Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 90 учащихся |
У нас учат: | 17 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Көрәш ярышы
15.01.2024
Район күләмендә үткәрелгән көрәш ярышы буенча "Кыш бабай" призына укучыбыз Валиуллин Артем 2 урынга ия булды. Укытучысы Туктаров Булат Роберт улы.Котлыйбыз.
-
"Ел тәрбиячесе -2024"
15.01.2024
Бу укеу елында "Ел тәрбиячесе - 2024" бәйгесендә бакчабыз тәрбиячесе Гарипова Эльмира Салих кызы катнашты. Уртанчылар туркеменә яшь үзенчәлекләре буенча белем бирү эшчәнлеге һәм үз-үзенне яклау буенча призентация белән чыгыш ясады. Хезмәттәшебезгә алдагы эшчәнлекләрендә дә уңышлар телибез.
-
Авыл бәйгесе
29.12.2023
Бүген авыл күләмендә оешмалар арасында яңа ел алды бәйрәм бәйгесе узды. Бакча коллективы белән әлеге бәйгедә бик теләп катнаштык.
-
"Яңа елга аяк басканда"
27.12.2023
Бүген төркемнәрдә бәйрәм иртәләре узды. Нәниләребез белән янәшә әкият геройлары булып киенгән бакча хезмәткәрләре баларны бәйрәм белән котладылар, җыр-бию, уен-көлке белән узган бәйрәм балалар күңеленә хуш килде.
-
"Яңа елга аяк басканда"
27.12.2023
Бүген төркемнәрдә бәйрәм иртәләре узды. Нәниләребез белән янәшә әкият геройлары булып киенгән бакча хезмәткәрләре баларны бәйрәм белән котладылар, җыр-бию, уен-көлке белән узган бәйрәм балалар күңеленә хуш килде.
-
Район башлыгының Чыршы бәйрәме
26.12.2023
Мәктәпнең уку, спорт, мәдәният, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, уку елы дәвамында һәр өлкәдә актив булган 4 укучыбыз - Сибгатуллина Зәлия (10 кл), Фардиева Камилла (8 кл), Агазова Алия ( 8кл), Шакирова Мәликә (9кл) 24 декабрь көнне Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Районыбыз башлыгы - Зарипов Л.Р. балаларга уңышлар, яңа җиңүләр, иң югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Котлыйбыз!
-
"Говорим и поем на английском"
22.12.2023
"Говорим и поем на английском" бәйгесендә Киров урта мәктәбенең 3 класс укучысы Камалова Нурия, 6 класс укучысы Хабирова Ләйсән, 5 класс укучылары - Рашитова Мәдинә, Сагбетдинова Юлианна, Исламова Әминә, Камалова Аделина уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин!
-
Олимпиадалар дәвам итә
22.12.2023
Геология фәне буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында Ибраһимова Инзилә (11 класс) җиңүче булды. Укытучысы Хафизова Резида Фердинантовна. Чын куңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңадан яңа уңышлар теләп калабыз.
-
Хакимият башлыгы белән түгәрәк өстәл артында
22.12.2023
21 декабрь көнне, "Ел укытучысы- 2023" бәйгесе финалистлары район хакимияте башлыгы белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә чакырылдылар. Ленар Рафак улы тарафыннан бүгенге вәзгыятькә бәйле сораулар бирелеп, укытучылар дөрес итеп җавап бирергә тиешләр иде. Безнең мәктәптән музыка укытучысы Илсөя Индусовна катнашты. Әлеге чарадан соң "Ел укытучысы" җиңүчесе билгеле булып, шулай ук лауретлар ачыкланыр. Барлык укытучыларга да уңышлар теләп калабыз.
-
Рус теле олимпиада нәтиҗәләре
21.12.2023
Рус теле буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында Сабирова Алина (7 класс) һәм Габдрахманова Айгөл (10 класс) призер булдылар.Укытучылары Мирзагитова Рания Тәмимдаровна.Чын куңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңадан яңа уңышлар теләп калабыз.