Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 90 учащихся |
У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Комитет утырышы
16.10.2023
11 октябрь көнне мәктәбебездә Ата-аналар һәм әтиләр советы утырышы узды. Яңа уку елына эш планы кабул ителде, бурыч-максатлар куелды, комитет составы сайланды.,
-
"Татарча диктант"акциясе
16.10.2023
14 октябрь көнне мәктәбебездә "Татарча диктант"акциясе узды. 8-11 класс укучылары актив катнашты.
-
Ярминкә гөрләп узды.
16.10.2023
Әти-әниләр тәкъдиме белән бакчабызда ярминкә узды. Әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Эш сәгатеннән соң узган әлеге бәйрәмдә әниләр белән тәҗрибә уртаклаштык.
-
Өлкәннәр ункөнлегендә
09.10.2023
4 октябрь көнне Өлкән яшьтәге укытучылар, техник хезмәткәрләрне мктәпкә чәй табынына чакырдык. Истәлекләр, күңелле вакыйгаларны искә төшереп күңелле бәйрәм ялы оештырдык.
-
Пучы Картлар йортында
09.10.2023
6 октябрь көнне укчыларыбыз Пучы Картлар йортына концерт программасы белән барды. Өлкәннәребезнең хәлләрен белеп, матур ял тәкъдим иттеләр.
-
Укытучылар көнендә
09.10.2023
4 октябрь көнне укучылар советы Укытучыларыбызны хөрмәтләп, "Көмеш кыңгырау" радиотапшыруы тәкъдим итте. Үзләренең җылы хисләрен шигырьләр аша, җырлар аша белдерделәр алар.
-
Байракны җиңүчеләр күтәрде.
09.10.2023
Бүгенге дүшәмбе линейкасында дәүләт флагын җиңүче укучыларыбыз- шакирова Мәликә, Миргалимова Таңсылу, Сабиров Даниярлар күтәрде. Алар Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбендә узган география фәне буенча конкурста 3 урынга ия булганнар иде.
-
"Алтын көз"
09.10.2023
Уен мәйданчыгында узган "Алтын көз" дип исемләнгән бәйрәм иртәсеннән балаларыбыз бик канәгать калдылар. Әти-әниләр ярдәме белән оештырылган күргәзмәне күзәткәннән сон әкият геройлары булып киенгән бакча хезмәткәрләре, төзелгнән сценарий ярдәмендә, көз геройлары янына сәяхәткә алып барып төрле уеннар уйнаттылар. Максатыбыз, балаларны көзге муллык белән якыннан таныштыру, ел фасылларф хакында белемнәрен ныгыту.
-
Күргәзмә
09.10.2023
Бакчабызда бүген көзге хәзинәләрдән күргәзмә оештырдык. Әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Ата-аналарның һәм тбакча хезмәткәрләребезнең фантазияләре бик бай булды. Күргәзмәне комиссия составы бәяләп урыннар чыгарылды. Ата-аналарга грамоталар тапшырылды. Коллектив исеменнән рәхмәт җиткерәбез.
-
05.10.2023
Региональный этап ежегодного Всероссийского (международного) фестиваля "Праздник Эколят- молодых защитников природы" , Галимова Лилия, ученица 7 класса, Диплом 2 место; Мирхайдарова Айсылу, ученица 9 класса, сертификат (Руководитель Магданурова Г.Х.)