Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
"Яңа елга аяк басканда" 27.12.2023
Бүген төркемнәрдә бәйрәм иртәләре узды. Нәниләребез белән янәшә әкият геройлары булып киенгән бакча хезмәткәрләре баларны бәйрәм белән котладылар, җыр-бию, уен-көлке белән узган бәйрәм балалар күңеленә хуш килде.
-
"Яңа елга аяк басканда"
27.12.2023
Бүген төркемнәрдә бәйрәм иртәләре узды. Нәниләребез белән янәшә әкият геройлары булып киенгән бакча хезмәткәрләре баларны бәйрәм белән котладылар, җыр-бию, уен-көлке белән узган бәйрәм балалар күңеленә хуш килде.
-
Район башлыгының Чыршы бәйрәме 26.12.2023
Мәктәпнең уку, спорт, мәдәният, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, уку елы дәвамында һәр өлкәдә актив булган 4 укучыбыз - Сибгатуллина Зәлия (10 кл), Фардиева Камилла (8 кл), Агазова Алия ( 8кл), Шакирова Мәликә (9кл) 24 декабрь көнне Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Районыбыз башлыгы - Зарипов Л.Р. балаларга уңышлар, яңа җиңүләр, иң югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Котлыйбыз!
-
"Говорим и поем на английском" 22.12.2023
"Говорим и поем на английском" бәйгесендә Киров урта мәктәбенең 3 класс укучысы Камалова Нурия, 6 класс укучысы Хабирова Ләйсән, 5 класс укучылары - Рашитова Мәдинә, Сагбетдинова Юлианна, Исламова Әминә, Камалова Аделина уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин!
-
Олимпиадалар дәвам итә 22.12.2023
Геология фәне буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында Ибраһимова Инзилә (11 класс) җиңүче булды. Укытучысы Хафизова Резида Фердинантовна. Чын куңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңадан яңа уңышлар теләп калабыз.
-
Хакимият башлыгы белән түгәрәк өстәл артында 22.12.2023
21 декабрь көнне, "Ел укытучысы- 2023" бәйгесе финалистлары район хакимияте башлыгы белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә чакырылдылар. Ленар Рафак улы тарафыннан бүгенге вәзгыятькә бәйле сораулар бирелеп, укытучылар дөрес итеп җавап бирергә тиешләр иде. Безнең мәктәптән музыка укытучысы Илсөя Индусовна катнашты. Әлеге чарадан соң "Ел укытучысы" җиңүчесе билгеле булып, шулай ук лауретлар ачыкланыр. Барлык укытучыларга да уңышлар теләп калабыз.
-
Рус теле олимпиада нәтиҗәләре 21.12.2023
Рус теле буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында Сабирова Алина (7 класс) һәм Габдрахманова Айгөл (10 класс) призер булдылар.Укытучылары Мирзагитова Рания Тәмимдаровна.Чын куңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңадан яңа уңышлар теләп калабыз.
-
Ел укытучысы- 2023 20.12.2023
Районыбызда 2023 нче елның "Ел укытучысы"н ачыклау бара. Төрле мәктәпләрдән килгән иң көчле укытучылар 4 көн дәвамында дәресләр биреп, мастер-класслар күрсәтеп көч сынаштылар. Киров урта мәктәбенең музыка укытучысы Илсөя Индусовна Актаныш 2 санлы урта мәктәбенең 6 Б класс укучыларына дәрес бирде. Уңышлар аңа!
-
Татар теле олимпиадасы нәтиҗәләре 14.12.2023
Татар теле олимпиадасының муниципаль этабында Исламова Әминә (5 кл) - җиңүче, Ибраһимова Азалия (5кл), Хабирова Ләйсән (6кл), Хакимова Гүзәл (11кл) - призерлар. Укытучылары - Рашитова Илүсә Сәлимҗановна. Котлыйбыз. Алда да уңышлар теләп калабыз!!!
-
Белем күтәрү курслары 13.12.2023
4-6 декабрь көннәрендә мәктәпнең 6 кешелек командасы Казан Федераль университетының белем күтәрү курсларында функциональ грамоталык буенча белем алып кайттылар. 12.12.23. көнне уңышлы проект якладылар. Алынган белемнәр уку процессын тагын да җанландырып җибәрер, уку эшчәнлегенә уңай тәэсир ясар, дип өметләнәбез.