Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Напоминаем 22.09.2026

Комиссия по делам несовершеннолетних Актанышского района напоминает: с 1 сентября по 31 мая несовершеннолетним запрещено находится на улице с 22:00 до 06:00 без сопровождения взрослых.
Если сотрудники полиции обнаружат несовершеннолетнего в запрещённое время, они обязаны доставить его домой. При отказе назвать адрес и контакты родителей подростка отвозят в ближайшее отделение полиции для установления личности. Если связаться с родителями не удаётся, ребёнка передают сотрудникам социальной службы.
Ответственность родителей (опекунов)
- по законодательству Татарстана (ст. 3.11 КоАП РТ) — штраф для граждан от 500 до 1000 рублей, при повторном нарушении в течение года — 2000 рублей.
Для ребёнка повторное нарушение комендантского часа может стать основанием для постановки на учёт в полиции. -
"Гомуми җыелышта" 18.09.2026

Бүген бакчабызда ата-аналарның гомуми җыелышы узды. Көн тәртибендә коллектив һәм яңа ата-аналар белән якыннан танышу, яңа уку елына планнар, ата-аналар комитетын сайлау һ.б.лар иде.
-
Укучылар җыелышы 15.09.2026

???? Бүген укучылар җыелышы булды! ????
Чараны тәрбия эше буенча директор урынбасары Җиһангирова Наилә Мисхатовна җитәкчелек итте — аның җитәкчелегендә укучылар мәктәп уставы һәм тәртип кагыйдәләре белән таныштылар. Бу безнең уртак кагыйдәләребез, аны үзебезнең куркынычсызлык һәм тирә-юньне саклау өчен бергә сакларга кирәк! ????
Шулай ук яңа уку елында мәктәпне үстерүдә зур роль уйнаячак мәктәп президенты һәм укучылар советы секторларының җаваплылары сайланды.????
Узган елларда бу мәктәп президенты Миргалимова Таңсылу иде. Быелгы уку елында бу җаваплы эш - 10 класс укучысы Ганиева Айзиләгә йөкләнде. Аңа зур уңышлар телибез.
Яңа уку елында күп кызыклы эшләр көтә! ???? -
Вокал дәресе 10.09.2026

Мәктәбебезнең вокал классы — чын мәгънәсендә сәнгатнең бер почмагы! ????
Җитәкчесе — Заһитова Илсөя Индусовна. Ул күп еллар дәвамында балаларга сәнгать дөньясына юл ача, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә. Илсөя Индусовна үз эшенә бик тугры укытучы: ул беренче буын талантлы балаларны тәрбияләп кенә калмый, ә күп кенә еллар дәвамында икенче, өченче буын укучыларны да сәнгать юлына алып килде.
Аның укучылары ел саен төрле фестивальләр һәм бәйгеләрдә актив катнашалар һәм гел призлы урыннарны алалар. Бу — укытучының зур хезмәте һәм балаларның тырышлыгының нәтиҗәсе. ????
Быелгы уку елында вокал дәресләрендә 2 укучы укуларын дәвам итә.
Шулай ук быелгы уку елның яңалыгы - сәнгать мәктәбе филиалы буларак мәктәп базасында хор дәресләре дә булдырылды, анда 9 укучы йөри.
Илсөя Индусовна җитәкчелегендәге вокал һәм хор классы — безнең мәктәпнең горурлыгы! Без аңа һәм аның талантлы укучыларына уңышлар телибез! ????
-
Театр түгәрәге 10.09.2026

Йолдыз Загидулловна җитәкчелегендә театр түгәрәге эшчәнлеге????????????
-
Тотальный диктант 08.09.2026

Бүген мәктәптә «Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты язалар! ????
Диктант 2026 елда «Халыклар Йорты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра. Диктантның партнёрлары — «Рувики» Интернет-энциклопедиясе, Россия Фәннәр академиясе Теле белеме институты һәм «Тотальный диктант» телләрне, мәдәниятләрне үстерү фонды.
Бөтенроссия диктантының текстын күренекле авар шагыйре, Дагестанның һәм күпмилләтле совет әдәбиятының чын символы булган Рәсүл Гамзатов язган. ????
Укучыларыбызның тырышлыгы һәм игътибары өчен рәхмәт! Диктантта һәрберсенең үз нәтиҗәсе булыр дип өметләнәбез, барысына да уңышлар телибез! ????
-
Линейка 07.09.2026

Атнаның беренче көне — традицион линейка белән башланып китте. Флаг күтәрелде, гимн яңгырады — традициябезне саклап, яңа атнаны күтәренке кәеф белән башладык. Үткән атнадагы уңышларны искә алдык. Алдагы атнага максатлар билгеләнде — бергәләп күбрәк нәтиҗәгә ирешербез! ????
-
"Хәерле еллар килсен!! 01.09.2026

Бүгеннән бакчабызда 3 төркем дә тулы көченә эшли башлады. Бакчабызга бүген беренче тапкыр 4 нәнине кабул итеп алдык. Хезмәттәшләргә һәм балаларга уңышлы уку еллары телибез!
-
Белем көне 01.09.2026

Бүген нинди матур көн! 1 сентябрь, Белем бәйрәме! ????
Мәктәптә тагын бер ел башлана — тагын бер бәйрәм, тагын бер 1 сентябрь — Белем бәйрәме уңаеннан мәктәбебездә тантаналы линейка үткәрелде.
Чарада укучылар, укытучылар, әти‑әниләр һәм кунаклар катнашты.
Айрым игътибар беренче сыйныф укучыларына юнәлдерелде: аларны котладылар, алар өчен матур сүзләр әйтелде.
Линейка барышында җырлар башкарылды, бәйрәм атмосферасы барлыкка килде.
Яңа уку елы барлык укучылар өчен кызыклы, уңышлы һәм файдалы булсын!
Барлык укучыларыбызга, укытучыларыбызга һәм әти‑әниләргә уңышлы уку елы телибез! ???? -
Бакчабыз -гөлбакча 19.08.2026

Җәйге чорда бакчабызда төрле яклап эшчәнлекләр алып барыла. Нәниләребезне тәрбияләү белән беррәттән бакчабызның матурлыгы да бик мөһим.










