Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Новости
Ата -аналар җыелышы
Опубликовано: 24.09.202624 сентябрь 2026 елда мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Чарада мөһим мәсьәләләр күтәрелде, киләчәккә юнәлеш билгеләнде.✍️
????Аерым игътибар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсенә бүлеп бирелде. ГБУ «БДД»ның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова балалар һәм үсмерләр арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча мөһим киңәшләр бирде. Электросамокатлар һәм башка мобильлек чараларын куллану белән бәйле хәвеф-хәтәрләр, статистика мәгълүматлары турында аңлатмалар бирде — бу һәр ата-ана өчен бик кирәкле мәгълүмат булды.
????????Директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәбирова Ләйлә Фарис кызы ата-аналарны укучылар контингенты, кадрлар составы һәм укытудагы яңалыклар белән таныштырды. Һәрбер үзгәрешнең укучылар өчен ничек мөһим икәнен ачыклап үтте.
????Тәрбия эше буенча директор урынбасары Җиһангирова Наилә Мисхатовна дәрестән тыш эшчәнлек программалары, түгәрәкләр, чаралар турында сөйләде. Балаларның мәктәптә вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен нәрсәләр эшләп килүе аерым билгеләп үтелде.
????Җыелышны мәктәп директоры Гарипов Даниал Данифович йомгаклады. Ул алдагы уку елына куелган бурычлар һәм максатлар турында әйтеп үтте, ата-аналарның барлык сорауларына җавап бирде. Шулай ук ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлекне саклау һәм үзара аңлашу нигезендә эшләүнең мөһимлеген ассызыклады.
Җыелыш бик эшлекле узды: сораулар күп булды, фикер алышулар актив барды. Бердәм көч белән укучыларыбызга төпле белем һәм тәрбия бирә алуыбызга ышаныч тагын да ныгыды! ????
Уку еллары уңышлы һәм тыныч үтсен, укучыларыбыз сәламәт булсын! ????
К списку новостей










