Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Тыл ветераннары белән очрашу 10.05.2023
Киров урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңү бәйрәме якынлашып килгән көннәрдә тыл ветераннарынын өйләрендә булып , бәйрәм белән котладылар.
-
Тантаналы митинг 08.05.2023
Җиңү көне уңаеннан авылыбызда җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәмгә багышлап җырлар җырланды, биюләр куелды. Митинг азагында һәйкәлгә веноклар,чәчәкләр салынды.
-
"Җиңү тәрәзәләре" 08.05.2023
Бөек Җиңү көне уңаеннан Киров урта мәктәбенең 8 класс укучылары "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылды.
-
"Георгий тасмасы" 08.05.2023
Киров урта мәктәбенең ЮИД отряды "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды. Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан үткәрелә.
-
Класс сәгатендә сөйләшү 04.05.2023
4 май көнне һәр класста "Разговор о важном"- класс сәгатьләре узды. Темасы- "Бөек Ватан сугышы һәм Җиңү көне". 9 Май-Җиңү көне уңаеннан эчтәлекле класс сәгате булды.
-
"Хәвефсез тәгәрмәч"бәйгесендә 03.05.2023
3 май көнне районыбызда "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесе узды. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уза торган бу чарада укучыларыбыз уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
"Язгы бөреләр"курчак театры бәйгесендә 03.05.2023
Быел беренче тапкыр районыбызда "Язгы бөреләр" исемле курчак театры бәйгесе узды. Барысы 17 коллектив катнашып, мәктәбебезнең "Нәни" курчак театры коллективы 2 урынны яулады һәм 1000 сумлык сертификатка ия булды.
-
Агрокласс 02.05.2023
2 мая в рамках реализации проекта "Агроклассы" на базе "Кировская СОШ" проводился посев опытного участка. Исследования ведутся под руководством зав. кафедры общего земледелия, защиты растений и селекции Сафина Р.И. и доцента Сабировой Р.М. В этом году опыт будет проведен на тему: "Оценка продуктивности зерновых и зернобобовых культур в условиях Закамья Республики Татарстан". Цель исследования: изучение влияния сроков сева на продуктивность зерновых и зернобобовых культур. 12 мая будет второй, 22 мая третий посев. Работу выполняют ученицы 10 класса. Руководители - Галиева Рамиля Амиряновна, Халиулина Мария Владимировна ,Директор школы - Даниал Данифович Гарипов.
-
Тукай эзләре буйлап 27.04.2023
25 апрель көнне Киров авыл китапханәсендә "Тукай эзләре буйлап" исеме астында квиз үтте. Анда 6-7 класслардан ике команда катнашты. Кичә әдәби, географик, математик, зирәклек һәм музыкаль тукталышлардан торды. Һәр тукталышта командаларны Тукай иҗаты, тормышы буенча сораулар көтте.
-
Г.Тукайны искә алдык 26.04.2023
Бүген бакчабызда бәйрәм иртәсе узды. Нәниләребезнең яраткан шагыйре Габулла Тукайнын туган көне уңаеннан искә алу иртәсе уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барды.. Балаларыбыз, яраткан шагыйрьнең бүгенге кондә дә актуальлеген югалтмаган шигырь һәм әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Г.Тукайның туган көненә әзерлек кысаларында игълан ителгән рәсем бәйгесенә йомгак ясалды. Патриотик рухта "Туган тел" җырын башкару гына да Тукаебызның нинди көчле шәхес икәнен кабат искәртте.