Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Театр дружит с ПДД" 17.04.2025

Бүген район күләмендә игълан ителгән "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенә йомгак ясалды. Бакчабыз "Театр дружит с ПДД" номинациясендә 1 нче урынга лаек дип табылды. ЮХИДИ Дәүләт бюджет учреждениесе Актаныш районы бүлеге тарафыннан кыйммәтле бүләк тапшырылды. Тәрбиячеләр Рашитова Э.Ф., Ганиева З.Р. Нәниләребезгә һәм тәрбияче апаларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Татар кызы, татар малае" 15.04.2025

Район күләмендә игълан ителгән "Татар кызы, татар малае" бәйгесендә бакчабыздан Сабирова Лилия катнашты. Тыйнак кызыбыз Лилия мондый бәйгеләргә бик яратып катнаша. Тәрбиячесе Ганиева Зенфира Рәис кызына һәм Лилиябезгә уңышлар телибез.
-
Язгы өмә
12.04.2025
12 апрель көнне мәктәптә язгы өмә үткәрелде, анда укучылар, шул исәптән сыйныф җитәкчеләре, укытучылар катнашты. Барыбыз бергә мәктәп территориясен тәртипкә китердек.
-
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе 12.04.2025

Киров урта мәктәбе "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды. «Җиңү тәрәзәләре " акциясе-мәктәпнең бизәге генә түгел. Бу үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искә төшерү ысулы. Иҗат аша балалар ветераннарның батырлыгын хөрмәт итәргә, тынычлык һәм Ирек кыйммәтләрен аңларга өйрәнәләр.
-
12 апрель-космонавтика көне 12.04.2025

12 апрпель -космонавтика көне уңаеннан бакчабызда күңелле чара узды. Балалар белән узган чарадан соң "Нәни космонавт" - дип исемләнгән фотозонада балаларыбыз бик теләп фотосурәткә төштеләр.
-
"Зарница 2:0" 11.04.2025

Актанышской кадетской школе - интернате был военно - патриотической конкурс "Зарница 2:0".В соревнованиях участвовало 90 школьников из образовательных учреждений Актанышского района. И наша команда "Боркет" заняла 3 место. Командир Бутаков Максим.Преподователь Туктаров Б.Р. Поздравляем.
-
"Җиңү тәрәзәләре" 10.04.2025

Киров балалар бакчасы коллективыбыз беплән "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылдык. Максатыбыз: бакчабызга йоргән нәниләргә Ватанга караш, тынычлык турындагы төшенчәләрне тирәнрәк бирү. Туган илне яратырга, тынычлыкның кадерен белергә өйрәтү.
-
"Җир шарыбызны саклыйк" 04.04.2025

Республика күләмендә үткәрелгән "Җир шарыбызны саклыйк" проекты белән 4 класс укучысы Камалова Нурия 1 урынга ия булды.Котлыйбыз.Укытучысы Шайгарданова Зилә Әхмитсахип кызы.
-
Лабочевский конференциясе
01.04.2025
10 нчы Бөтенрәсәй Лабочевский конференциясендә Мирхайдарова Айсылу чыгыш ясап 1 урынга ия булды. Укытучысы Хафизова Резида Фердинантовна. Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
"1 апрель- халыкара кошлар көне" 01.04.2025

Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Безнең бакчабыз нәниләре дә бу көнне бик эчтәлекле һәм күңелле итеп уткәрделәр. Төрле уеннар барышында балалар кошларны сайравыннан аердылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, кошлар турында биремнәр утәп, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, күңел ачтылар.










