Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"И туган тел, и матур тел" 24.02.2025

Бүген бакчабызда балалар белән "Халыкара туган тел" көнен билгеләп уздык. Максатыбыз: туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, милли традицияләрне саклап калу , туган телебездә дөрес итеп сөйләшүне ныгыту.
-
Халыкара туган тел көне
21.02.2025
21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне, кече халыкларның телләрен саклауның мөһимлеген ассызыклый. Бәйрәм уңаеннан Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен әдәби чара оештырылды. Чарада авыл китапханәчесе Сибгатуллина Э.Ф. катнашты.Ул укучыларга кызыклы биремнәр алып килде.Чара бик матур узды.
-
"Йолдызлык-2025" 21.02.2025

Кичә нәниләребез белән район мәдәният йортында узган "Йолдызлык-2025" бәйгесендә катнаштык. Бакчабыз авыл балалар бакчалары арасында 2 нче урынга лаек булды. Афәрин, без Сезнең белән горурланабыз, балалар!
-
Ягез әле егетләр!
20.02.2025
Бүген мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңае белән "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үтте. Егетләр ике командага бүленеп ярыштылар. Ярыш бик кызу барды. Максим командасы өстен чыкты. Командаларны котлап, бүләкләр өләшенде.
-
"Әфганстан - күңел ярасы" 15.02.2025

15 февраль Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарылган көн. Шул уңайдан авылыбыз мәдәният йортында "Әфганстан - күңел ярасы" -дип исемләнгән чара узды. Мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән җылы очрашу үткәрелде. Әфганчыларыбыз - Башаров Галимҗан һәм Хаҗиев Сирин абыйлар катнаштылар.
-
Үз буыныңның тамырын бел" 14.02.2025

Туган якны өйрәнү буенча эзләнү эшләренә карата "Үз буыныңның тамырларын бел" темасында уздырылган 13 нче Республика конференциясе бәйгесендә Галимова Лилия (8кл) 3нче урынга, Бутаков Максим (10кл),Хафизова Зилә (7кл) сертификатка ия булдылар.Укытучылары - Гаянова Й.З., Мирзагитова Р.Т., Хафизова Р.Ф.
-
Хаҗиев Сирин абый белән очрашу 13.02.2025

Бүген 6,8 класс укучылары авылдашыбыз Әфганчы- Хаҗиев Сирин абый белән очрашу оештырдылар. В.С. Штепоның "Дневник убитого офицера"документаль повестында батырлыгы сурәтләнгән шәхес -авылдашыбыз Сирин абый белән эчтәлекле очрашу булды.Укытучылары Мирзагитова Р.Т.
-
"Төз мәргән" 08.02.2025

Патриотик, оборона-масса айлыгы кысаларында мәктәбебездә төрле бәйгеләр оештырыла. Чираттагысы - "Төз мәргән". Мылтык тотарга егетләр генә түгел, ә кызлар да бик теләп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
“Тату сыйныф серләре” 07.02.2025

Мәктәбебезнең 8 класс укучылары, ата – аналары, сыйныф җитәкчесе Мирзагитова Р.Т. республикакүләм уздырылучы “Тату сыйныф серләре” конкурсының зона этабында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Визитка һәм проект якладылар. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт.
-
Гуманитар ярдәм 07.02.2025

Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм оештырылды.Катнашкан барлык укучыларга,ата-аналарга,укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.










