Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Сәяхәт 28.06.2023
Бүген бакчабыз музеенда булдык. "Милли киемнәр" темасына әңгәмә кордык. әби-бабалырыбызның кигән киемнәре белән кабат танышып белемнәребезне ныгыттык.
-
Туган көн 19.06.2023
Бүген безнең әминебезнең туган көне - 2 яшь тулган көне. балалар белән бергәләп әминне туган көн белән котлап АК калач җырын җырладык, биеп тә алдык, шигырьләребезне бүләк иттек. туган көнен котлы булсын Әмин!
-
Үстерешле уеннар 14.06.2023
Төркемнәрдә балаларга җәйге чорда да режим моментларында үстерешле уеннар уйнатыла. максат: балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен һәм күзаллауларын үстерү.
-
Бакчада А.С.Пушкин көне 06.06.2023
Бакчабызда бөек рус шагыйре А.С.Пушкин көнен билгеләп уздык.Тәрбиячеләр балаларны бөек рус шагыйренең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, аның әкиятләрен укыдылар, мультфильмнар карадылар. Көнебез бик күңелле һәм файдалы узды.
-
Урманай-оҗмах малай! 03.06.2023
"Урманай" лагеры балаларны бүген дә каршы алды. Көн бик матур- үзе җиләс, үзе җылы. Вожатый абый-апалар план нигезендә эш оештыралар. Һәр отряд газета чыгарды, речевкалар, җырлар өйрәнде.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2023
Көтеп алган бу көнебез дә башланды. Бу көнне- пионербол ярышы уздыру каралган. СВО да булган абыйларыбызга рәсем ясау, хат язу да булачак. Көнебез гимнастика ясаудан башланды.
-
1 июнь -балаларны яклау көне. 01.06.2023
Балаларны яклау көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, бакчабызда балалар сабан туе узды. Ямьле, җылы, җәйге көндә балаларыбыз рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар һәм бик теләп бәйгеләрдә катнаштылар. Балалар да, бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләр дә бик канәгать калдылар.
-
Лагерь үз эшен башлады 01.06.2023
1 июнь көнне -Балаларны яклау көне. Шушы көнне мәктәбебездә "Урманай" ял һәм Хезмәт лагере үз эшен башлап җибәрде. Ял лагеренда-30, хезмәт лагеренда-25 бала ял итәчәк, хезмәт куячак.
-
"Хуш, бакчам!" 30.05.2023
Бүген бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче 5 баланы мәктәпкә озату иртәсе узды. Нәниләребез балалар бакчасына йорүче балалар өчен билгеләнгән программаларны үзләштереп, мәктәп бусагасын атлап керерегә әзер булып бакчабыз белән хушлаштылар. Күңелле дә, моңсу да булган бәйрәм иртәсенә балаларыбызны 1 нче класска кабул итеп алучы Самигуллина Фәйрүзә Инсаф кызының да килүе балаларыбызга икеләтә бәйрәм булды. Хәерле, имин юллар, күңелле җәйге яллар Сезгә балалар!
-
Йомгаклау эшчәнлекләре 15.05.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән белем бирү эшчәнлекләрендә йомгаклау этабы бара. Балаларыбыз тиздән мәктәп бусагасын атлап керәләр. Белем бирү өлкәләре буенча уздырылган мониторинглар буенча биш балабыз да мәктәпкә әзер. Хәерле имин юллар телибез.