Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Вокал дәресе
Опубликовано: 10.09.2026Мәктәбебезнең вокал классы — чын мәгънәсендә сәнгатнең бер почмагы! ????
Җитәкчесе — Заһитова Илсөя Индусовна. Ул күп еллар дәвамында балаларга сәнгать дөньясына юл ача, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә. Илсөя Индусовна үз эшенә бик тугры укытучы: ул беренче буын талантлы балаларны тәрбияләп кенә калмый, ә күп кенә еллар дәвамында икенче, өченче буын укучыларны да сәнгать юлына алып килде.
Аның укучылары ел саен төрле фестивальләр һәм бәйгеләрдә актив катнашалар һәм гел призлы урыннарны алалар. Бу — укытучының зур хезмәте һәм балаларның тырышлыгының нәтиҗәсе. ????
Быелгы уку елында вокал дәресләрендә 2 укучы укуларын дәвам итә.
Шулай ук быелгы уку елның яңалыгы - сәнгать мәктәбе филиалы буларак мәктәп базасында хор дәресләре дә булдырылды, анда 9 укучы йөри.
Илсөя Индусовна җитәкчелегендәге вокал һәм хор классы — безнең мәктәпнең горурлыгы! Без аңа һәм аның талантлы укучыларына уңышлар телибез! ????
К списку новостей










