Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
"Нәни рәссамнар" 17.08.2023
Балаларыбызның иң яраткан шөгыльләре - рәсемләү. Төркемдә дә, уен мәйданчыгында да балаларыбыз бик теләп рәсем ясыйлар. Бүген дә алар бакча хезмәткәрләренә һәм әти-әниләргә "күңел җылысын" бүләк иттеләр.
-
Мәдәният йортында 15.08.2023
Авыл тарихы белән тирәнрәк танышу максатыннан мәдәният йортында булдык. Нәниләребез өчен бик күп яңалыклар ачтык. Максатыбыз: авыл тарихы, авыл тормышы белән тирәнрәк танышу. Нәниләребездә бакча яшеннән үк авылыбызга карата хөрмәт тәрбияләү.
-
Яңа уку елына әзерлек 08.08.2023
Без яңа уку елына әзер. Хәерле, имин еллар булсын!
-
Күзәтәбез һәм ясыйбыз 04.08.2023
Җәй айларында саф һавада табигатьне, кошларны, җәнлекләрне һәм бөҗәкләрне балалалр аеруча кызыксынып күзәтәләр. һәр бала аерым шәхес. һәрбересе үзенчә нәтиҗә ясый. Тәрбияче апалары белемнәрне тирәнәйтеп, балаларның күзаллауларын үстерү өстендә даими эш алып бара. Йомгаклап, балалар белән уеннар уйнап, хәтерләрен ныгыту максатыннан, аерым очракларда кул эшләре оештырыла.
-
Косметик ремонт эшләре 01.08.2023
Җәйге чорда, яңа уку елына әзерлек максатыннан, бакчабызда ремонт эшләре дә уздырдык.
-
Тәҗрибә мәйданчыгында 28.07.2023
Бакчага йөрүче балаларыбызның иң яраткан шөгыле - тәҗрибә мәйданчыгындагы үсемлекләрне күзәтү, аларны тәмле су белән "сыйлау", төпләрен йомшарту. Балалар янәшә булгач үсемлекләргә дә "җан" керә.
-
Хезмәт эшчәнлеге 25.07.2023
Җәй айларында һава торышына карап балалар белән бакчабыз чәчәклегендә еш булабыз. Чәчәкләрне күзәтеп, төпләрен йомшартып торабыз. Хезмәт эшчәнлегенә дә мәхәббәт очкыннары кечкенәдән салыну бик тә мөһим.
-
Төзүчеләр 19.07.2023
Кечкенәләр төркеменә йөрүче нәни егетләребез төзү материаллары белән аеруча кызыксынып уйныйлар. Тәрбияче апаларының максаты: кечкенәдән ир-егетләребезне төзү эшләре белән якыннан таныштыру, бу хезмәткә кызыксыну уяту һәм хөрмәт тәрбияләү.
-
Сәламәтлек көне 05.07.2023
Бүген бакчабызда сәламәтлек атналыгыы кысаларында, җәйге чорга сәламәтлек планына нигезләнеп, сәламәтлек көне узды. Максатыбыз: балаларда сәламәт яшәү рәвешен кечкенәдән тәрбияләү.
-
Һәйкәлгә экскурсия 04.07.2023
Авылыбыз үзәгендә урнашкан ял паркы белән янәшә, Бөек Ватан сугышында гомерләре киселгән авылдашлар өчен һәйкәл куелган. Дөньялар имин, әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның күнелләре тыныч булсын дигән теләк белән, ел саен без җәй дә, кыш та һәйкәл янына экскурсиягә барабыз. Нәни йөрәкләрнең теләкләре генә тормышка аша күрсен.