Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
ЮИД отрядының матур чыршысы 28.12.2025

Киров урта мәктәбенең ЮИД отряды укучылары үз куллары белән юл билгеләрен ясап үзенчәлекле чыршы бизәделәр.Барчагызны да Яңа ел белән котлыйлап, юлларда сак йөрүегезне теләп калалар.
-
“Яшьлек” яшьләр үзәгендә Актаныш районы Башлыгы Чыршы бәйрәме узды 25.12.2025

25 декабрь көнне, “Яшьлектә” Актаныш районы башлыгы чыршысы узды. Район чыршысында безнең мәктәпнең 4 укучысы катнашты. Бу чарада укуда, сәнгатьтә, иҗатта, спортта уңышларга ирешкән укучыларны хөрмәтлиләр. Безнең мәктәптән 8класс укучысы Хәбирова Ләйсән, 9 класс укучылары - Хуҗин Азат, Сабирова Алинә, Галимова Лилия катнашалар. Укучыларга район башлыгы Зарипов Ленар Рафакович Рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисенең Яңа ел ёлкасы 24.12.2025

24 декабрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисенең Яңа ел ёлкасы узды. Чарада уку алдынгылары, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңгән укучылар, спортсменнар катнашачак. Безнең мәктәптән фән олимпиадаларның муниципаль һәм республика этабы призеры, күп фәнни конференцияләр призеры, спорт ярышларында актив катнашучы, мәктәпнең иң актив укучыларының берсе - Шакирова Мәликә барды
-
«Россия бөркетләре» сафына кабул итү 22.12.2025

«Россия бөркетләре» сафына кабул итү/Посвящение в "Орлята России"
Бүген, 22 декабрь көнне мәктәптә 1 нче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару һәм дәүләт флагларын каршылау белән башланды. Алга таба беренчеләр «бөркет»ләр турындагы риваять, аларның кануннары белән таныштылар, «Россия бөркетләре гимны»н башкардылар һәм Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм вөҗдан буенча эш итәргә вәгъдә бирделәр. Мәктәп директоры Даниал Данифович укучыларны «Россия бөркетләре» сафына кушылулары белән котлады, балаларның киләчәктә илебез терәге булачагын ассызыклады. Укучыларыбыз Ватанның чын һәм тугры патриотлары булырлар дип ышаныбыз!
-
"Педагогик интервью" 18.12.2025

Зилә Әхмәтсәхиповна бүген зур сынау үтеп кайтты. "Ел укытучысы 2026" бәйгесенең 2 туры - "Педагогик интервью". 35катнашучы арасында 13 финалист комиссия алдында имтихан тотты. Чын күңелдән котлыйбыз сезне, Зилә Әхмәтсәхиповна. Эшегездә уңышлар, гаиләгезгә иминлек, тәртипле, тырыш укучылар телибез.
-
"Былбыл" яшь башкаручылар конкурсы 17.12.2025

Бүген Салих Сәйдәшевның 125еллыгына багышланган "Былбыл" яшь башкаручылар конкурсы район сәнгать мәктәбендә узды. Халыкчан җырлау номинациясендә Камалова Нурия 1урын, Валиуллина Асылъяр 2урын. Академик вокал номинациясендә Хабирова Ләйсән 1 урын алды. Җитәкчеләре Загитова Илсөя Индусовна. Илсөя Индусовна һәм кызларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Зәй шәһәрендә баскетбол ярышы 15.12.2025

Киров мәктәбе кызлар баскетбол командасы кызлары. Районда баскетбол уйнап,беренче урын яулап, Зәй шәһәрендә район данын яклап кайттылар. " Иң яхшы уенчы" дип Галимова Лилия билгеләнгән. Молодцы, кызлар Алга! Яңа җиңүләргә!!!
-
Олимпиада дәвам итә
15.12.2025
Татар теле олимпиадасының муниципаль этабында Валиуллина Асылъяр, Ибраһимова Азалия, Сабирова Чулпан, Хабирова Ләйсән, Ганиева Исламия призер булдылар. Укытучылары Илүсә Салимҗановнаны, Диләрә Магъсумовнаны һәм кызларны котлыйбыз!
-
МХОгә җибәрү өчен токмач кисү 15.12.2025

Укучы кызларыбыз, укытучы апалар белән берлектә зур эш эшләделәр. МХОгә җибәрү өчен токмач кисү булды. Иртәгә контейнерларга салып, яу кырына егетләргә җибәрербез. Илләребез тыныч булсын, сугышлар бетеп, тизрәк туган илләренә кайтсыннар иде инде
-
Коррупциягә каршы көрәш 14.12.2025

Коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә республикакүләм иҗади эшләр конкурсында директор киңәшчесе Рәмилә Рөстамовна җитәкчелегендә 4 класслар видео җибәреп призер булдылар һәм аларга истәлекле бүләк тапшырылды. Котлыйбыз










