Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
«Сәламәтлек көне» 21.03.2026

Бүген безнең мәктәптә - «Сәламәтлек көне»
Шул уңайдан барлык укучылар да чаңгы ярышында катнаштылар.Балалар чыдамлык, ихтыяр көче һәм спорт рухы күрсәтеп, чаңгыда дистанцияне үттеләр.Ярышлар нәтиҗәләре буенча төрле яшь категорияләрендә җиңүчеләр билгеләнде:
Башлангыч класс кызлар арасында:
1 урын - Шаяхметова Мәрьям,2урын - Ганиева Исламия,3 урын - Шайхелмарданова Алия
Егетләр арасында
1урын - Валиуллин Әмирхан,2урын - Амиров Рәмис,3 урын - Шәйхуллин Солтан.
5-7 класс кызлары арасында:1 урын - Валиуллина Асылъяр ,2 урын - Рәшитова Мәдинә,3 урын - Камалова Аделина
Егетләр арасында:
1 урын - Сибгатуллин Альфред,2 урын - Валиуллин Артем,3 урын - Гардиев Ислам
8-11 класс кызлары арасында:,1 урын - Сибгатуллина Риана,2 урын - Миргалимова Таңсылу ,3урын - Аглямова Айсылу һәм Балахонцева Ольга
Егетләр арасында:1 урын - Самигуллин Ильвир,2урын - Бутаков Максим,3 урын - Маннанов Илназ.
Алар грамоталар белән бүләкләнделәр. Әмма чараның төп нәтиҗәсе - күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр һәм һәр катнашучы өчен актив яшәү рәвешенең мөһимлеген аңлау!Физкультура укытучысы Булат Роберт улына, тәрбия секторына һәм класс җитәкчеләренә ярыш оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен, ә барлык балаларга катнашканнары һәм күтәренке кәефләре өчен рәхмәт белдерәбез!
-
Әхлак дәресе 14.03.2026

Бүген мәктәптә үзенчәлекле дәрес — әхлак дәресе булды! Дәресне үзебезнең яратып өлгергән остабикәбез Усманова Тәхия Әхтәм кызы уздырды. Бөтен мәктәп коллективы актлар залында мөһим нәрсәләр турында уйланырга җыелды. Балаларның игътибар белән тыңлауларын һәм һәр сүзне сеңдерүләрен күрү күңелне нечкәртте. Бу көн балаларның күңелләрендә бары тик якты фикерләр һәм яхшы хисләр генә калдыргандыр, дип өметләнәбез.
-
Учение по гражданской обороне 14.03.2026

Сегодня в нашей школе состоялось учение по гражданской обороне. В мероприятии приняли участие:
✅педагогический коллектив школы;
✅сотрудники сельского дома культуры;
✅фельдшер сельского медицинского пункта;
✅представители сельского исполнительного комитета. Учение позволило отработать алгоритмы действий в чрезвычайных ситуациях и повысить уровень готовности всех ответственных служб. Благодарим участников за слаженную работу и ответственное отношение! -
"ЮИД гамәлдә" 13.03.2026

Киров урта мәктәбендә ЮИД отрядының активистлары- 5,6.7 класс укучылары арасында "ЮИД гамәлдә" дип аталган КВН ярышы оештырылды.Безнең төп максатыбыз -кечкенә яшьтән үк юлларда куркынычсыз тәртип культурасын саклау.Командалар бик актив һәм җитез булдылар.
-
"Яшел ут -2026" 12.03.2026

6 нчы Санлы каенкай балалар бакчасында район күләмендә игълан ителгән "Яшел ут-2026" бәйгесенә йомгак ясалды. Тәрбияче Шайхукллина Рәйлә Әнвәр кызы 2 урынга һәм гомуми бакчабыз да 2 урынга лаеклы дип табылды. Грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләндек. Иң мөхиме нәнләребез юлларда имин йөреп, исән-сау булсыннар.
-
Әлифба бәйрәме 10.03.2026

Бүген 1нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашалар.Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.Әлифба бәйрәме – беренче класслар өчен генә зур тантана түгел. Ата-аналар, балаларның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!
-
"Кеше тәрбияләү" 03.03.2026

24 февраль һәм 27 февраль аралыгында тәрбия бирү өлкәсендә тәрбия эшләре буенча урынбасарларның, тәрбия буенча директор киңәшчеләренең, класс җитәкчеләренең һәм педагог-оештыручыларның "Кеше тәрбияләү", "Йөрәгемне балаларга бирәм" конкурсларының муниципаль этабы булып узды. Безнең мәктәптән директор киңәшчесе Рәмилә Рустамовна лауреат, педагог-оештыручы Йолдыз Загидулловна 3урынга лаек булды. Чын күңелдән профконкурс нәтиҗәләре белән котлыйбыз Эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.
-
"Созвездие-2026/Йолдызлык-2026" 02.03.2026

Район күләмендә уздырылган "Йолдызлык-2026" бәйгесендә нәниләребез уңышлы чыгыш ясап, җиңү белән кайттылар .Авыл балалр бакчалары арасында бакчабыз 3 нче урынга лаек булды. 3 нче дәрәҗә диплом белән бхләкләндек. Киләчәктә дә нәниләребезгә уңышлар телибез.
-
"Йолдызлык-2026" 26.02.2026

"Йолдызлык -2026" балалр һәм ячшьүсмерләр фестиваленә сайлап алу турлары уза.
-
"Сәйяр" театр бәйгесе 25.02.2026

Бакчабыз нәниләре ""Сәйяр театр бәйгесенә "Кызыл калфак" әкиятен сәхнәләштереп авыл балалар бакчалары арасында 2 нче урынга лаек булдылар. Әфәрин балалар!










