класс, II урын - 7 класс, III урын - 5 класс командасы лаек булдылар.
8-11 нче класслар арасында егетләр-
I урын - 9 класс
II урын - 8 класс
III урын- 10 класс
IV урын-11 класс







