Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сәнгать мәктәбендә хор группасы 24.10.2026

Сәнгать мәктәбендә яңа юнәлеш: хор группасы????????????
Быелгы уку елында сәнгать мәктәбендә яңа юнәлеш ачылды — хор. Башлангыч сыйныф укучыларыннан хор төркеме оештырылды.
Укучылар музыка сәнгатенең нигезләрен, сольфеджио өйрәнәләр.
Хәзерге вакытта алар беренче тапкыр техник зачёт тапшыралар.
Җитәкчеләре Илсөя Индусовнага сабырлык, укучыларга уңышлар телибез!???????????? -
"Балаларга куркынычсыз юл" 24.10.2026

«Балаларга куркынычсыз юл» конкурсы????????
Бөтенроссия күләмендә уздырылган «Балаларга куркынычсыз юл» конкурсында катнашып, 1 нче сыйныф укучылары өченче дәрәҗә ияләре булдылар.
Бу — беренче адымнарыннан ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм аларга буйсынырга өйрәнгән кечкенә укучыларыбызның зур уңышы. Рәхмәт балаларга, аларның укытучылары Алсу Ахметхановнага һәм ата-аналарга!
Уңышлар, яңа җиңүләр телибез! Юлда һәрвакыт сак булыйк!
-
КЭСБАСКЕТ 22.10.2026

Сегодня прошли муниципальные соревнования по баскетболу в рамках проекта «КЭС‑БАСКЕТ». За честь нашей школы боролись сразу две команды — юноши и девушки.
Команда юношей, хоть и уступила соперникам из районного центра, показала достойную игру и настоящий спортивный дух. Ребята молодцы — они не сдавались до последней секунды матча и получили ценный соревновательный опыт! ????
А вот команда девушек нас по-настоящему порадовала: они уверенно шли к победе и в итоге заняли 1‑е место! ???? Теперь нашим спортсменкам предстоит представлять Актанышский район на зональном этапе — мы искренне гордимся ими и желаем дальнейших успехов! ????
Поздравляем обе команды и их тренера Марданова Марата Харисовича! Пусть эта победа станет отличным стимулом для новых достижений! ????
#КЭСБАСКЕТ #ШкольныеПобеды #Баскетбол #АктанышскийРайон
-
"Со светофоровой наукой по дороге в школу и в детский сад" 19.10.2026

???? IX Всероссийский конкурс рисунков по правилам дорожного движения «Со светофоровой наукой по дороге в школу и в детский сад».????
Учащиеся начальных классов (с 1 по 4 класс) приняли участие в IX Всероссийском конкурсе рисунков по правилам дорожного движения «Со светофоровой наукой по дороге в школу и в детский сад».
Конкурс проходит для школ и детских садов. Ребята проявили творческие способности и создали работы, которые помогают лучше запомнить важность соблюдения правил дорожного движения.
Лучшие работы направлены на муниципальный этап.
Все наши участники награждены дипломами????????????
Шаяхметова Марьям 3 место
Камалова Нургиза 3 место
Сабирова Лилия 2 место
Нургалиева Айгиза 3 место
Аглямов Данил участник
Хабибуллина Ильзия 2 место
Шайхуллин Карим участникСпасибо, ребята! Желаем новых успехов и всегда помнить правила дорожного движения!????????
-
Әти белән ул! 16.10.2026

Бүген мәктәптә “Әти белән ул” дигән матур чара үткәрелде! Әтиләр үз уллары белән бергә төрле спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Футбол һәм баскетбол уйнаудан алып, күтәрелү һәм эстафетада көч сынашуга кадәр — һәр этапта катнашучылар чын команда булып эшләделәр. Чарада барлыгы өч әти үз уллары белән көч сынашты: Аглямовлар, Шайхуллиннар һәм Исмаиловлар. Аларның һәрберсе үзенең ныклыгы һәм үзара ярдәмлелеге белән игътибарны җәлеп итте.
Мондый чаралар гаиләдә якынрак мөнәсәбәт булдыруга, бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә һәм күңелдә сагынырлык җылы истәлекләр калдыра. Киләсе елларда барлык әтиләрне дә бу матур традициягә кушылырга чакырабыз! Барлык катнашучыларга рәхмәт әйтәбез һәм алдагы чараларда да актив катнашуыгызны көтеп калабыз!
-
"Сихри көннен бер мизгеле" 15.10.2026

Нәниләребез белән паркка сәяхәт кылдык. Максатыбыз: табигатьне күзәтү, көз билгеләрен барлау, көзге матурлыкны күреп калу һәм тирә-юнҗ белән якыннан танышу иде. Балалрыбыз бик канәгать калдылар.
-
Әтиләр көне 09.10.2026

Бүген «Батыр» спорт комплексында Әтиләр көненә багышланган ярыш узды. Безнең мәктәптән Валиуллиннар гаиләсе (әти һәм улы) бу ярышта уңышлы катнашты.
Алар 10 төр ярышның «футбол тубы кертү» төрендә 3 нче урынны яуладылар.
Гаиләне ярышка әзерләүгә ярдәм иткән физкультура укытучысы Марданов Марат абыйга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Яшь спортчыны һәм аның әтисен ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә яңа җиңүләр, нык сәламәтлек телибез! ⚽????
-
Сәнгать мәктәбе эшчәнлеге 09.10.2026

Сәнгать мәктәбенең эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәбез ????????????
Безнең мәктәптә эшләп килүче балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлегенең 6 нчы сыйныфында укучы Камалова Нурия сезнең игътибарыгызга. Аның остазы — Загитова Илсөя Индусовна.
Нурия мәктәп чараларда гына түгел, ә район һәм республика бәйгеләрендә һәм концертларда да актив катнаша. Аның тавышы, сәхнәдәге ихласлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге аеруча игътибарга лаек.
«Нурия — үҗәт, эшлекле һәм талантлы укучы. Ул куйган максатына ирешү өчен тырыша, һәр чыгышка җитди әзерләнә», — дип бәяли үз укучысын остазы Илсөя Индусовна.
-
Укытучылар көне 07.10.2026

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Кичәдә мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, хезмәт алдынгыларына һәм һөнәри бәйгеләрдә уңышка ирешкән педагогларга бүләкләр тапшырдылар.
Узган уку елында Бөтенроссия "Ел укытучысы - 2026“ муниципаль этабында "Иң яхшы башлангыч сыйныфлар укытучысы" номинациясендә 3урын яулаган укытучыбыз Шәйгарданова Зилә Әхмәтсәхип кызы, " Ел тәрбиячесе" бәйгесендә лауреат Ганиева Зенфира Рәис кызын һәм "Иң яхшы педагог-оештыручы " бәйгесең муниципаль этабында шулай ук 3урын яулаган Гаянова Йолдыз Заһидуллла кызын әлеге бәйрәмдә бүләкләделәр. Педагогларыбызны уңышлары белән котлыйбыз ???? Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез -
"Хезмәттәшләр белән сәяхәт" 07.10.2026

Мәгариф хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан хезмәттшләребез белән Минзәлә шәһәренә сәяхәт кылдык.










